Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь 2018, 12:47

Ялгызлыктан бармы дәва?

Өлкән яшьтә парсыз калу. Читен хәлдер. Аеруча гомер бакый бергә тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлаганнарга... Ничек аяусыз тормыш сынавына бирешмәскә, кайгы-хәсрәт чолганышыннан чыгу әмәлен табарга? Шул хакта әңгәмә корабыз бүген.

Өлкән яшьтә парсыз калу. Читен хәлдер. Аеруча гомер бакый бергә тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлаганнарга... Ничек аяусыз тормыш сынавына бирешмәскә, кайгы-хәсрәт чолганышыннан чыгу әмәлен табарга? Шул хакта әңгәмә корабыз бүген.


Тимерҗан Идрисов:
— Тормыш иптәшем Фәүзия белән 47 ел яшәдек. Безне спорт очраштырды, кавыштырды. Тәҗрибәлерәк спортчы егетләр нефть техникумы студенткаларына ярдәмгә беркетелде. Шунда тап булдым да инде гомерлек ярыма. 1961 елда язылыштык. Кечкенә туй мәҗлесеннән соң мин олы юлга — СССР чаңгы җыелма командасы сборына киттем. Ригага! Аннан ары икәүләп укыдык. Фәүзия гомерен педагоглык хезмәтенә багышлады. Сызым, математика дәресләрен укытты, 14 мәктәптә директор урынбасары вазыйфаларын да башкарды. Каты авырып китте... 66 яшендә гүр иясе булды. Ифрат читен якын кешеңне югалтулары. Без гелән бер юлдан атладык, мавыгуларыбыз да уртак иде. Икебез дә спорт өлкәсендә ярыйсы уңышка ирештек, яшь буынга тәрбия бирдек. Дөресен әйткәндә, ныклап сүзгә килгән дә булмады. Ара-тирә үпкәләшеп, берәр тәүлек турсаеп йөрүне искә алмаганда...
Авыр хисләрдән беркадәр арынырга нәрсә ярдәм итте соң? Беренчедән, халык театрына йөрү, төрле рольләр уйнау. Икенчедән, каләм тибрәтүем зур терәк булды. Кичләрен телевизор карап маташам да, ирексездән кулга тагын каләм алам. Бөтен хисләр шигырьләремдә. Шөкер, китапларым чыга тора. 16 җыентык авторымын. Гәзитләр белән хезмәттәшлек итәм. Анысы да зур юаныч. Тагын бер мавыгуым — җыр-моң. Әти әйбәт җырлый иде, аңардан күчкәндер, ихтимал... Әлбәттә, балалар, оныклар бәхетнең иң-иң зуры! Кайтып торалар, хәлне белешәләр. Үзем дә кунакка барам. Инде олыраклары спортка ныклап тартыла бара. Бу да сөенеч. Әби-бабалары юлыннан атлыйлар, димәк...
Өлкән яшьтә парсыз калганнарга киңәшем. Иң мөһиме — өйдә боегып, дүрт стена эченә бикләнеп утырмаска! Бар шундый мисаллар, кемдер рюмкага үрелә, кемдер элмәккә... Үзеңне кулга алырга, кешеләр арасына чыгарга кирәк. Аралашуда сихәт. Теләктәшләр, дуслар табыла. Уртак шөгыльләр берләштерә. Режим, күнегүләр турында онытмау зарур. Аннан соң, сәләтсез бәндә гомумән юк, дип уйлыйм мин. Нәрсәгә маһирлыгың бар, булдыра алганча күрсәтергә кирәк. Йөргән таш кына шомара!

Рәймә Ибраһимова:
— Тормыш иптәшем Нәсимем бакыйлыкка күчкәнгә инде 40 көн дә үтеп китте. Гомер итүебезгә быел ноябрь аенда 59 ел тулырга тиеш иде. Фотосурәтләрне карап утырдык шулай. «Карале, шул гомер узып та киткән. 60 ел да була бит озакламый!», дибез. Булмады. 83 яшендә китте Нәсимем. Кеше ышанмаслык хәл. «Әле кайчан гына үләндә йөри иде бит абый», ди аны белгәннәр. Бик каты авырды шул. Барыбер да терелеп китәренә өметне өзмәдек. Олыгайгач, шул хәтле бер-береңә якынаясың, туганнарга әверелеп бетәсең икән. Яшь чакта ни генә булмас. Ачуланышасың да, чит-ятлар да арага керергә омтыла... Бер-береңнең кадерен өлкән чакта гына ныклап беләсең. Бик тә кыен парыңны югалту. Киемен күрсәң дә, берәр сүзен искә төшерсәң дә күңел әрни... Ни белән юанаммы? Догалар укыйм. Сабырлык, сихәт бирә алар. Коръән уку нык ярдәм итә. Ялгыз калганнарга күбрәк догаларда терәк-таяныч табарга киңәш итәр идем... Ярый әле балаларым, күз нурларым бар, дип тә куанам. Ярдәмнән ташламыйлар, ялгызымны калдырмыйлар. Шөкер итәргә кирәк булганына...

Рәзинә Сабирова:
— Тормыш иптәшен җуйганнарга киңәшем — кайгырып, хәсрәткә бирелеп, өйдә ялгызың утырырга ярамый. Ишек төбендә юк-бар сүз тыңлап вакыт уздыру да кирәкми. Ниндидер шөгыль табу зарур. Үз мисалымнан. Тормыш иптәшем Ирек белән 50 ел тату гомер кичердек. Бик әйбәт кеше иде. Аны югалтулары ифрат читен булды. Нишлисең, язмыш... Шөкер, өйдә утырмадым. Дин юлындагы, сәнгатьтәге дуслардан аерылмадым. Күрше-күлән дә ярдәмнән ташламады. Рәхмәт барысына да. Клубларда, төрле уку йортларында очрашуларда катнашудан читләшмәдем. 75 яшьлек юбилеема кадәр сәхнәдә үткәрдем. Бакчамны да ташламадым. Иптәшем вафатыннан соң алты ел ялгыз яшәдем. «И Ходаем, картайган көнемдә туганнарым ярдәменнән калдырма», дип тели идем...
Күзгә операция ясаттым. Аннан инде бераз вакыт өйдә генә утырырга туры килде. Таныш бер ханым яныма килеп йөрде. Абыйсына чыгарга димли генә бит бу. Башта риза булмадым. Икенчегә кияүгә чыгарга уемда да юк иде. Аннан ары икәүләп килделәр болар. Аллаһының хикмәте, Ирегемә охшаттым Сәетгалине! Гел беренче иптәшем урынына җибәргәннәр, диярсең. Хезмәтләрендә һәрчак алдынгы, мактаулы, орден-медальләргә лаек булулары, уңганлыклары белән дә охшашлар. Холыкларына кадәр бер-берен хәтерләтә. Кешелекле, ипле, тыйнаклар. Ирек кебек, Сәетгали дә бакчада эшләргә әвәс. Мәш киләбез үзебезчә. Бер-беребезгә, шөкер, терәкбез. Ирекнең туганнары да үз итте икенче иптәшемне. «Гел абыебыздай», диләр. Бөтен туганнар аралашып яшибез. Менә шулай, дуслар. Насыйп булса, тормыш юлдашын олыгайгач та очратасың икән ул. Өметсезлеккә бирелмичә, булганына сөенеп яшәргә кирәк. Кәефегезне төшермәгез!

Нәркәс Дусаева:
— Ялгызлыктан котылуның төп чарасы — эш! Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Озак еллар бергә яшәгән ирем белән аерылышырга мәҗбүр булдым. Күңелле хәл түгел, аңлыйсыздыр... Әмма кайгырып утырудан файда юк. Күңелеңне төшермәскә, шөгыль табарга кирәк. Хезмәт — күңел төшенкелегенә бирелүдән менә дигән дәва! Бакчада булышу, табигать кочагында хозурлану, туганнарың белән аралашу, балаларга-оныкларга ярдәмләшү, аш-су янында маташу... Һич югы, кичен урамнан йөреп әйләнү. Теләгәнеңне сайлап ал, кыскасы. Күптән түгел скандинавча йөрүгә керештем. Арка авыртуларына, аяк сызлавына хәтле җиңеләеп китте кебек...

Галимә Сафина:
— Ирем үлеменнән соң бик читен хәлдә калдым. Байтак еллар Себердә яшәдек. Хаклы ялга чыккач, Октябрьскийга күчендек. Балалар Себердә калды. Бөтен тормышлары шунда чөнки. Кызганыч, ирем яңа урында озак яши алмады. Ике елдан гүр иясе булды... Нишләргә? Танышларым юк диярлек, ахирәтләр табып өлгермәгәнмен. Көннәр буе елыйм да елыйм. Тамакка ризык бармый. Тәмам хәлсезләнеп беттем. «Әллә кире балалар янына китим микән», димен. Чакырып торалар бит. Инде җыена да башлаган идем. Очраклы бер танышу хәл итте барын да. Шулай, утырам көннәрнең берендә паркта. Күгәрченнәрне күзәтәм. «Нинди бәхетлесез. Гел парлап йөрисез», дигән булам. Кырыма чибәр генә ханым килеп утырды. Яше минем тирәседер. Әмма килеш-килбәте соклангыч. Үзен карый белә, димәк... «Көне бигрәк матур, — дип сүз башлады ханым. — Әллә кайларга сәяхәткә юлланырлык». Нинди сәяхәт безнең яшьтә! Яшең арта, үзең артка тәгәрисең, дигәндәй. Өйдә көчкә йөргәнне... Ярсып-ярсып сөйләдем боларны. Ни гаҗәп, ханым үпкәләмәде. Тыныч кына тыңлады. Парк буйлап йөреп килергә тәкъдим итте... Менә шул рәвешле ахирәт таптым үземә. Ул да ялгызы. Ямансулап утырырга вакыты юк. Елның елында берәр сәфәргә юллана. Спорт сараенда «Сәламәтлек төркеме»ндә шөгыльләнә. Мине дә алып китте шунда берзаман. Әй кыенсындым тәүдә. Әмма тиз ияләштем. Күнегүләрсез яши дә алмыйм. Иптәшләр күбәйде. Өйдә бик сирәк булам хәзер... Язмышыма рәхмәтлемен. Иң авыр мәлемдә нинди игелекле, изге күңелле кешене алдыма чыгарып куйды бит... Өметсезлеккә бирелмәгез, дуслар. Ялгыз калырга тырышмагыз. Иң мөһиме — башкалардан ярдәм сорарга кыенсынмагыз.

Вәсилә Шәмсиева:
— Хәзерге заманда ялгыз калган өлкәннәргә зар елап утырасы түгел, минемчә. Хаклы ялдагылар өчен нинди генә түгәрәкләр эшләми! Өйдән бик чыгып йөри алмаганнарга ярдәмгә — компьютер. Интернет бөтен дөнья белән тоташтырырга сәләтле! Балалар, туганнар чит илләрдә яшәгән очракта да скайп аша сөйләшергә була ич. Шул рәвешле аралашкан күп кенә әби-бабайларны беләм. Үзем дә ерактагы туган-тумача белән көнаралаш дигәндәй гәп корам. Гел янәшәдә кебекләр... Кесә телефоны булмаган бәндә дә юк хәзер. Күңелең булганчы шалтырат. Элек бар идеме андый мөмкинлекләр? Юк бит! Өйгә телефон куйдырыр өчен күпме гомер көтәргә кирәк иде, онытмадыгызмы? Шул-шул. Кеше тиз оныта үткәннәрен. Гелән шулай яшәгән сыман тоела...

Бер төркем ханымнар:
— Без барыбыз да хаклы ялда. Яшьләребез төрлечә. Бөтенебезне Өченче буын халык университеты дуслаштырды. Нинди курс бар, язылырга тырышабыз. Белемне, осталыкны арттырабыз. Күбебезнең тормыш иптәшләре инде юк, кайсы вафат, бер ишесе яшьрәк хатын тапкан, дигәндәй... Аңа карап, яшәү тукталмый. Бер кеше дә мәңгегә килмәгән, тормышның кадерен белеп калырга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗларга булыш. Кемгәдер хаҗәт икәнлегеңне тою үзе дәва. Сәламәтлек торышына игътибарны көчәйтү хакында әйткән дә юк. Яшь вакыттагы сыман теләсә нәрсәгә көч сарыф итәр, борчылыр мәл түгел...
Әйткәндәй, олыгайган көннәрендә ялгыз калып та, кабат өйләнешкән, яңа парын табу бәхетенә ирешкәннәр дә җитәрлек. Бер-берен ихтирам итеп, тату гомер кичерә алар. Сөюгә яшь киртә булалмый. Ә инде юньле-рәтле кеше очрамый икән, тиктомалга вакыт әрәм итәсе дә юк. Икәү бергә яшәп тә, өй тулы кеше була торып та, коточкыч ялгызлык хисе кичерергә мөмкин бит ул...

Фәрит Хәбибуллин:
— Хатын-кыз теләсә кайсы шартларга да тизрәк яраклаша. Иптәшен югалтканнар да үзенә шөгыль табарга омтыла. Тегендә-монда чыгып йөрергә тырыша. Йорт эчендә дә үзенә мәшәкать таба. Ә менә ир-ат гадәттә аптырап калучан. Кулына эш табалмый интегә, ямь тапмый. Мин дә Камиләмне югалткач, озак вакытлар айный алмый йөрдем. Балалар, оныклар еракта, аларның үз тормышы... Үземне кулга алырга кисәк бер уй ярдәм итте. Альбомдагы фотоларны карап утырам шулай. Хатыным белән яшьли, бик тә яратышып өйләнешкән идек. И, бигрәк матур пар булганбыз, минәйтәм. Ялда, сәяхәттә, дуслар, туганнар, балалар белән төшкән фотолар. Бөтен гомер тупланган кебек шушы сурәтләрдә... Кинәт үземә-үзем сорау бирдем; «Шундый күңелле, матур итеп яшәгәнеңә риза түгелсеңме? Бүген килеп Камилә сине шушы хәлеңдә күрсә, ни дияр иде? Бер күлмәкне ике көн рәттән кидерми торган Камиләң... Оят, валлаһи!»
Шул көннән «айныдым». Режим төзедем үземчә. Паркта йөрим. Шунда ук элекке танышларны очраттым. Заманында туйганчы шахмат уйный идек алар белән. Тагын тотындык шул «кәсепкә». Вакыт үткәне сизелми дә. Яшьрәк чактагы мавыгуларны хәтерләгез, дуслар. Яңартырга вакыт җиткәндер!

Чыннан да, тап өстенә басты түгелме Фәрит ага? Тулысынча эш, бетмәс-төкәнмәс гаилә мәшәкатенә «күмелеп» яшәгән чорда күңелеңә хуш килгән шөгыльләргә вакыт җитенкерәми, форсат тими ич ул. Хаклы ялга чыгуга, һәммәсен барлагыз, «хәтер дәфтәрен» актарыгыз әле. Иң кулайларын сайлап алыгыз да... Тәүге адымнарны атлау читенгә туры килер, әлбәттә. Аның каравы, үз-үзегезгә ышанычыгыз, ихтирамыгыз артыр. Ерак офыклар артында калган гомерлек ярыгыз да сезне куанып күзәтә булыр. Һаман без исәннәр өчен борчыла ич бакыйлыкка күчкән газизләребез. Ара-тирә сизәсездер, сизми булмас...

С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: