Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 октябрь 2018, 18:23

Хөрмәтле укучыларыбыз!!!!

Әле 2019 елга матбугатка язылуның иң кызган чоры. Октябрьский шәһәрендә чыгучы «Туган як» гәзите 28 ел дәвамында сезгә рухи азык булды.

Әле 2019 елга матбугатка язылуның иң кызган чоры. Октябрьский шәһәрендә чыгучы «Туган як» гәзите 28 ел дәвамында сезгә рухи азык булды.
2018 ел тәмамланырга ике айдан чак кына артык вакыт калды. Шушы чорда без сезнең ярдәм белән элекке тиражны җыеп өлгерербез дип өметләнәбез. Бакча эшләре ахырына якынлашты, кышкы озын кичләрне «Туган як» белән бергә үткәрсәгез күңеллерәк булыр. Хәзер без типография бинасында — Чапаев урамы, 18нче йорт адресы буенча эшлибез (икенче катта). Әгәр килеп язылу өчен вакытыгыз яисә йөрүе кыенрак булса — шалтыратыгыз, үзебез барып яздырырбыз.
Нибары 456 сум түләсәгез, «Туган як» ярты ел үзе сезнең өегезгә килеп торачак. Ә инде үзегез килеп алып йөрергә теләсәгез, ярты елга 342 сум кирәк була. Бер айга язылу (өегезгә китереп бирү белән бергә) — 76, үзегез килеп алып йөрсәгез 57 сумга төшәчәк. Гәзит шулай ук атнага ике тапкыр чыгачак, һәр гәзиткә язылучыга бер тапкыр түләүсез котлау яки игълан бирергә мөмкин булачак. Башка район һәм шәһәр гәзитләренең язылу бәясе белән чагыштырганда, «Туган як»ка язылу күпкә очсызрак. 2019 елда чыгачак гәзитләрдә сезне яңа рубрикалар, яңа проектлар, бәйгеләр көтә. Шул ук вакытта сезнең киңәшләргә дә колак салырбыз, шуның өчен языгыз, нинди мәкаләләр, кемнәр һәм нәрсәләр турында укыйсыгыз килә, безнең өчен гәзит укучының теләген үтәү канунга тиң.
Бергә калыйк, бердәм булыйк!


Сезгә зур хөрмәт белән, Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Читайте нас: