Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь 2018, 13:44

Тормыш кырысландымы, әллә үзебезме...

Кемнәр нинди изгелек кылганы бар?

Кемнәр нинди изгелек кылганы бар?
Гәрчә, изгелек кылу турында кычкырып сөйләп йөрмиләр. Кылу түгел, бүген без бер-ике җылы сүзгә дә мохтаҗбыз. Яныбызда, тирә-ягыбыздагы кешеләрдән нинди мөнәсәбәт көтәбез дә, үзебез моңа ничек тәэсир итәбез? Әйдәгез гәзит битләрендә бу темага сөйләшүне дәвам итик. Кем ничек уйлый, нинди сәбәп-нигезләр безне үзгәртте? Ә бүген изгелек турында берничә гәзит укучыбызның фикерен тәкъдим итәбез.


Люзия Шәрипова:
— Изгелек кыл да суга сал, диләрме әле. Кулымнан килгәнчә, булдыралганча кешеләргә изгелек эшләргә тырышам. Әлбәттә, кылган изгелекләрем турында шапырынып сөйләргә дә яратмыйм. Әлбәттә, ул бит нидер бирү яки эш башкару гына түгел, яхшы мөгамәлә дә изгелек кылуга
тиң, дип уйлыйм. Арабызда кеше җелегенә үтеп, нахак гаеп тагып, бер сәбәпсез авыр сүзләр әйтүчеләр очрый. Мондый кешеләрнең күңелләрен кер сабыны белән ышкып юасы килә!

Надежда Михайлова:
— Изгелек — ул уртаклашу, хәлгә керә белү, ярдәм итәргә теләү хисе. Кешенең кылыкларына карап, аның нинди булу-булмавын чамаларга мөмкин. Әгәр ул изге эшләр башкарырга сәләтле икән, аның башкаларга мөнәсәбәте, холык-фигыле дә яхшы була.

Таһир Сәлимов:
— Изгелек — ул шундук ярдәм итү, кемдер җилкәсенә япсырмыйча, яңаданга калдырмыйча үзең ярдәм итү.

Рушания Закирова:
— Тупаслык кылмау, дорфа булмау, кешене рәнҗетмәү, олыны олы, кечене кече итү дә изгелеккә керә. Эшне вакытында башкару, чакырган җиргә бару да изгелек.

Халидә Хәнипова:
— Изгелек төшенчәсен без кемгәдер ярдәм итү теләге булу дип кабул итәбез. Әмма бу гына түгел дияр идем. Ислам дине шәфкатьле, миһербанлы, иманлы булуны алга сөрә, менә шуңа күрә көндәлек тормышыбызда кеше хәленә керә белү, вәгъдәңдә тору, юкка шелтә белдермәү гадәте дә изгелеккә керә, дип саныйм. Әгәр дә без һәркайсыбызда шушы гадәтләрне үзләштерсәк, ул безнең тирә-юньгә, башкаларга да таралыр иде.
Читайте нас: