Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июль 2018, 11:59

«Яшәлгән елларым — минем байлыгым?»

Бик тә борынгы хикәят искә төште бит әле. «Череп баеган» бер бәндә акыл иясенә килә. Үтә дә ярлы йорт-ихатага күз йөгерткәч, сорый сала: «Үзең шундый акыллы-зирәксең, даның тирә-юньгә таралган. Мондый да хәерчелектә яшәүдән кимсенмисеңме?»

Бик тә борынгы хикәят искә төште бит әле. «Череп баеган» бер бәндә акыл иясенә килә. Үтә дә ярлы йорт-ихатага күз йөгерткәч, сорый сала: «Үзең шундый акыллы-зирәксең, даның тирә-юньгә таралган. Мондый да хәерчелектә яшәүдән кимсенмисеңме?»
Ак сакаллы тирән гыйлем иясе беравык уйга тала. Аннан ары, бай әфәнденең затлы җиләненә карап, талгын гына бәянен башлый. «Эш шунда ки, хөрмәтле җилән. Минем байлыгым эчтә бит, тышкы якта түгел. Үзең уйлап кара. Хуҗаң йокларга ятканда сине үзе белән алмый ич, салып куя. Йоклаганда аны син дә, күпсанлы ялчы-хезмәтчеләре дә, бихисап алтын-көмеше дә коткара алмый. Төшендә арыслан артыннан куа икән, бичарага бар көченә алга таба йөгерүдән башка чара калмый, шулай бит? Суыктан дерелдәве төшенә керде исә, учак ягарга туры киләчәк. Чын байлык — сәләт, гамәлләребез ул. Әмма ләкин сәләтләр эчтә, бик тирәндә, тышкы якта аларның чагылышы гына...»
«Ах син, тинтәк! Мин, хуҗасы каршыңда була торып, җилән белән сөйләшәләр ди мени!», дип кычкырган ачуы кабарган бай. «Менә кешеләрнең дә күбесе нәкъ шулай, гәүдә белән генә әңгәмәләшә, хуҗасын күрми...» Тыныч кына җаваплаган шул рәвешле акыл иясе. Нилектән хәтергә килде соң әле бу борынгы хикәят? Күптәнге ахирәтем белән гапләшү сәбәпче булса кирәк. Әлеге дә баягы, шул пенсия мәсьәләсенә барып тоташты әңгәмә. Интернет киңлекләрендә «сәяхәт кылганда» әңгәмәдәшем бер мәгълүматка тап булган икән. Һәм дә шул мәгълүмат аркасында тәмам күңел тынычлыгын җуйган. Баксаң, теге белешмәдә депутат әфәнделәрнең якынча (!) пенсия күләме китерелгән икән. «Юк, син уйлап кына кара, кимендә 46 мең пенсия ала депутат. Ә безнең ише мәхлукләр? Уф, үләм. Гарьлеге ни тора! Оялудан җир тишегенә керердәй булдым, белсәң. Өйдәгеләргә турсаеп йөрим. Теге мескеннәр берни аңламый. «Ни булды?», диләр. «Анагыз тинтәкләрнең тинтәге икән, шул гына», диялмим бит инде...»
Яшерен-батырын түгел, моңача уема да кереп чыкмаган хәбәр мине дә бераз сагайта төште. «Булганына шөкер, канәгать», дип йөргән кешене. Әнкәем сабагы, тәрбиясе. Бер генә дә зар-интизар сүзе ишеткәнем булмады газиземнән. Гомер бакый укытучы булып эшләп, ипилек-тозлык хезмәт хакы алса да, һич зарланмады. «Балда-майда йөзүчеләр» турында кемдер ачыргаланып гәп куертса, «алардан да кала, бездән дә», дип тиз арада тынычландырыр иде. Балачактан шул хакыйкатькә инанып үскәнгәме, дөньясына «типтереп» яшәүчеләрдә һич гамем юк иде ләбаса әлегәчә. Хәтта үземчә кызганам да бит әле. Имеш, нәрсә ул матди муллык, рухи байлыкка ни җитә... «Тинтәк», дип ахирәтем артыннан кабатлаганымны үзем дә сизмәдем. Чыннан да, гел «бишлегә» укуның, ике югары белемгә ия булуның ни хаҗәте?! Ниһаять, туп-туры, фәкать шәхсән үземә бирдем әлеге сорауны. Моңа хәтле башкалар куя иде аны алдыма. Кинаяле, кайчак мыскыллы да рәвештә. Хәтердә, университет тәмамлап, эшкә керешкән еллар. Мәктәптән соң арытаба укып, «баш ватып» азапланмаган сыйныфташ очрады берзаман. Хәл-әхвәлләрне белешкәч, ирен чите белән генә елмайгандай итте бу. «Һе, шул копейкага эшләр өчен фәлән-фәлән ел ми «черетеп» укып йөрдеңме? Кит, булмаганны!» Әйе, авыз тутырып шулай дияргә хаклы иде бит, уйласаң, сыйныфташ. Үзенә күрә сәүдә бизнесы, җиһаз тулы фатиры бар, йорт тергезергә керешкән. Кирәкле-файдалы кешеләр белән дә әшнәлек булдырылган. Кыскасы, һәммәсе ал да гөл. Ни гаҗәп, исем дә китмәде ич ул чакта кинаяле төрттерүгә. Югыйсә, таныш-белештән генә түгел, туган-тумачадан да еш килеп ирешә иде ләбаса андый «акыллы» фикерләр. Асылда шул ук бер сөаль: «Нәрсәгә дип укыдың инде син? Ни үзеңә, ни безгә файдасы юк!» Вәт. Югары белем алып, «нәчәльник» булып урнашкач, «үзеңнекеләрне» дә шул «җылы почмакка» тартырга кирәк икән бит. Ә мин аңламаганмын, тинтәк...
... Уй дигәнең чиксез дарья бит ул. Тора-бара әллә кай тарафларга, үткәннәргә алып кереп китте. Чыгып кына булмый, каһәрең. «Хан замандагылар» хәтергә төшә. Өстәвенә менә бу пенсия мәсьәләсе... Ахирәткә нәрсә, туйганчы «эчен бушатты» да, тынычланып өенә кайтып китте. Мин калдым «кухнәдә» утырып. Уф, Аллам, кайчаннан ремонт ясалмаган. Тегесе юк, монысы юнәлтелмәгән. Ә теге депутатлар, бүтән «черегән» байлар, түрәләр рәхәтләнеп «типтерә», йортлар, машиналар, яхталар алыштыра. «Акча бай кешегә тартыла», диюләре хактыр, мөгаен... Эчтәге ялкынны басалмагач, телевизор кабызам. «Кеше язмышы» тапшыруы бара. Гадәттәгечә, алып баручы кунагына сорау бирә: «Менә бу фотода Сезгә нибары унсигез яшь. Нинди киңәш бирер идегез үзегезгә? Бүгенге тәҗрибәгездән чыгып...» Һе, ә мин нәрсә дияр идем микән. Үземә, унсигез яшьлек чагыма. Бүгенге «настроение»гә бәйле, шундый нәсихәт бирәсе килә ул беркатлы, эчкерсез кызыйга: «Матурым, мәктәптән соң укырга керергә ашыкма, анысы качмас. Иң мөһиме — үзеңә бай кияү тап. Олы яшьтә булса да ярый. Тормышыңны җайга сал. Минем сыман тинтәк булма, кара аны!»
Ишетер иде микән унсигез яшьлегем әлеге кисәтүемне? Ай-һай. Хыял диңгезендә йөзгән, барысына ышанып баккан, ак-караны аера белмәгән Яшьлек сине ишетә диме, кайда инде ул. Адәм баласы абына-сөртенә, этелә-төртелә атлый ич ул сикәлтәле Тормыш юлларыннан... «Бай кияү», дигәннән. Ансат кына тоттырды ди ул синнән. Чынбарлык кино түгел, җан кисәккәйләрем. Анда күпкә катлаулырак. Атаң-анаң затлы бәндәләрдән булмаса, «югары катлам»да аралашмаса, табарсың ул бай кияүне. Тот капчыгыңны! Тәкъдиргә риза булырга туры килә, кыскасы... Хәер, борыныңны бик салындырма, унсигез яшьлегем. Алай ук начар түгел безнең яшәешләр. Теге борынгы хикәятне тагын сөйләрмен үзеңә, яме? Үтә тирән хикмәт яшеренгән анда. Ата-бабалар әйтмешли, байлык — бер айлык. «Теге» дөньяга алып булмый барыбер да. Аннан соң, ниндирәк бәндәләр бөтерелә бит әле байлар кырында. Белмәссең, әллә үзенә кызыгалар, әллә акчасына... Безнең очракта исә бик гади: сиңа чын күңелдән тартылган кеше белән генә аралашасың. Искәрмәләр була булуын, тик анысы «пүчтәк». Янә дә. «Алган гыйлемегез өчен көенмәгез. Белем һәрчак сезнең белән бергә калучан», дигән бер акыл иясе. Мең рәхмәт аңа фәһемле киңәше өчен. Якты маяктай андый фикерләр. Кисәк караңгылыкта калган мәлләрдә — аеруча.
... Инде төн уртасы. Ахирәтем шалтырата. «Борчыдым инде, гафу. Рәхмәт әйтергә теләгән идем. Юл буена үз-үзем белән бәхәсләшеп-тиргәшеп кайттым. Чыннан да, тинтәк бит мин, әй. Соң, ул байлар рәхәт яши диме. Малларына табынып, куркып-өркеп гомер итәләр шунда. Без ул яктан тып-тыныч, ичмасам. Булганына куанып яшәргә язсын, ахирәт?» Әйе, шулай була күрсен, җаным. Тинтәккәем син минем. Үпкәләмә, яратып, үз итеп әйтүем...


С. ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: