Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 апрель 2018, 17:03

«Ә сез җәйгә әзерме?»

Сизәсезме? Кышның ничек кенә үз хокукларыннан чигенәсе килмәсә дә, Яз җиңел, әмма кыю адымнары белән җиргә якынлаша.

Сизәсезме? Кышның ничек кенә үз хокукларыннан чигенәсе килмәсә дә, Яз җиңел, әмма кыю адымнары белән җиргә якынлаша.
Табигать көннән-көн җанлана бара, җир өсте чагу кояш нурларыннан җылына, юлларда күлләвекләр хасил була...
Бераз соңлабрак килгән язга үпкәләп утырмыйк, дуслар. Сер түгел, озын кышкы айларда күпләребезнең гәүдә сыгылмалылыгы кими төште. Салкын чорда туклыклы ризыкларны күбрәк куллану нәтиҗәсе инде бу. Кемдәдер ялкаулык та көчле булгандыр бәлки... Тик борчылырга ашыкмагыз, җәйгә кадәр фигураны тәртипкә китерергә әле вакыт җитәрлек. Моның өчен һәркемнең үзенә генә билгеле ысуллары бар. Бу уңайдан шәһәрдәшләр арасында «Ә сез җәйгә әзерме?» дигән сораштыру үткәрдек.


Гүзәлия, 41 яшь, шәфкать туташы:
— Кызыну чорына мин һәрвакыт әзер! Бәхеткә, әниемә охшап, нинди яшьтә дә нәфис, зифа гәүдәлемен. Бу күпме һәм нәрсә белән туклануыма да, башка сәбәпләргә дә карамый. Хәтта бала туганнан соң да күп хатын-кызларга хас авырлыкның артуын тоймадым, 1-2 килога тазарганмындыр бәлки.

Алсу, 27 яшь, социаль хезмәткәр:
— Җәй — иң яраткан, көтеп алган вакыт ул! Чөнки нәкъ шушы чорга ялым туры килә. Быел да берәр экзотик илгә сәяхәт кылу ниятендәмен, яңа су коену киеме дә сатып алдым. Хәзер үземне тәртипкә китерәсе генә калды. Чит илдә бәһаны төшереп булмый ич! Моның өчен ел әйләнәсенә дөрес тукланырга тырышам (парда әзерләнгән ризыклар, яшелчә-җимеш), шулай ук спорт белән шөгыльләнү турында да онытмыйм. Дус кызлар белән кыш буе «Спартак» комплексында чаңгы шуабыз, Туймазыдагы Боз сараена тимераякта шуарга йөрибез. Саф һавадагы күнекмәләр — иң файдалысы. Алар гәүдәне сылу итеп кенә калмый, сәламәтлекне дә ныгыта.

Регина, 32 яшь, менеджер:
— Бүгенге көндә җәйгелеккә фигураны тагы да камилләштерү өстендә тырышып эшлим. Даими рәвештә фитнеска йөрим, бассейнда йөзәм, йөгерәм. Гомумән, яшьтән сәламәт тормыш алып барам. 10 елдан ашу махсус күнекмәләргә йөрим. Бу нәтиҗәсен бирми калмый. Гәүдәне зифа килеш саклау гына түгел, бар организм өчен дә файдалы ул.

Лиана, 35 яшь, хуҗабикә:
— Юк, әзер түгелмен һәм моңа артык исем дә китми. Камиллеккә ирешәм дип үземне көчләп ябыктырасым килми. Хатын-кызга бераз тазалык килешә дә әле, дип фикерлим. Якын кешеләрем мине ничек бар, шулай кабул итә. Һәм шуның белән бәхетлемен!

Зөлфия, 46 яшь, икътисадчы:
— Әлегә фигура кайгысы юк, хисап тапшырасы бар. Алла бирсә, җәй көнне су керергә йөреп, пляжда кызынып булган кимчелекләрне бетерермен әле. Гомумән, физик халәтемнән канәгатьмен, әз-мәз җитешсезлекләргә күз йомам. Иң мөһиме — үзеңне яхшы хис итү.

Рәмзия апа, 73 яшь, пенсионер:
— Әй, әзерләнми диме! Менә бит скандинавларча йөрүне дә үзләштердем. Гагарин паркындагы һәрбер сукмак таныш миңа. Җәйге матур күлмәкләрне киярлек булдым инде хәзер, бабай танымыйча да торыр әле (көлә).
Күрүебезчә, гүзәл затларыбыз нинди яшьтә дә матур булып калырга тырыша, моның өчен артык күп нәрсә дә кирәкми сыман. Бары тик үзеңне яхшы хис итәргә, юкка-барга борчылмаска, физик халәтеңне күзәтүдә тотарга гына кирәк. Һәм шул вакытта бар хыяллар да тормышка ашачак!

Л. ГАБИТОВА.
Читайте нас: