Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 апрель 2018, 17:04

Матурлык дөньяны коткарыр

Яз — күңелләрне талпындыра, канатлар куя торган мизгел.

Яз — күңелләрне талпындыра, канатлар куя торган мизгел.
Бигрәк тә гүзәл затлар өчен мөһим ул. Чөнки хатын-кызның тагын да ныграк чибәрләнәсе, матурлык дөньясында үзләре өчен яңа ысуллар ачып чәчкә атасылары килә. Шундый матурлык тудыру белән шөгыльләнүче мехенди остасы Азалия Сәмигуллина белән таныштырып үтәсем килә. Азалия «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә белем ала. Кешегә сәләт бирелсә, төрле яктан да бирелә икән ул: Азалия әле үзе укучы гына булуына карамастан олы яшьтәге апаларны укытырга, гел бишкә генә укырга, күзнең явын алырлык итеп мехенди ясарга да өлгерә. Әхлак ягыннан инде сүз әйтәсе дә юк — чын татар кызы.


— Азалия, гәзит укучыларны таныштырып үт әле, нәрсә ул мехенди?
— Мехенди ул — хна белән бизәү сәнгате. Гади татуировкалардан аермалы мехенди тәнне вакытлыча бизәү булып тора. Ул берничә атна яки кимрәк вакыт саклана. Аның тәнгә бернинди дә зарары юк.

— Син кайчан мехенди сәнгате белән кызыгып киттең?
— Мехенди турында мин мәктәптә укыганда белеп калдым. Тизрәк бу сәнгатьне үзләштерү теләге туды. Хна сатып алдым һәм якын кешеләремдә тәҗрибә туплый башладым. Төшергән саен бизәкләр матурлана барды. Эшләремне интернетка куйдым. Шулай итеп минем беренче клиентларым туганнар һәм дусларым булды.

— Мехендины кайсы мизгелдә һәм нинди чараларга ешрак ясаталар?
— Җәй көннәрендә клиентлар күбрәк, мехендины күпчелектә никах туена эшләтәләр.

— Мөселман хатын-кызларына мехенди ясатырга ярыймы соң? Бу Ислам кануннарына каршы килмиме?
— Галимнәр фикеренчә, бу берничек тә Ислам кануннарына каршы килми. Бер искәрмә бар: мөселман хатын-кызына тәненә кеше, хайван, Коръән аятьләре сурәте төшертергә рөхсәт ителми.

— Сине нәрсә илһамландыра?
— Кайчагында башка осталарның бизәкләрен кулланам яки чак кына үзгәртеп төшерәм. Ә илһам инде төшерү барышында килә.

— Рәсем ясау сәләте булмаган кеше мехенди серләренә төшенә аламы?
— Әлбәттә, моның өчен бары тик билгеле вакыт кирәк, үз вакыты белән барысы да килеп чыгачак.

— Тагын нинди һөнәрләрең бар?
— Тантаналы чараларга гүзәл затларга матур итеп яулык бәйләргә өйрәтәм.

— Синең нинди хыялың бар?
— Аллаһ боерса, хаҗга бару.

— Гәзит укучыларга теләкләрең?
— Тормышларында бәрәкәт һәм сәламәтлек телим. Куйган максатларга ирешергә һәм Аллаһы Тәгалә биргәнгә канәгать булырга.
Менә шундый актив, һәрнәрсәгә уңай карашлы яшьләр булганда ничек инде иман, әхлак нуры сүрелсен? Яшьләребез шундый тырыш, чиста күңелле булганда киләчәгебез дә якты булыр, Алла бирсә!
З. НУРГАЛИЕВА.
Читайте нас: