Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2018, 17:56

Комсомол — тормыш «мәктәбе»

Комсомол оешмасы 1981 елда барлыкка килеп, 1991 елда юкка чыкты. Быел 29 октябрьдә ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгы билгеләнә. Ленин комсомолы инде үзе булмаса да, ул тәрбияләгән кешеләр бүген дә арабызда. Аларның комсомолда булган чакта кылган изге эш-гамәлләре һәркемнең хәтерендә, тарихи чыганакларда саклана.

Комсомол оешмасы 1918 елда барлыкка килеп, 1991 елда юкка чыкты. Быел 29 октябрьдә ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгы билгеләнә. Ленин комсомолы инде үзе булмаса да, ул тәрбияләгән кешеләр бүген дә арабызда. Аларның комсомолда булган чакта кылган изге эш-гамәлләре һәркемнең хәтерендә, тарихи чыганакларда саклана.


Альберт Николаевич Михайлов:
— «Автоприбор» заводының комсомол комитеты сәркатибе вазыйфасын үтәгән вакыт киләчәктәге эшчәнлекне билгеләүгә нигез булды. Комсомолдан соң партиянең шәһәр комитетына кердем. «Октябрьский күн-аяк киеме комбинат»ы директоры вазыйфасын башкардым. Бүгенге көндә Республика күпгамәлле үзәгенең Октябрьский филиалын җитәклим. Хезмәт юлында ирешкән казанышларда комсомол чорында алган белем-тәрбиянең өлеше зур дияр идем. Шушы хәрәкәт безне бердәмлеккә, чын дус булырга, эшне яратырга өйрәтте. Ул чорга бәйле хатирәләр бик күп. Безнең комсомол оешмасында гына да 3,5 мең әгъза иде. Завод эшләп тора, төзелеш дәвам итә. Яшьләр берләшмәләре көче белән елына 17-шәр шимбә өмәсе оештырыла килде. Социаль ярышларда 40-ка якын бригада катнашканы хәтердә. «Автоприбор» заводы тәкъдиме белән фестивальләр оештырылып; туристик җыр бәйгеләре, слётлар үткәрелә; елына уртача 70 кеше комсомол юлламалары буенча чит илгә җибәрелә иде. Мисалга, 30 хезмәткәребез Германиядә урнашкан заводта тәҗрибә уртаклашып кайтты.
Әйткәндәй, мин комсомол белән бер үк көнне — 29 октябрьдә туганмын. Шуңа да тормыш һәм хезмәт юлымның шушы оешма белән тыгыз бәйләнештә булуы гаҗәп түгел...

Марат Мәгъсүм улы Шәйхетдинов:
— «Метростроевец»лар комсомол отряды командиры булып эшләгән еллар һичкайчан күңелдән җуелмаячак. Ватан хакына игелекле гамәлләр, бөек төзелешләр чоры иде ул. Безнең отрядтагы иң лаек 100 егет-кызны Ташкентта метро төзү эшенә җәлеп иттеләр. Аена 152,5 метрлы тоннель казылып бара иде. Бу — Совет чоры метро төзелешендәге иң югары нәтиҗә. Комсомолецлар белән юбилейлы объектта — Октябрь революциясе исемендәге станциядә (андагы биналарның гомум мәйданы — 8 мең квадрат метр иде!) эшләдек. Фидакарь хезмәт үрнәкләре буларак бригадир В. Киселевны, тоннель казучылар — В. Малых, Т. Ибраһимов, О. Краснов, Е. Степаненконы билгелисе килә. Гомумән, «Метростроевец» отрядындагы һәр комсомолец тырышлыгы, җаваплылыгы белән данлыклы төзүчеләр исеменә лаек. Тантаналы кабул итү вакытында безгә алтын хәрефләр белән язылган «Метростроевец» Республиканың алдынгы комсомол төзелеш отряды» Үзбәкстанның ЛКСМ байрагы тапшырылды.
Тагын бер истәлекле дә, моңсу да хатирә белән уртаклашасы килә. 15 343 метрлы Северомуйск тоннелен БАМның алтын прәшкәсе дип атыйлар. Озынлыгы буенча ул дөньяда бишенче урында тора, ә илебездә аңа тиңнәр юк. Бу тоннель турында аның һәр километры кеше гомере белән түләнгән диләр. Дөрестән дә, биредә төзелеш бик катлаулы, хәвефле шартларда барды, шул сәбәпле фаҗигаләр булып торды. Гомум алганда, тоннель казыганда 57 кешенең гомере аянычлы тәмамланды. Бу исемлектә 1979 елда, төзелеш әле яңа гына башланган чорда тоннельдә эшләгән Владимир Кожемякин бригадасы (шул исәптән, комсомолецлар) да бар. Фаҗига бөтенләй көтмәгәндә була. Эшләр барышында көчле су агымы гранит диварны җимереп, зур тизлек белән җир асты коридорыннан үтә. Бу вакытта анда эшчеләр була. Владимир Кожемякин шунда ук иптәшләренә ярдәмгә ташлана. 100 мең куб. метрлы басымлы су ташкыны беркемгә дә исән калу мөмкинлеге калдырмый. Тиңдәшсез батырлык, киләчәк буынның имин тормышы хакына үз-үзен аямау үрнәкләре бу...

Ринат Әхмәр улы Бадамшин:
— Комсомолга 1972 елның язында кердем. 17нче мәктәпнең 8нче сыйныфында укыган вакыт иде бу. Әзерлек мизгелләре хәтергә нык кереп калган. Таләпләр күп һәм җитди: Уставны ятларга; халыкара хәл торышыннан хәбәрдар булырга; З. Космодемьянская, Л. Голиков, А. Матросов һәм башка геройлар, Бөек Ватан сугышы батырлары турында мәгълүмат үзләштерергә; «Газинур», «Корыч ничек чыныкты?» ише романнарның эчтәлеген белергә, патриотик шигырьләрьне сәнгатьле сөйләргә һ. б. Шәхсән үземә комсомолга керү авырдан булмады. Моңа китап-гәзит укырга яратуым, тарихтан, сәясәттән яхшы хәбәрдәр булуым булышкандыр. Ул чорда укучылар гомумән бик тырыш булды, мисалга, безнең өчен һәр илнең башкаласын белү гадәти хәл иде.
Институттан соң «Түбән вольтлы аппаратуралар заводы»на эшкә кердем. 1981 елда парткомга чакырып, комсомол оешмасы сәркатибе булырга тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфада 1983 елга кадәр эшләдем. Минем кул астында 560 комсомолец иде. ВЛКСМның 17нче съезды уңаеннан бригадабыз «17 эш атнасы» исемендәге ярышлар оештырды. Анда катнашучылар сәнәгать күрсәткечләре, эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бәяләнеп, истәлекле бүләкләргә ия булды. Гомумән, шәһәрдә һәм башка төбәкләрдә үткәрелгән мәдәни чараларда, футбол, волейбол, чаңгы ярышларында, спартакиадаларда актив катнаша идек. Турслётлар вакытында чатырдан ясалган шәһәрчектә меңнән ашу кеше җыелганы хәтердә. Бу вакыйгаларны үзебездә чыккан гәзиттә тасвирлый идек. Комсомол еллары тырыш хезмәт һәм бетмәс-төкәнмәс романтикага бай мизгел буларак хәтердә саклана. Илебезнең төрле төбәкләре белән танышу, табигатьтә ял итү, зур учак ягып, гитара моңнары тыңлау, байдаркаларда ярышу, тауларга менү — боларның берсе дә онытылмый, күңелне җылытып тора. Әйткәндәй, комсомолдагы дуслар белән әле дә аралашабыз, ярдәмләшеп яшибез. Чын тормыш, дуслык-туганлык мәктәбе булды ул безнең өчен. Әле дә шулай...

Руслан Хәбибуллин:
— Мәктәп чорында ук комсомоллар рәтендә идем. Армиягә алынгач, партиягә дә кердем. Медучилищеның 1нче курсында укыганда комсомолның 1нче сәркатибе «БКД» («Хәрби комсомол дружинасы») оештырды. Мине аның командиры итеп билгеләделәр. Милиция, дружинниклар белән берлектә урамда җәмәгать тәртибен бозучыларга каршы көрәшә, билетсыз пассажирларны фашлый, мөһим чараларда кизү тора идек. Мәзәк хәлләргә тарыганыбыз да булды. Без — япь-яшь, махсус әзерлексез егетләр. Ә тәртип бозучылар арасында көчлерәк тә, тәҗрибәлерәкләре дә очрый. Хулиганнарны тоткарлыйсы урынга, усалракларының үзебезне «тәпәләп» киткәне дә булды... Шулай да без төшенкелеккә бирелми идек, илебез, халкыбыз өчен дип тулы тормыш белән яшәдек.
Бүгенге заманга килгәндә, яшьләрдә патриотик хисләр аз, дип зарланучылар бар. Моның белән килешергә мөмкин. Әмма монда аларның да, укытучы һәм ата-аналарның да гаебе юк. Мәктәп программасына бераз гына үзгәрешләр кертер идем. Укучылар Ватан геройларының батырлыгы турында күбрәк белсен. Без укыганда бу темага зур игътибар бирелде, комсомолга кергәндәге әзерлек тә патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйнады. Ә хәзер бу турыда мәгълүмат азрак. Шушы бушлыкны тутыру өстендә эшләү зарур...

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: