Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2019, 12:47

Программа гаепле икән бит

Гыйнвар ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрен алганнан соң бик күпләрнең йокылары качкандыр.

Гыйнвар ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрен алганнан соң бик күпләрнең йокылары качкандыр.
Бер мәлгә безнең редакция ишеге дә ябылып тормады. «Кызым, менә карале, дөрес түгел бит бу, фатирымда бер үзем теркәлгәнмен һәм ялгызым гына торам, ә миңа 3 кеше яши дип түләү кәгазе китерделәр...» — дигән мөрәҗәгатьләр көннән-көн артты. Кайсының гына квитанциясен карасак та, «количество проживающих» пунктына өстәмә кеше саны язылган иде. Бичара өлкән яшьтәгеләр миңа расларга тырышты, аларны бик яхшы аңласам да, сәбәбен тиз генә аңлата алмадым. Шуңа күрә Губкин урамында урнашкан электр өчен түләү пунктына юнәлдем.
Анда да халык күп иде. Күрәсең, барысын да шул ук бер мәсьәлә борчый: ни өчен өстәмә кешеләр язылган.
Монда да шатланып кабул итүче булмады әле мине. Эт эткә, эт койрыкка сылтады. «Ә нигә без моңа җавап бирергә тиешмени», — дип тә куйды берсе. Әйтерсең лә мин Марстагы тормыш-көнкүреш турында кызыксынам. Аңлыйм, мөрәҗәгатьләр күп, яхшылап аңлатырга кирәк барысына да. Кем әйтмешли: «Кая барасың да, нишлисең инде», — эшең шул булгач аңлатырга кирәк. Ахырда Башкортстан энергия сату компаниясенең Октябрьский бүлекчәсе җитәкчесе Осипов Игорь Сергеевичка мөрәҗәгать иттем. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:
— Гыйнвардагы түләү кәгазьләре шундый буталчык, дөреслеккә тап килмәгән мәгълүматлар белән килде, моны яхшы беләбез. Киләсе, февраль ае өчен түләүләрдә барысы да дөресләнеп киләчәк. Уфада компьютер программасының ялгышуы аркасында мәгълүматлар базасы буталган. Халыкны сабыр булырга, киләсе квитанцияләрне көтәргә чакырам. Мондый хәл килеп туар дип беребез дә уйламаган да, көтмәгән дә иде. Гафу үтенәбез.
Менә җәмәгать, барыбер нинди дә булса җавап алуга ирештек бит. Димәк, февраль аендагы квитанцияләрегез дөресләнеп киләчәк. Бу программа дигәннәре башкача алай холксызланмасын иде инде, әнә бит, ялгыз яшәүче бер апаның йөрәге тота язган, фатирында 7 кеше теркәлгән дигән юлны укыгач.

Читайте нас: