Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2018, 14:16

Пенсия яшен көтәсезме?

Илебездә пенсия яшен арттыруга бәйле фикер алышулар һаман да тынмый.

Илебездә пенсия яшен арттыруга бәйле фикер алышулар һаман да тынмый.
Берәүләр хәзер хатын-кызларның — 60 яшьтән, ә ирләрнең 65тән хаклы ялга чыгуының уңай якларын күрә. Икенчеләр моңа тискәре карашта. Бу мәсьәләдә һәркем үзенчә хаклыдыр. Әмма бүген сүзебез ул хакта түгел. Сораштыруда бераз икенчерәк темага кагылдык. Шәһәрдәшләр пенсия яшен көтә микән? Хаклы ялга чыккач та, эшләргә теләкләре бармы?


Люзия Шәрипова:
— Бүген без кризис чорында, эш табуы кыенлашкан заманда яшибез. Шуңа күрә мин яшьләргә өстенлек бирү яклымын. Пенсия яшенә җиткәнсең икән, җитәкче «кәнәфиен» биләп утыру — ул кемнеңдер урынын да, хезмәт хакын да, яуланмаган вазыйфасын да алу дигән сүз. Шулай булгач, яшең чыктымы — рәхим итеп яшьләргә юл бир. Әгәр дә эшләргә теләгең зур икән, башка урынга гади эшче булып урнаш. Пенсия яшенә җитәргә насыйп булса, сәяхәт итеп, җәмәгать эшендә мәшгуль булып, яшь буынны тәрбияләүдә катнашыр идем.

Руслан Хәбибуллин:
— Мин медицина өлкәсендә хезмәт куям. Ә табиб эшен үзегез беләсез — иртәдән кичкә кадәр авыруларны кабул итү, аларның зарларын тыңлау, дәвалау чараларын билгеләү, документлар белән эшләү һ. б. Мондый киеренке эш тәртибе белән пенсия яшенә җитү дә икеле... Тик шулай да хезмәтемне бик ярату сәбәпле, пенсиягә чыккач та эшемне дәвам итәргә теләк бар. Өйдә телевизор каршында эшсез яту минем өчен түгел. Шәхси практика белән булса да шөгыльләнәчәкмен. Ә бәлки медколледжга укытырга барырмын. Яшь белгечләр белән күпьеллык тәҗрибәне, медицина өлкәсендәге белемне бүлешәсем килә. Бу яшьләргә үзаллы эшли башлагач, авыруларга дөрес диагноз куюда, аларны дәвалауда, шулай ук кешеләр белән уртак тел табуда зур ярдәмче булачак дип уйлыйм. Соңгысы безнең һөнәрдә аеруча әһәмиятле. Чөнки яхшы табиб авыруның организмын гына түгел, күңелен дә дәвалый белергә тиеш.

Алик Хәсәншин:
— Нинди пенсиядә эшләү ди ул, сез нәрсә?! 40 яшемне вакладым, озак еллар автомеханик булып эшлим. Көне-төне машина арасында, җәен — кызуда, кышын — суыкта, дигәндәй... Өстәвенә, һәрчак кешеләр белән эшлисең. Ә бит арада төрле холыклылар була, һәрберсе белән уртак тел табарга тырышып, бөтен нервылар бетә. Авыр эш шартларыннан сәламәтлек тә какшый башлады. Бүгеннән пенсиягә китәр идем әле. Ә сез тагын эшләргә дисез...

Венера Исмәгыйлева:
— Пенсия турында уйларга бик яшьмен әле. Яңа гына эшли башлаганда икенче төрлерәк фикерлисең бит ул. Мәсәлән, бүген мин пенсиядән соң эшләргә теләмәс идем дип уйлыйм. Әмма хаклы ялга чыкканчыга кадәр вакыт күп. 55 яшьтән өлкәнрәк апа-абыйларның фикерен ишетергә туры килгәли. Аларның күпчелеге өйдә утырганчы, эшен дәвам итүне хуп күрә. Чөнки хаклы ялда кайберәүләр үзләрен кирәксез итеп тоя башлый. Шуңа күрә бәлки урта яшьләргә җиткәч минем дә фикерем үзгәрер. Кем белә... Ә әлегә картлык бездән ерак йөрсен!

... Фикерләрне ишеттек. Тик шулай да пенсия мәсьәләсенә нокта куелмады дип уйлыйм. Чөнки бу тема — һәрвакыт көнүзәк булып калачак. Хөрмәтле укучыларыбыз да бәлки фикер алышуга үз өлешен кертергә теләр. Сездән хат-хәбәрләр көтеп калабыз, дуслар!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: