Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 Май 2018, 16:55

Пионер — беренче дигән сүз!

19 майда илебездә Пионерия көне билгеләнеп үтә.

19 майда илебездә Пионерия көне билгеләнеп үтә.
Пионер — «беренче» ягъни киләчәккә юл яручы, алдан баручы дигәнне аңлата. Заманында шаулап-гөрләп, зур эшләр белән илһамланып яшәгән пионерия инде тарихта калды. Әмма әлеге истәлекле чор онытылмый. Узган гасырның 80нче елларына кадәр туучылар кызыл галстук, пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып һәм горурланып искә ала. Шәһәребездә дә пионер, комсомол сафларында булган, шул вакыттагы хатирәләрен кадерләп саклаган кешеләр бар. Аларга сүз бирик.


Раушания ханым:
— Пионер булып йөргән заманнар истә булмыймы соң?! Мин отряд вожатые идем. Бәйрәмгә плакатлар әзерләп йөргән көннәрдә авылда хәвефле хәл булды: күршедәге йортта янгын чыкты. Эш болай булган: кечкенә малайны әбисенә кунакка кайтарып куйганнар. Ул әбекәе өйдә булмаган чакта кәстрүлдә йомырка пешерергә ниятләгән. Сарайда учак яккан... һәм тирә-якны ут ялмап алганын сизмичә дә калган. Хәвефле хәбәрне ишетүгә үк дусларны җыйнап, янгын сүндерешергә йөгердек. Аллага шөкер, барысы да яхшы тәмамланды. Без плакатларны әзерләп өлгермәсәк тә, ачуланучы булмады. Киресенчә, отрядыбызга 1нче урын бирелде. Тик яланда учак ягарга рөхсәт итмәделәр. Әле генә булып үткән янгын шаукымы куркыткандыр...

Валерий:
— Иң чагу хатирәләр пионерлар лагере һәм тимурчылар хәрәкәтенә бәйле. Сер итеп кенә әйтәм: мин мәктәптә иң башлап йөрүче тимурчы идем... Отряд белән берлектә ветераннарга хуҗалыктагы һәм башка эшләрдә булыша идек. Һәр эштә зур активлык күрсәткәнгә, хәтта пионер байрагы янында фотога төшереп, исемемне мактау тактасына теркәделәр...
Гомумән, пионерия чоры — бик күңелле вакыт буларак хәтердә калган. Бар эшне дә бердәм, дус-тату мохиттә башкардык. Яшьләр үзләре турында түгел, ә иң элек халыкка, илгә файда китерү хакында уйлый иде.

Алия:
— Пионерлар сафында бер ел чамасы йөрдем. Аннан бу хәрәкәт бетерелде. Иң истә калганы — отряд белән линейка яки митингларда катнашуыбыз. Речевка, девиз уйлап табып, башка төркемнәр белән көч сынаша идек: янәсе, кемнеке уңышлырак. Дус кызым отряд командиры булды, чөнки ул яхшы укый, тавышы да көчле, матур аһәңле. Бик горурлана идем аның белән дус булуыма. Ә инде пионерлар байрагын тотып йөрү мөмкинлеге бирелгәндә, бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Мондый вакытта күңелдә зур җаваплылык, горурлык хисе барлыкка килә иде...

Наилә ханым:
— Озак еллар пионервожатый булып эшләдем. Балаларны бергә туплап, төрле чаралар үткәрү дисеңме, өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәм күрсәтү дисеңме, барсына да өлгәштек. Малайлар-кызлар ул заманда бик кызыксынучан, уңган-тырыш булды. Үзләре үк өлкәннәргә булышырга теләк белдереп, кушкан эшне җиренә җиткереп башкаралар иде. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, тантаналы линейкалар, чит төбәк активистлары белән тәҗрибә уртаклашулар... Санап китсәң, очына чыгалмассың. Пионерия еллары тынгысыз эш, күңелле истәлекләргә бай вакыт буларак хәтердә саклана...
... Бүгенге заман яшьләренең дә шундый бай эчтәлекле җәмәгать тормышы белән кайнап яшәүләрен телисе килә. Моның өчен нибары яхшы уку, өлкәннәргә, якын кешеләргә ярдәм итү, сәламәт һәм актив тормыш алып бару кирәк.

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: