Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 август 2018, 14:03

Безнең Зоя

Зоя Космодемьянская 1923 елның 13 сентябрендә Тамбов өлкәсе Осиновые Гаи авылында дөньяга килә. Аның әтисе Анатолий Петрович клуб һәм китапханә мөдире була, әнисе Любовь Тимофеевна авыл мәктәбендә укыта.

Зоя Космодемьянская 1923 елның 13 сентябрендә Тамбов өлкәсе Осиновые Гаи авылында дөньяга килә. Аның әтисе Анатолий Петрович клуб һәм китапханә мөдире була, әнисе Любовь Тимофеевна авыл мәктәбендә укыта.
1931 елда Космодемьянскийлар гаиләсе Мәскәүгә күченә. Зоя һәм аның энесе Шура мәктәпкә укырга керә.
1933 елның 5 мартында Анатолий Петрович вафат була. Ире үлгәннең соңында Любовь Тимофеевна балаларын 10нчы мәктәпкә күчерә. Зоя яхшы укый, тыныч холыклы, тәртипле була, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, әдәбиятне ярата. Бервакыт ул гражданнар сугышы геройлары турында китап укый. Җыентыкта аклар тарафыннан каты җәзалауларга дучар ителгән коммунист Татьяна Соломаха хакында очерк та була. Таняның каһарманлыгы Зояны тетрәндерә...
1938 елда кызны комсомолга алалар, тиздән сыйныфташлары аны төркем оештыручысы итеп сайлый. Ул көзне мәктәптә укулар булмый. Өлкән сыйныфлар Мәскәүдән ерак та түгел совхозда бәрәңге уңышын җыюда катнаша. 1941 елның октябрь урталарында Зоя башкалага әйләнеп кайта, «Борец» заводына эшкә урнаша. Заводта туп ядрәләре, башка төр сугыш кирәк-яраклары чыгарыла. Кыю кыз үз теләге белән фронтка китәргә карар итә. Командир Артур Спрогис рөхсәте белән 9903нче разведка-диверсия частенә кабул ителә. 1941 елның 31 октябрендә зур бер төркем комсомоллар «Колизей» кинотеатрыннан 9903нче часть урнашкан төбәккә — Кунцевога озатыла. Алар арасында Зоя да була.
4 ноябрьгә каршы төндә үз теләге белән сугышка алынганнар Ватанга тугрылыкка ант бирә. Иртәгәсен М. Соколов төркеме составында Зоя Волоколамский шәһәре районына җибәрелә. Куелган бурычны төркем тулысынча үти. 21 ноябрьдә ике төркем Нара елгасы буйлап үткән фронт сызыгы аша чыга. Б. Крайнов һәм П. Проворов төркемнәре була алар. Соңгысына Зоя да керә.
27 ноябрь төненә каршы разведчиклар Петрищев авылы читендәге дүрт йортны яндыра. Аларда фашистларның радиоразведка часте урнашкан була. Икенче төнне Зоя Космодемьянская янә Петрищевка юллана. Тик аяусыз дошман кулына эләгә... Туктаусыз сорау алулар, коточкыч җәзалаулар вакытында Зоя тиңдәшсез батырлык, чыдамлылык үрнәге күрсәтә. Биргән антына, изге бурычына тугрылык саклаган Зоя Космодемьянская фашистларга хәрби серне ачмый. Алты көн һәм төн дәвамында Мәскәү өлкәсе Петрищев авылында гитлерчылар партизан кыздан сорау ала. Һичнинди судсыз, тикшерүсез карар да чыгаралар — Зояны үлем җәзасына хөкем итәләр.
1941 елның 29 ноябрендә, Петрищев бистәсе үзәгендә, илбасарлар дар агачы куя. Ирексезләп җирле халыкны да куып китерәләр. Ноябрь суыгына карамастан, Зояны бернинди аяк киемсез, кул богауларында алып киләләр. Немец офицерларының берсе кесәсеннән кәгазь кисәге тартып чыгара, урыс телендә язылган юлларны укып ишеттерә: «Немец армиясенә каршы көрәшкән бөтен партизаннар белән дә нәкъ шулай булачак!» Илбасарларга Зоя горур рәвештә җаваплый: «Без 170 миллион, бөтенесен дә асып бетерә алмассыз. Җиңү безнең якта булачак!»
Әлеге сүзләрдән соң ике немец җәллады Зоя басып торган буш яшникне тибеп очыра. Петрищев халкы ачы күз яшьләре белән гитлерчыларны каһәрли. Җиде көн буе асылынып тора Зоя Космодемьянскаяның вәхшиләрчә газапланган гәүдәсе...
Петрищев халкы, гитлерчылардан яшертен, 1941 елның 5 декабрь төнендә Космодемьянская гәүдәсен салдырып ала. Яхшылап юалар, чиста киемгә төрәләр, чәчәкләргә күмелгән табутны бистә зыяраты читендә күмәләр.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен, СССР Югары Советы президиумы Карарына ярашлы, партизанка Зоя Космодемьянскаяга Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Зоя турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатыннан 1944 елда Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Киев, Харьков, Тамбов, Саратов шәһәрләрендә, Мәскәү өлкәсе Петрищев бистәсендә һәйкәлләр куела. 1944 елга Советлар Союзының 400дән артык шәһәр-районында Зоя Космодемьянская исемен йөрткән яңа урамнар пәйда була. 1956 елдан Мәскәүдәге 201нче мәктәп апалы-энеле геройлар Зоя һәм Александр Космодемьянскийлар исемен йөртә. 201нче мәктәптә музей да эшли.
Зоя Космодемьянская дошманга баш ими. Чәчәктәй гомерен Совет иле, совет халкы азатлыгы өчен бирә. Аның турындагы хәтер мәңгелек!


И. КОМЕНДАНТОВ, Русия журналистлар берләшмәсе әгъзасы.
Р. ГЫЙЛЕМҖАНОВ, шәһәр Советлар Союзы офицерлары берләшмәсе әгъзасы.
Читайте нас: