Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2018, 18:22

«Яхшы күрше — ярты бәхет»

Күршеләр... Авыл җирендә элек-электән күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп, ярдәмләшеп, күпчелектә дус-татулыкта гомер кичергән. Әлбәттә, арада үзара уртак тел табалмыйча, килешәлмичә иза чигүчеләр дә булгандыр. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: кешеләр барысы да төрле-төрле, холык-гамәлләр дә һәркемнең үзенчә.

Күршеләр... Авыл җирендә элек-электән күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп, ярдәмләшеп, күпчелектә дус-татулыкта гомер кичергән. Әлбәттә, арада үзара уртак тел табалмыйча, килешәлмичә иза чигүчеләр дә булгандыр. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: кешеләр барысы да төрле-төрле, холык-гамәлләр дә һәркемнең үзенчә.
Ә менә бүгенге көндә күршеләр ничек яши икән? Шәһәрдәшләр күрше-күлән белән нинди мөнәсәбәттә: килешеп яшиләрме, әллә «эт-мәче» сыманракмы? Шушы мәсьәләне ачыклау ниятендә сораштыру оештырдык.


Дилә (Девонская урамы):
— Күршеләрдән уңдым! Өске катта чит милләт вәкилләре яши. Сер түгел, безнең халык арасында мондыйларга йөз чөереп караучылар да булгалый. Әмма мин шушы күршеләремне күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар берничә ел дәвамында бу йортта яши, һәм шушы вакыт эчендә фатирларыннан ник бер тавыш-гауга ишетелсен! Үзләре күмәк булсалар да бик пөхтә, ипле-тынычлар. Күрше-күләнгә дә ихтирамлы мөнәсәбәттәләр. Тагын бер күршеләремне билгелисе килә. Болары — өлкән яшьтәге ирле-хатынлы пар. Алар шундый дус-тату, сокланырлык! Һәр көн иртән скандинавча йөрергә чыгалар. Башкаларга да итагатьле бу пар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. Шундый күршеләр булганда яшәү тагы да ямьлерәк бит ул!

Азат (Мәскәү проспекты):
— Күршеләр «мактанырлык». Аеруча өске каттагылары. Анда ике хатын-кыз һәм берничә бала яши. Белмим, бер гаиләме ул, әллә икәүме, «швед гаиләсе» ме... Вакыты-вакыты белән ир-атлар да күренгәли. Хатыннарның икесе дә гел йорт тирәсендә, бала «тәрбияләү», хуҗалык эшләре белән «мәшгульләр». Тәрбия алымнары артык катлаулы түгел: җикеренү, әрләү-сүгү. Хуҗабикә вазыйфаларына килгәндә, еш кына чүп савытын да коридорда гына «онытып» китә алар... Бу фатирда көндез йоклыйлар, ә менә төнлә «тормыш» башлана. Кычкырыш, талаш, мәҗлес оештыру... Кычкырыш дигәннән, мин баштагы мәлләрдә күршеләрне гел талашалар дип уйлый идем. Әмма алар гадәти хәлдә дә акырып-бакырып сөйләшә булып чыкты. Шулай яши-яши күп нәрсәләр турында белә башлыйсың икән...

Марат (35нче бистә):
— Уң яктагы күрше салгаларга ярата. Әмма шунысы яхшы: эчсә дә тавышланып йөрми, кайчагында гомум коридорда «черем итеп» алгалый алуын. Шулай да зыянлы түгел. Икенче күршем, урта яшьләрдәге ханым, кечкенә маэмай асрый. Хайван булгач, аның тавышы чыкмый тормый, әлбәттә. Әмма түзәрлек, иң мөһиме төнлә өрми, без шуңа да шат. Тагын бер күршебез — бик мөлаем әбекәй. Ул һәр кешегә ачык йөзле, сораганда бала белән дә утырырга мөмкин, бәйрәмдә камыр ризыклары пешереп, тәмле күчтәнәчләр дә кертә. Гомум алганда, күршеләрдән уңдым дип уйлыйм.

Айгөл (34нче бистә):
— Иң «шәп» күршеләр миндә инде ул... Менә күз алдына китерегез: төнлә тыныч кына йоклап ятасың, бермәлне төшеңдә дискотекага килеп эләккәнсең икән дип күрә башлыйсың. Шулвакыт уянып китәсең, ә колактагы «даң-доң» килгән музыка тавышы никтер тынмый. Сәгатькә күз саласың — төнге өчне күрсәтә. Әллә соң йоклыйммы дип үзеңне чеметеп карыйсың, һәм мизгел эчендә башыңа уй йөгерә: «тегеләрдә тагын «шайтан туе»... Әйе, тегеләр дигәнем өске каттагы «шәп» күршеләрем. Дискотекасы аның бер хәл, ә менә «караоке» га кушылып җыр башласалар яки бөтен йортны селкетеп сугышырга тотынсалар фатирдан чыгып кач инде! Менә шулай бик «күңелле» итеп 4 ел яшибез. Тагын күпмегә сузылыр мондый хәл, участковый әйтмешли, күршеләребез эчә-эчә, бакыйлыкка күчеп беткәнчедерме, билгесез...

Раушания (Төрекмән):
— Күршеләрем туганнардай якын миңа! Ничәмә еллар буена аралашып, хәлләрне белешеп, ярдәмләшеп яшибез. Уң як күршеләр белән озак вакытлар арабызда койма да булмады хәтта. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Бермәлне безнең тавыклар күрше бакчасына кереп, җиләген «чүпләп» чыккан. Шунда да тавышланучы, сукранучы булмады. Әмма тагы да уңайсыз хәлгә тарымас өчен, койма тоттык барыбер дә. Нинди генә мөрәҗәгать-үтенеч белән керсәң дә күршеләр гел ярдәмгә әзер. Үзем дә шул рәвешле җавап кайтарырга тырышам. Бер мисал китерәм: каршы яктагы күрше вафат булгач, бөтен туганнарына җитәрлек аш пешереп керттем. Читтән килгәннәрнең һәммәсе дә гаҗәпләнде моңа, бигрәк дус яшисез икән диләр. Аллага шөкер, гелән шулай тату булдык. Балалар кечкенә чакта күршеләр аларны караша иде, бер-беребезгә кунакка, мунча керергә йөрдек. Кыскасы, күршеләремә сүз тидерерлек түгел. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, дус яшәргә насыйп итсен!

Амин, шулай булсын! «Яхшы күрше — ярты бәхет» диләр. Бик дөрес сүзләр бу. Шуңа күрә, һәммәбезгә дә тәрбияле, игелекле күршеләр туры килсен дигән теләктә калабыз. Шуны да онытмыйк: башкалар сиңа яхшы мөнәсәббәттә булсын дисәң, иң тәү чиратта үзеңә дә яхшы булырга кирәк...

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: