Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 апрель 2018, 13:43

Социаль челтәрләрдән уй-фикерләр

Зәлия: «Мәскәү проспекты төзелүенә куанып бетәлмибез. Киң, чиста җәяүлеләр сукмагыннан турыга «Апельсин» кибетенә, аптекага йөрү уңайлы. Әмма көтелмәгән каршылык барлыкка килде. 17нче яңа йортлар яныннан үткән зур юлның икенче ягында буш ялан җәйрәп ята. Һәм анда этләр өере ияләшкән. Алар машиналардан да курыкмый, үзләрен бик усал тота. Кешеләр сирәк йөргән вакытта биредә ялгыз да, балалар белән дә йөрү хәвефле».

Зәлия: «Мәскәү проспекты төзелүенә куанып бетәлмибез. Киң, чиста җәяүлеләр сукмагыннан турыга «Апельсин» кибетенә, аптекага йөрү уңайлы. Әмма көтелмәгән каршылык барлыкка килде. 17нче яңа йортлар яныннан үткән зур юлның икенче ягында буш ялан җәйрәп ята. Һәм анда этләр өере ияләшкән. Алар машиналардан да курыкмый, үзләрен бик усал тота. Кешеләр сирәк йөргән вакытта биредә ялгыз да, балалар белән дә йөрү хәвефле».


Дарья: «Хуҗасыз этләрне яклаучыларга аптырыйм. Үзләренә һәм якыннарына куркыныч янавын аңламыйлар микәнни? Ач, урам шартларында яшәгән хайванның явыз ниятлеме, юкмы икәнлеген тиз генә аңлап булмый. Яз көнне этләр аеруча усаллана, шуңа күрә сак булу кирәк».


Лена: «12нче мәктәп янындагы юлдагы ыгы-зыгыны күреп, кот оча. Биредә сукбай маэмайлар һәр машинаны диярлек өреп озата, каршыларына йөгереп чыга. Хайванкайлар шул рәвешле үзләренә дә, водительләргә дә хәвеф тудыра».


Алена: «Мин бу мәсьәләне кешелекле хәл итәргә өндим. Этләр — безнең кебек үк яшәүгә хокуклы җан ияләре. Аларны күрәләтә юкка чыгару җинаять саналачак. Балаларга нинди үрнәк күрсәтәбез соң? Минемчә, хакимият һәм халык белән берлектә мәсьәләне чишү, хуҗасыз хайваннарга питомник оештыру отышлырак».


Аноним: «Берәзәк этләр турында хәбәр итәр өчен махсус телефоннарга берәрегез шалтыратканы бармы? Нинди нәтиҗә бирде бу? Эш шунда, бүген 3нче гимназиянең нәкъ ишек алдында 6 хуҗасыз эт күреп, хафага калдым. Бәлки белем бирү йортлары, балалар бакчалары биләмәсен биек коймалар белән уратып алу кирәктер? Шулай ук мондый учреждениеләр янында эт-мәчеләрне ашатмауларын да сорар идем, чөнки бу аларның өергә туплануына китерә...»


Рәмзилә: «Этләр усаллык күрсәтмәсә, борчылырга урын юк дип саныйм. Әгәр инде алар кешеләргә ташланса, чара күрү мөһим».


Алина: «Без яшәгән йорт яныннан (Свердлов урамы) тыныч кына үтәрлек түгел! Бу этләр өере җанга тиде инде. Аларның берсе баламның аягын тешләп, өйгә табиб чакырттык. Ә бит тиздән җәй җитә, халык саф һавада ял итәргә чыгачак. Кешеләрнең өер-өер этләргә юлыгуын күз алдына китерү дә куркыныч...»


Татьяна: «32нче төбәктә сукбай этләр бихисап. Һәм бу күренешкә беркемнең дә исе китми кебек... Фаҗига булмый торып, бернәрсә дә эшләнмәс микәнни?»


Наталья: «Шушы көннәрдә 35нче төбәктә хуҗасыз хайваннарны тотарга килгәннәр иде, зоояклаучылар эт өерен куып таратты... «Рәхмәт» инде аларга, бу адәмнәрнең балалары юктыр, мөгаен. Без, гади халыкка, ул агрессив этләргә каршы хәзер газ баллоннары йөртәсе генә кала...»


Эля: «Этләрне коткарырга кирәк! Минем фикерем шундый. Ә шәһәрдәшләргә балаларын тәрбиягә өйрәтергә кушар идем, хайваннарны котыртмасыннар, андыйлар да очрый».


Лиана: «Этләрдән курыкмыйм, әмма өер белән йөргәннәрен урап үтәргә тырышам. Сакланганны саклармын, дигән. Кызымны да хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтәм: хуҗасыз хайваннар яныннан тыныч үтәргә, йөгермәскә, этләрне үчектермәскә кушам».


Алия: «Мин эт-мәчеләрне бик яратсам да, мәсьәләгә анык карарга мәҗбүрмен. Кызымны 34нче төбәктә берәзәк эт тешләгәч, фикерем үзгәрде. Хайваннарны, әлбәттә, җәллим, әмма якыннарым һәм башка кешеләр минем өчен кадерлерәк!»


... Этләрме, кешеләрме? Шушы мәсьәләгә җавапны һәркем үзе табарга тиеш. Шәһәребез урамнары халык өчен хәвеф чыганагына әверелмәсен, әти-әниләр балаларын уен мәйданчыкларына, мәктәпкә җибәрүдән курыкмасын, өлкән яшьтәгеләр үзләрен яклаучысыз тоймасын өчен борчулы хәлне бүгеннән, иң тәүдә үзебездән башлап чишү зарур. Кешелекле булып калыйк, дуслар, шул ук вакытта иминлек турында да онытмыйк...

Хөрмәтле гәзит укучыларны да бу мәсьәлә буенча фикер алышуга чакырабыз. Уй-фикерләрегезне редакциягә шалыратып та, язма рәвештә дә белдерә аласыз.
Читайте нас: