Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 декабрь 2018, 17:26

«Туган як»та — Яңа ел!

Яңа ел — ул күңелле чаралар, бәйрәм тамашалары, бүләкләр һәм Кыш бабай, Кар кызы белән очрашулар чоры...

Яңа ел — ул күңелле чаралар, бәйрәм тамашалары, бүләкләр һәм Кыш бабай, Кар кызы белән очрашулар чоры...
Һәркем аны кызыклы итеп үткәрергә, ел буена илһам алырлык тәэссоратлар калдырырга омтыла. Әлбәттә, балалар бакчасы һәм мәктәптәге, студент чорындагы Яңа ел күренешләрен, гаилә яки дус-туганнар белән бәйрәм үткәргән мизгелләрне фотосурәтләрдә чагылдыруны да онытмый. Илебез халкы өчен иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа ел якынлашкан мизгелләрдә гәзитебездә конкурс оештырган идек. Сездән күп кенә фотосурәтләр алдык. Активлык күрсәткәнегез, конкурсыбыздан читтә калмавыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт! Һәр фото үзенчәлекле, күркәм, без аларның барысын да ВКонтакте социаль челтәрендәге битебездә урнаштыра бардык. Бүген инде бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Иң кызыклы, матур фотолар гәзитебездә урын алды. Аларның авторларын, кыскача тарихларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Төрекмән авылыннан Раушания Фәезова «Туган як»ның иң тугры укучыларының берсе. Яңа ел конкурсына да ул беренчеләрдән булып фотосурәтләр җибәрде. Алар арасында 1981 елда сыйныфташлары белән төшкәне дә, балалары белән бүләк алышкандагы күңелле мизгелләрне чагылдырганы да бар иде. Соңгысы турында Раушания ханым менә ниләр яза: «Гаиләбездә электән матур гадәт яшәп килә: Яңа ел бәйрәмендә балалар безгә төнге икедә, без аларга 12дә чыршы астына бүләк әзерлибез. Ә менә фотода тасвирланган 2005 елда барыбыз да бертөрле бүләк — «музыка ветра» алганбыз булып чыкты. Бик кызык булган иде ул вакытта...». Конкурс фотолары арасында гаилә белән төшкәннәре дә шактый иде. «Әлбәттә, иң истәлекле сурәтләр — әткәй, әнкәйләр төшкән фотолар, — ди Раушания Фәезова. — Бүген аларны карап, якын кешеләребезне искә алабыз, хатирәләрне бүлешәбез. Әткәй киткәнгә инде 18 ел, әнкәйгә 12 ел булды, бианайга 5 ел була гыйнварда...».
Чираттагы катнашучыбыз — Раушания Замалетдинова. Замалетдиновлар гаиләсе дә «Туган як» укучыларына яхшы таныш. Аларның кызы Динара дүрт аяклы дусты Ральф белән узган елда Яңа ел календаре герое булган иде. Гомумән, бу гаиләдә барысы да иҗатчылар дияр идем, аларның хуҗалыгында үз куллары белән ясалган эшләнмәләр бик күп. Конкурска юллаган фотоларның берсендә, мәсәлән, Динара үзе ясаган бик матур камин янында төшкән. Икенче сурәтләрдә исә 1990, 1996 еллардагы бәйрәм күренешләре. Замалетдиновлар дәү әниләре төшкән фотоны да конкурска җибәргән.
Ә менә 18нче «Здоровье» балалар бакчасының педагог-психологы Татьяна Смольникова җибәргән сурәтләрдә 1964-65 елларда балалар бакчасында үткән Яңа ел бәйрәме тасвирланган. Малайлар-кызлар янына кунакка Кыш бабай килгән. Ул аларга кызыклы табышмаклар әзерләгән һәм кар бөртекләренә яшереп куйган. Балалар бүләкләрне табар өчен ребусны чишәргә тиеш... Фотолар арасында Татьяна ханымның сабый чагында (1984 ел) төшкәне дә бар. Ул «Могҗиза көткәндә» дип атала. Нәни Татьяна һәм аның дуслары тылсымлы Яңа ел бәйрәменә Кыш бабайның килеп җитүен көтә...



Элеккеге укытучы, балаларга аң-белем таратучы Минзилә Исәнгулованың фотоларына күз салыйк. Беренчесендә 1994 елгы Яңа ел шәһәрчеге тасвирлана. «Күңелле вакытлар иде ул, — дип хәтерли Минзилә ханым. — Бәйрәм шәһәрчеге күпкә матуррак та, кызыклырак та була иде. Анда балалар белән хәтта төнлә йөрергә дә куркытмый иде. Бик тыныч, хәвефсез чор булган...». Икенче фотода (1995 ел) — 6нчы мәктәп укучылары. «Өченче фото 1990 елгы. Улларым чакыру билетлары буенча Техника йортындагы (бүгенге музыка колледжы) бәйрәм тамашасында катнашты. Аларга үзем матур костюмнар әзерләдем. Моның өчен бүләк тә алып кайтканнар иде әле».
Матур-матур шигырьләр иҗат итүче Валерий Әбдрәзәков та бәйгебездә катнашты. Ул җибәргән фотолар ни сөйли икән? 1975 ел, «Буратино» балалар бакчасы. Куян киемендәге нәни Валерий дуслары белән бәйрәм тамашасында. Балаларның кулында — бүләкле тартмачыклар: «Эх, эченә тизрәк күз саласы иде, ниләр бар икән?»... Ә менә 1982 елда төшерелгән фотода ул чордагы барлык балаларның кумирына әйләнгән геройларны танып була — мушкетер, баһадир егет һәм данлыклы Зорро! Испан Робин Гуды турындагы «Зорро — зәңгәр кылыч» фильмын карап хозурланган малайлар, әлбәттә, Яңа ел бәйрәменә шпага, Зорро маскалары киеп килгән...
«Туган як»та — Яңа ел» конкурсында катнашкан барлык шәһәрдәшләргә гәзитебездә оештырылучы чараларга битараф булмаулары, һәрдаим теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә! Безгә килгән һәр фотосурәт үзенчәлекле, матур, җиңүгә лаек. Алар арасыннан иң истәлеклесен сайлап алуы җиңел булмады. Әмма бәйге булгач аның җиңүчесен дә билгеләү зарур. Шулай итеп, яңа ел конкурсында иң актив катнашкан, күркәм фотолар җибәргән бәйгечебез — Төрекмән авылының җыр-моң сөюче, мәдәни һәм башка чараларның тоткасы булган Раушания Мирзанур кызы Фәезова! Аны чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләсе 2019 елда да шулай актив, тормыш сөючән булып калыгыз, Раушания апа! Бар гаиләгезгә иминлек, ак бәхетләр телибез.

Лилия ГАБИТОВА.



Читайте нас: