Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июнь 2018, 13:05

Телебез — ышанычлы кулларда!

«Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар...». (Рәфикъ Юныс).

«Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар...». (Рәфикъ Юныс).

Чал тарихлы бөек татар телендә сөйләшүемә чиксез горурланам. Ничек инде горурланмаска, татар дөньясыннан чыккан әдипләр, шагыйрьләр, галимнәр дә татар телендә сөйләшкән бит! Тарихыбызга күз салсак нәкъ татар халкыннан нинди зур шәхесләр чыккан. Яшьләр татарча сөйләшми хәзер, дисез. Ялгышасыз, җәмәгать. Яшьләребез арасында максатчаннары, миллилекне замана баласы булып та югалтмаганнары байтак.

Бүген сезне Алия Мәссәрова белән таныштырмакчымын. Аның белән сөйләшү -үзе бер гомер, чиста татарча сөйләшүе белән беррәттән аның холкында табигый харизма һәм сөйкемлелек урын алган. Алия әлеге вакытта Казан федераль университетында белем ала. Укудан башка күмәк чаралар оештыру һәм анда катнашу эшләре белән мәшгуль. Нәкъ менә Алия турында милләтебезнең булачак асыл җәүһәре дияргә була. Хәер, барысын да сезгә ачып салмыйм әле. Алия туташ турында күбрәк беләсегез килсә, алдагы әңгәмәгә күз салыгыз.

— Алия, тәрбия ул беренче чиратта гаиләдә башлана. Сиңа дә татар теленә булган мәхәббәт үсентеләре гаиләдән салындымы?

— Әйе, Аллага шөкер. Рус мәктәбен тәмамласам да, күпчелек дусларым руслар булса да, гаиләмдә «мама», «папа» дип юри генә дә эндәшү булмады. Андый нәрсәне әйтергә дә ояла идем, башкалардан да кабул итә алмыйм. Татар теле укытучыларыма зур рәхмәт, көчле укыттылар, рус мәктәбендә укуыма карамастан, бер авырлыксыз КФУга татар филологиясе юнәлешенә кердем.

— Бу сорау инде бик күп яңгырады татар дөньясы күгендә: кирәкме безгә татар теле?

— Кирәк! Ни өчен икәнен башларында миләре, тәннәрендә йөрәге булган кеше генә белә. Белергә теләмәгәннәргә күпме сөйләсәң дә юк. Дусларым маңкортларның авызларын ябуның бер кызык ысулын тәкъдим итте. Сиңа берәрсе «Татар теле бетә», — дисә, син аларга «Син дә бетәсең, карарбыз кем беренчерәк бетә: синме, татар телеме», — дип әйтергә куштылар.

— Татарстанда яшьләр тарафыннан татар телен саклау, күтәрү максатында нинди эшләр алып барыла?

— Андый структуралар аз түгел. Шуларның миңа якыннан таныш булганнары: һөнәри һәм югары уку йортларында татар филологлары һәм педагогларын әзерләү бүлекләре; Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оешмалары; «Сәләт» балалар лагеры һ. б. лагерьлар, җәйге мәктәпләр; татар балалар бакчалары арта бара; шулай ук дин өлкәсендә дә мөфтият карары белән татар теле ешрак кулланыла башлады: мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә җомга вәгазьләрендә һ. б. Казанда яшьләргә төрле чаралар оештырыла: «Мин татарча сөйләшәм», «Татар-дозор», «Печән базары», «JADIDrest» дизайн һәм әдәбият фестивале һ. б. (һәммәсен дә Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра). Мин ул оешмада эшләмәсәм дә, берничә ел оештыру эшләрендә катнаштым, эшчәнлекләренә гашыйкмын. Дизайн дигәннән, татар милли орнаментлы заманча киемнәр брендлары бик күп хәзер, шатланып туя алмыйм.

— Кайсы өлкәдә миллилекне куллану тагын да уңышлы булыр иде?

— Шәхсән үзем этник киемнәрдән тыш, милли бизәкле бизәнү әйберләре дә яратам, шулай ук сумкалар, аяк киеме: хәзер читекләрне дә, чүәкләрне дә искиткеч матур шәкелдә җитештерәләр һәм алар искелек калдыгы булып күренми, киресенчә, заманча һәм зәвыклы. Иң мөһиме, чама хисен онытмаска: баштан аякка хәтле киенергә түгел, ә образның бер зур (мәсәлән, пиджак), яисә ике кечкенә элементын гына (алка һәм сумка) милли бизәклесен сайларга.

— Татар теле милләтебезнең асылы икәнен яшьләргә нинди юллар белән җиткерү кулай: гәзит-журналлар яисә социаль челтәрләр ашамы?

— Интернетта хәзер хәбәр тизрәк тарала, әлбәттә, ләкин, минемчә барлык чаралар да мөһим. Күбрәк булган саен яхшы.

— Татарча гәзит-журналлар яшьләрне кызыксындырсын өчен нинди яңа ысуллар кулланып була?

— Кызыклы рубрикалар кертергә була. Мәсәлән, «Окей, Гугл» форматындагы кызыклы язмаларны гәзит-журналда да бирергә була. Аның интернетта хәзер татарчасы да бар: «Чё гуглит татар кызы» дип атала. Эстетик зәвык тәрбияләү, телне камилләштерү өчен әдәбияттан матур өзекләр бирергә була.

— Киләчәккә хыялларың?

— Динебез һәм телебез көннән-көн куәтләнсен; юлдан язганнар, ялгышканнар кире үз кыйблаларына кайтсын. Бу сүзләрем ихлас. Йокларга ятсам да төшемә татар теле керә, мине риялыкта гаепли алмыйсыз.

— Әлеге вакытта нәрсә белән мәшгульсең?

— КФУда укуымны тәмамлыйм быел, дәүләт имтиханнарын тапшырдык. Алда диплом яклау. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә кичке бүлектә укыйм. Күптән түгел нәшрият йортында эшли башладым. Үземнең кызыксынуларым бар: социаль челтәрләрдә татарча пабликлар алып барам (әдәби, тарихи, шәхси). Инглиз теленнән 3 еллык өстәмә белем алам. Мәдрәсәдә гарәп телем авыррак бара, аны яхшыртасы иде. Киләсе елда тагын бер тел өстәү нияте бар (нинди икәне әлегә сер). Татар, рус һәм чит телләр әдәбиятын нык яратам, китапларны китапханәдән генә түгел, сатып алырга да тырышам, чөнки китапханә тупларга хыялым.

— Татар дөньясына нинди теләкләрең бар?

— Үзебезнең тарихны өйрәнергә киңәшем. Һәрвакыт әйтә килдем һәм моңа инана гына барам: тарихыбызны белгән саен халкыбыз, телебез өчен горурлык хисе дә арта бара, чөнки нинди бөек милләт вәкиле булуыңа төшенә башлыйсың. Мәктәпләрдә сүзгә алына торган монгол-татар яулары күбесендә тарихка нәфрәт, ә халкың белән оялу хисе генә уята. Ләкин ул дәреслекләрнең күп өлеше ялган бит. Чын академик хезмәтләрне, күптән түгел чыккан 7 томлык «Татар тарихы»н укып карасыннар иде (интернетта да бар ич алар, бушка!).

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Алия. Сиңа теләгем: киләчәктә дә ихлас, милли йөрәкле яшьләрдән булып кал! Синең турында үз урынын тапкан, куйган максатларына ирешәчәк шәхес дип әйтеп була! Хыялларың, ниятләрең тормышка ашсын!

З. НУРУЛЛИНА.
Читайте нас: