Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2018, 16:40

Акчасызлар акча эзли...

Пенсиясе, хезмәт хакы, акчасызлык — Кул тотышып бергә йөриләр. Ә тарифлар һаман югарыга, Буй җитмәстәй үргә «үрлиләр», Акчасызлар акча эзлиләр...

Пенсиясе, хезмәт хакы, акчасызлык —
Кул тотышып бергә йөриләр.
Ә тарифлар һаман югарыга,
Буй җитмәстәй үргә «үрлиләр»,
Акчасызлар акча эзлиләр...
Беркемгә дә сер түгел, бүген без акча хакимлек иткән заманда яшибез. Ул — тормышыбызның бар өлкәләренә дә үтеп керде һәм торган саен тирәнрәк тамыр җәя. Бер сүз белән әйткәндә, уңга карасаң да акча, сулга карасаң да акча. Юмор остасы Рәшит Шамкай да бит әнә: «Акча, акча, акча... Кем генә яратмый икән аны? Булган саен күбрәк кирәк ул!» — ди... Акча артыннан куып, берәүләр көне-төне 2-3 эштә чаба, икенчеләр займ-кредитлар ярдәмендә матди хәлен яхшыртырга тырыша, тик бурыч сазлыгына батканнан-бата бара...
Бурыч дигәннән, шушы арада халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре үткәргән сораштыру күзгә чалынды. Аның нәтиҗәләре буенча, илебездә яшәүчеләрнең күпчелеге акчаны бурычка туганнарга һәм якын дусларга гына биреп торырга риза икән. Шунысы да кызыклы, матди хәле яхшырак булганнар акчаны әҗәткә бик биреп бармый. Сораштыру белән танышкач, таныш-белешләрне шаяртып алмакчы булдым. Бурычка акча биреп тормаслармы, янәсе, гомумән алар бу мәсьәләгә ничек карый, әҗәткә акча бирүне яки киресенчә, алуны хуплыйлармы?

Рөстәм, студент:
— Мин бит студент, кайдан әҗәткә бирерлек булсын. Безнең халыкка акча бер дә җитми (көлә). Шуңа күрә еш кына бурычка керергә туры килә. Бу гадәттә дуслар, якын туганнар инде. Кул куйдырту шарты белдерүчеләр әлегә юк. Мин зур суммалар сорамыйм, әҗәтне вакытында кайтарам, шуңа күрә үтенечемне кире какмыйлар. Әмма гел болай дәвам итмәячәк, бераз акча юнәтү өчен кичләрен эшләргә ниятлим.

Гүзәл, менеджер:
— Хәтта иң ышанычлы кешеләргә дә матди ярдәм күрсәтә алмыйм. Сәбәбе гади — акча үземнән артмый. Гомумән, бурычка бирергә яратмыйм, күпләр минем бу сүзләрем белән килешер. Чөнки бернинди гарантия дә юк бит: акчаңны әллә кайтаралар, әллә юк. Кул белән биргәнне аяк белән юллап йөрмәгәең аннары... Әҗәткә дә алмыйм, кредит дигәненнән дә ерак торам. Алла сакласын, гомерлеккә бурычка батуың бар.

Алмаз, эшсез:
— Нинди әҗәткә бирү дисез?! Эштә кыскартуга эләктем, өч айлык кредит түләнмәгән, банктан көне-төне кисәтү язуы килә. Моның өстенә фатир өчен арттырылган тарифлар белән квитанция алдым, анысын ничек каплатырга дип баш ватам. Үзем кемнән әҗәткә алыйм икән, бәлки сез биреп торырсыз?...

Радик, газ белән эретеп-ябыштыручы:
— Авылда зур өй салып маташам. Бик күп акча кереп «югалды» инде анда. Еш кына бурычка да алырга туры килә. Әти-әнинең ярдәме дә, хезмәт хакы да, өстәмә керем дә җитеп бетми шул. Шулай да иң якын кешеләрем сораса, ничек тә ярдәм итәргә тырышачакмын. Үзем бурычка «батып» булса да.

Резидә, пенсионер:
— Берәрсе белән мөнәсәбәтләрне бозасың килсә, бурычка акча сора дигән әйтем бар. Моның белән тулысынча килешәм. Әҗәткә алучыларның күпчелеге аны вакытында кайтармый, ә кайберәүләр бөтенләй дә «оныта». Күзгә карап, бер гөнаһсыз сабыйдай кылана. Мондыйлар белән шәхсән очрашканым бар. Мисалга, ярты ел элек бер танышым ике атнага дип зур гына сумма алган иде, аны һаман да кайтарганы юк... Киләчәктә ялгышмас өчен андый тәҗрибә дә кирәктер.
... Уен рәвешендә башланса да, сораштыру нәтиҗәләре уйланырлык. Әйе, кая карама, акча кирәк, ансыз һич мөмкин түгел. Тик шулай да матди хәлне генә кайгыртып, тормыштагы иң мөһим нәрсәләрне: бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәт, ихтирам һәм мәхәббәт турында онытмыйк. Ә инде калганын — акчасызлыгын, кризисын, пенсия яше һәм дә тарифлар артуын бергәләп җиңеп чыгарбыз дигән өметтә калыйк. Бары тик күңелләрне керләндермик, кешелек сыйфатларын югалтмыйк, ярдәмгә дучарларны урап узмыйк, дуслар!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: