Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2019, 12:39

Мәхәббәт — ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...

Изге Вәли ягъни Гашыйклар көне... Яшьләрнең, алай гына да түгел, романтик күңелле өлкәннәрнең дә көтеп алган бәйрәмнәренең берсе ул. Элекке елларда артык шау-шусыз билгеләнсә дә, бүген ул көннән-көн тарала бара.

Изге Вәли ягъни Гашыйклар көне... Яшьләрнең, алай гына да түгел, романтик күңелле өлкәннәрнең дә көтеп алган бәйрәмнәренең берсе ул. Элекке елларда артык шау-шусыз билгеләнсә дә, бүген ул көннән-көн тарала бара.
Гашыйк парларга, чын мәхәббәткә багышланган бәйрәм якынлашкан мизгелләрдә сораштыру үткәрмәкче булдык. Респон- дентларга мондый сорау белән мөрәҗәгать иттек: «Урамда, җәмәгать транспортында, паркта танышуга мөнәсәбәтегез, бу интернет-танышуларга карата кулайракмы?»


Рәсим, 39 яшь:
— Урамда яки автобуста кем беләндер танышу сәләте — үз-үзенә ышанган, кыю кешеләргә хас дип уйлым. Шуңа күрә, парын табалмыйча, тилмереп йөрүчеләргә киңәшем бер генә: үзегез өстендә эшләгез, ышанычыгызны арттырыгыз, камилләшегез һәм барысы да сез теләгәнчә булыр! Ә менә интернетта танышуга карашым тискәре. Бер-береңне күрмичә, белмичә дигәндәй, смс аша гына аралашу миңа гүзәл чәчәкне противогаз киеп иснәү кебек тоела...

Гөлфия, 46 яшь:
— Студент чакларда укудан кайтканда егетләр сүз кушкалый иде. Әмма мондый танышу гадәттә уен буларак кына үтеп китте, җитди мөнәсәбәтләргә барып җиткән очраклар булмады. Хәзер инде җәмәгать транспортында танышырга теләк белдерүчеләр булганы юк... Картаю шушы була микән?!

Илшат, 26 яшь:
— Урамда танышу иң кыеныдыр дип уйлыйм. Чөнки үзеңә ошаган чит-ят кызның игътибарын җәлеп итү өчен акыл да, тәвәккәллек тә кирәк. Шәхсән үзем андый танышуны өнәмәсәм дә, бик гүзәл туташ очраганда, язмышны сынап караганым бар. Янәсе, моны булдыраламмы? Гадәти буларак, иң башта чибәркәйнең колагына матур гына комплимент «төшерәм». Әгәр әңгәмә җайга салынса, сүзне артык озакка сузмыйча (ялыктыруың да мөмкин) телефонын алырга тырышам. Кызның кызыксынуы сизелсә, кафе-мазарга чакырырга да мөмкин. Әлбәттә, танышуның бөтенләй икенче төрле тәмамлануы да ихтимал. Битарафлык күрсәтүчеләргә үпкәләмим, дорфа кыланмыйм. Димәк, бу кыз минем кеше түгел, бәхетне башка вакытта сынаячакмын...

Ләйсән, 23 яшь:
— Элек күпчелек яшьләр кино-театрларда, парк-скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында танышкан да инде. Һәм бу бик күңелле булгандыр дип уйлыйм. Бүген интернет заманы. Хәзер егетләр-кызлар онлайн режимда танышуны кулай күрә. Рәхәт бит, күзгә-күз карашып сөйләшмәгәч, оялу-тартыну хисе дә юк, ни телисең, шуны язарга була. Биредә үзеңне машиналы, фатирлы «текә» егет яки зифа гәүдәле «спортсменка» итеп тә күрсәтеп була. Алай да, булыр-булмас егет-кызларны үртәү өчен кулай бу, йөрсеннәр шунда ут йотып...

Вадим, 30 яшь:
— Автобуста танышканым бар. Гомумән, җәмәгать транспортында бик уңайлы бу. Аеруча, «час пик» ягъни кеше күп чагында. Күз алдына китерегез, автобус шыгрым тулы, аяк очында чак басып торасың. Ә чираттагы тукталышта салонга зур сумкалар күтәргән чибәр туташ керә. Бу инде бәхетле очрак дияргә мөмкин. Утырып торган булсаң, аңа шундук урын бирәсең. Ә инде басып торасың икән, сумкаларын күтәрешергә тәкъдим итәсең. Арытаба гомум темага кызыклы әңгәмә оештырырга да була.
Шәһәрдәшләрдән шундый фикерләр ишеттек без. Ә менә галимнәр ачыклавынча, кеше турында тәүге фикер беренче 15 секунд эчендә туа. Шуңа күрә кем беләндер танышыр алдыннан килеш-килбәтеңнең җыйнак-килешле булуына игътибар бирү һәм ялгыш сүз ычкындырмас өчен авызыңны үлчәбрәк ачу кирәк ди алар...

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА.


Читайте нас: