Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2018, 13:43

«Ә син шундый матур... сакаллы!»

Популяр җырчы Наталиның клибындагы «А ты такой красивый с бородой» дигән сүзләрне ятлап, эчтән генә көйләп тә йөргән вакытлар исегездәме?

Популяр җырчы Наталиның клибындагы «А ты такой красивый с бородой» дигән сүзләрне ятлап, эчтән генә көйләп тә йөргән вакытлар исегездәме?
Күпләребез бу җырның мәгънәсенә әлләни игътибар да бирмәгәндер әле: көе матур, җырчының тавышы да шәп, калганы — әһәмиятле түгел, янәсе!
Бүген килеп нигә аны искә алдым дисезме? Моңа илебездә сакалга яңа мода таралуы сәбәпче булды. Үзегез дә игътибар иткәнсездер, соңгы вакытта урамда сакал-мыек, моның өстенә озын чәч үстергән яшь кенә ир-егетләр дә, өлкәнрәкләр дә күзгә ешрак чалына башлады. Кемдер заман шаукымына иярә, ә кемгәдер шундый килеш-кыяфәт ошый. Һәркем бу дөньяда үзенә ничек җайлы, шулай яши бирә. Һәм бу дөрестер дә...
Тик шулай да, гүзәл затларыбыз сакал-мыек модасына ничек карый икән: аларга хөрмәтле ир-атларыбызның шушы рәвеше килешле тоеламы яисә киресенчәме? Бу уңайдан көчле затларның да фикере кызыклы: аларны сакал үстерүгә нәрсә этәрә, моның кайсы ягы ошый? Шушы сорауларга җавап табу ниятендә сораштыру үткәрергә булдык.


Гөлнара, бухгалтер:
— Сакал үстергән ир-ат шул рәвешле шәхес булуын һәм тик үзенә генә хас үзенчәлекләрен күрсәтергә телидер дип уйлыйм. Берәүләр сакал-мыек ярдәмендә көчле зат икәнен таныта, икенчеләр ниндидер кимчелеген яшерергә омтыла. Әлбәттә, һәркемгә дә мондый кыяфәт килешеп бетми. Сакалны үстерү генә аз, аны чиста-пөхтә тоту мөһим. Бу күрсәткеч зур әһәмияткә ия.

Николай, хәбәрче:
— Ә мин шундый матур... сакаллы! Һәм аннан башка да ярыйсы гына сыман... Үземне мода артыннан куучы дип әйтәлмим. Гадәттә, миңа ничек килешә, шул кыяфәттә йөрим, уңайлы киемгә өстенлек бирәм. Сакал-мыекны да тренд булганга түгел, ә бәлки ошаганга йөртәм. Әйткәндәй, йөземдәге сакалны скандинав урман кисүчеләренеке сыман көрәктәй зур димәс идем. Минем өчен иң мөһиме — аның җыйнак булуы. Студент чорыннан ук тулысынча, ягъни «нульгә» бик сирәк кырынам. Гафу итегез, миңа нәни бала сыман күренү ошамый...
Бервакыт, ике елга якын куе сакал белән йөрдем. Шунысы кызык, үзем җирән булсам да, сакалым кара төстә... Ул вакытта якын туганнар, дус-танышлар ике төркемгә бүленде: берәүләр тизрәк сакалны кырып ташларга киңәш итте, ә икенчеләр теләктәшлек күрсәтте. Ниһаять, сакалдан «котылгач» бөтенләй көтмәгән фикер ишеттем. Ике төркемдәгеләр дә беравыздан: «Кырынмаска иде, сиңа шулай ныграк килешкән икән!» диделәр... Ә шулай да, яңарак тагын «нульгә» кырындым әле. Хәзер танышлар «яшәреп киттең», диләр.

Рөстәм, нефтьче:
— Бервакыт ике атнадан ашу кырынмыйча йөргән идем. Башкача андый тәҗрибә ясамаска булдым. Төк басып киткәч, ничектер олыгайган кебекмен, кызлар белән үбешергә дә комаучаулый (көлә). Ә чәчне гел дә «егетләрский» итеп — кыска йөртәм!

Илдар, автосервис хезмәткәре:
— Мин һәрвакыт шома итеп кырынып йөрим. Төк баскан йөзгә караганда бу отышлырак тоела. Куе сакалны үстерү бер хәл, аны карап-тәрбияләп тору да кирәк бит әле. Ә кайберәүләр моны белми сыман, мода дип әллә нәрсәләр кыланырга әзер... Ир-егеткә озын чәч үстерүгә килгәндә, бусы бөтенләй икенче тема. Күпчелектә мондый кыяфәтне ниндидер субкультурага бәйлиләр. Мәсәлән, металлист һәм рокерлар, хиппилар гадәттә озын чәч йөртә. Бу үзенә күрә җәмгыятькә протест белдерү буларак күзаллана. Әйткәндәй, сакал белән дә кайчагында шулайрак килеп чыга. Аңа моданы хипстерлар кертте. Минем фикеремчә, мондый күренешләр көчле затларның ир-егетләргә генә хас сыйфатларны югалта баруына бәйледер. Сакал шушы җитешсезлекне каплау ысулы буларак күренә...

Руслан, табиб:
— Кайбер кешеләргә сакал-мыек килешә. Ә менә миңа — юк. Бер-ике көн кырынмыйча йөрсәм, урман кешесенә охшап калам (көлә). Шулай да тәҗрибә өчен генә сакал үстереп караган бар. Янәсе, якыннарым, танышлар мине ничек кабул итәр... Һәрнәрсәдә чаманы белү кирәктер, шуңа мондый тәҗрибәләрне сирәк ясыйм.

Дмитрий, җитәкче:
— Сакал-мыек йөртүгә карашым уңай. Заманында үзем дә үстерә идем аны, әмма бүгенге көндә хезмәт вазыйфаларыма ярашлы, мондый кыяфәттә йөри алмыйм.

Заһидә, студентка:
— Нинди сакал бит әле. Мәсәлән, кемдер артык зур сакал йөртә, көрәк сыман диләр андыйны. Кайбер очракта хуҗасы мондый сакалны юньләп карый да алмый. Күбрәк байкерлар шундый кыяфәттә йөри. Андый кеше бик пөхтә күренми, минемчә. Шул ук вакытта яшь ир-егетләрнең бер ише үзенә бик килешле генә, җыйнак сакал үстерә. Бусы инде, киресенчә, көчле затка күркәм һәм берникадәр дәрәҗәдә абруйлы килеш-килбәт биреп тора.

Менә шундыйрак фикерләр ишеттек без, дуслар. Һәммәсе дә үзенчә дөрес, хаклыдыр сыман. Һәрхәлдә, нинди кыяфәттә йөрүне без тик үзебез генә сайлыйбыз ич. Әлбәттә, кемгәдер яраклашырга тырышып яшәүчеләр дә, мода артыннан «куып» әллә нинди тәҗрибәләргә риза булучылар да бар. Ничек кенә булмасын, шәхсән үзебезгә генә хас үзенчәлекләрне югалтмыйча, күркәм сыйфатларыбызны тагы да ачарлык, кимчелекләрне яшерерлек кыяфәттә йөрү кулайрактыр...

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: