Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 ноябрь 2018, 13:07

«Минем әни иң әйбәте»

«Минем әни иң әйбәте». Балалар йортында тәрбияләнгән сабыйларга кадәр үҗәтләнеп кабатлый бу сүзләрне.

«Минем әни иң әйбәте». Балалар йортында тәрбияләнгән сабыйларга кадәр үҗәтләнеп кабатлый бу сүзләрне.
Чөнки дөньядагы иң якын, иң кадерле кешең начар булалмый. Әлегә ул синең кырыңа килүдән гаҗиз, бары шул гына. Мотлак җитәчәк ул искиткеч бәхетле көн. Менә-менә ишек ачылыр да, тупсада әнкәң пәйда булыр. «Саумы, балам!», дип кочагын киң җәеп, сиңа таба атылыр... Чын-чынлап ышана моңа нарасый күңеле. Бәлки шул сүнмәс өмет яшәргә көч бирәдер дә язмыш тарафыннан кыерсытылган үксез сабыйга...
«Әнисе ташлап киткән кешеләрнең кайсын бөтенләй аңламыйм
мин, — ди бер танышым. — Еллар буе «кәккүк» аналарын эзлиләр, таба калсалар, сөенәләр дә әле. Сиңа тугач та хыянәт иткән ата-ананы кичереп була диме...» Була икән шул. Әледән-әле ишетелеп тора андый хәлләр. Тамырын, нәсел-җебен белү теләге көчледер адәми затта. «Җәннәт аналарның аяк астында», дигәннәре хак, күрәсең. Хикмәт әни кешенең нинди холык-фигыльдә, төс-килбәттә булуында мени. Бердәнбер газиз җан ич ул һәркем өчен...
Рифкать хаҗи Хәсәншинның Әниләр көне уңаеннан укылган вәгазен тыңлаганда уйга килгәннәрдән бу. «Илһам» клубының чираттагы утырышы нәкъ шул бәйрәмгә багышланган иде. «Аллаһыдан соң икенче урында торган затлар — әти-әниләребез. Исән чакларында аналарны хөрмәт итү мотлак. Олыгайгач та, аларны кулдан килгәнчә тәрбияләү, ихтирамлау зарур. Рәнҗетмик, үпкәләтмик үзләрен. Ана рәнҗешен алудан Аллаһы үзе сакласын...» Ирексездән С. Кудашның шигъри юллары хәтердә яңара:
«Иң изге кешең — әни икән,
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җитмисең икән,
Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм».
Шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп яшәсә иде дә соң адәм балалары. Ни аяныч, газизләрен мәңгегә югалткач кына аңлый күпчелек әлеге хакыйкатьне. Бары тик догалар гына ирештерә алабыз бакыйлыкка күчкән сөеклеләребез хөрмәтенә... Менә бүген дә Рифкать хаҗи әрвахлар рухына багышлап Коръән укыды, дога кылды. Кабул була күрсен, иншаллаһ.
... Кичә дәвам итә. Һәркем үзенә тормыш бүләк иткән газиз кешесе хакындагы якты хатирәләре белән уртаклашырга омтыла. Аңлашыла да. Күпме генә сөйләнсә дә, ак кәгазь битләрендә теркәлсә дә, аналарның кылган игелеген, изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?! Җирле иҗатчылар тарафыннан тәкъдим ителгән әсәрләр дә фәкать шул турыда. Һәвәскәрләр яңгыраткан көй-моңнар, җырлар да аналар хөрмәтенә. Һәммәсе дә... «Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», ди ич әнә Роберт Миңнуллин да. Хаклы, мең тапкыр хаклы шагыйрь!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: