Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 16:47

Тәмуг утында

25 мартта Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде…

25 мартта Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде…
Илебезне коточкыч кайгы сөреме каплады. Кая гына барсаң да, нәрсәгә генә тотынсаң да, ут эчендә калган балалар күз алдына килә. Кешеләрме соң без? Кая барабыз? Ник балаларны тереләй яндырабыз? Акча дип ник сабыйларның гомерен кыябыз? Бу сорауларга кем генә җавап бирә алыр икән... Күңелләребез керләнде, бәгырьләребез катты, кешегә хас булган изге сыйфатлар юкка чыкты шул. Кесә калынайтам дип, берни белән дә исәпләшеп тормыйбыз, хәтта кеше гомерләре белән. Битарафлык, комсызлык тәмам томалады аңыбызны. Моны дәвалап буладырмы-юкмы, белмим. Безнең ишек алдында дворник булып хезмәт салучы Валера абый Савельевка хөрмәтем зур. Ни өченме? Какча гына гәүдәле, бераз бөкрерәк шушы абзый бар ихатаны ялт итеп тота. Халык йокыдан торганчы дип, иртүк сукмакларны (ел әйләнәсенә!) тазартып чыга, боз ватучы, себерүче, чуп төйи торган үзе җайлаштырган корал-техникасы да бар аның. Барысын да үзе ясаган, тапкан, көйләгән. Валера абыйның ничек эшләгәнен, ничек себергәнен-себермәгәнен артыннан карап йөрүче дә юк, әмма ләкин ул үзенең эшенә шундый җаваплы карый. Аның өчен иң мөһиме — халыкка йөрергә уңайлы, чиста, хәвефсез булсын. Аптырарлык! Менә мин аны чын Кеше дип саныйм! Ул башкалар турында кайгырта белә, үзенең эш-бурычларын төгәл үти, бик җаваплы кеше. Ә ни өчен җаваплы урыннардагы вазифалы затлар эшләренә менә шушы Валера абый кебек карамый икән? Белмиләрме, теләмиләрме... Кешеләр үз эшләренә җаваплырак карый башласын өчен тагын нәрсәләр булуы кирәк икән соң? Бер гөнаһсыз утта янган балалар төшләренә кереп яфаламасмы икән? Сораулар күп, аларга җавап бирүче генә юк...
Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә әлләни булмаган.
Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, кино карап утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.
Ял көне булганга, сәүдә үзәгендә халык күп булган. Балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән әти-әниләр дә булган. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаган. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән чыгып аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган...
Теге яки бу биналарны үзгәртеп корганда, аның ныклыгын, хәвеф-хәтәр була калса өстәмә чыгу ишекләре булу-булмавын, стеналарын нинди материаллардан йөзләргә мөмкин булуын тикшерүче кешеләр һичшиксез ай саен хезмәт хакы алгандыр. Хезмәт хакы гына алмагандыр, акча яратучы берәү аларга күз йомган өчен дә өлеш чыгарган, димәк. Шушы фаҗига уңаеннан үзебезнең шәһәрдәге гадәттән тыш хәлләр идарәсе, янгын күзәтчелеге вәкилләренең фикерен сораштым.
Марат Хаҗипов, Халык саклыгы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе:
— Тикшерүчеләр сәбәбен ачыклаганчы, читтән торып кына берни дә аңлата алмыйм. Янгын чыккач, бар нәрсә дә яна, анысы мәгълүм, хәтта тимер, бетон да яна. Ә менә ни өчен халыкны эвакуацияләү вакытында башланмаган, ни сәбәпле янгын чыгу сигнализациясе эшләмәгән — болары гаҗәп. Өстәмә ишекләр барысы да ачык булырга, янгын сигнализациясе кварталга бер тапкыр тикшерелергә тиеш.
Дамир Хаҗиев, янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы:
— Үзем анда булмагач, асылда нинди хәл булын төгәл күрмәгәч, анык кына берни дә әйтә алмыйм. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлергә тиеш, моны беркем дә гамәлдән чыгармады. Октябрьскийдагы барлык сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре дә янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килә дип әйтә алмый, чөнки алар кече эшкуарлык тармагына карый. Ә кече эшкуарлык тармагындагы биналарны тикшерергә хокукыбыз юк, аларны файдалануга тапшырганда «Төзелеш күзәтчелеге» кабул итә, безнең бу очракта да бер кысылышыбыз юк. Һәр бинаны төзегәндә, үзгәртеп корганда янмый торган, зарарсыз материаллар куллану буенча аерым таләп-кагыйдәләр бар, милек хуҗалары аларны үтәргә һәм шундый материаллар кулланып төзергә яки ремонтларга тиеш. Кече эшкуарлык объектларының янгын хәвефсезлеге өчен бары тик бинаның хуҗасы үзе генә җаваплы.
Вәт кызык! Дөресрәге, кызганыч! Күзәтү оешмалары бүген хәвефсезлек мәсьәләләренә йогынты ясый алмый. Андый вәкаләтләре юк! Ә иминлек кимегәннән кими бара, димәк, зур куркынычлар чыгу ихтималы юк түгел. Октябрьский шәһәрендәге биналарның кеше гомере өчен хәвефлеме-хәвефсезме икәнен күзәтү органнарындагы бер генә зат та әйтә алмады. Ни өчен? Чөнки алар кече эшкуарлык тармагына карый... Ә теге акча тәмен белеп алган бина хуҗасы төкерә ул хәвефсезлеккә һәм кеше гомеренә. Бинаның тышын матурлап тимердән төрәләр дә, эчен иң очсыз материалдан аннан-моннан эшләтеп, тиз генә халыктан акча саву әмәлен карыйлар. Барыбер тикшерүче булмаячак ич, нигә авыртмаган җиргә тиккә кагылырга. Бу янгында гаиләләрен, балаларын югалткан кешеләргә нинди юату сүзләре табарга... юк андый сүзләр! Бер әти кеше 3 кызын мультфильм карарга алып килгән. Билет алып аларны кертеп утырткан да, үзе 1нче катка төшеп кибетләрдә йөрергә булган. Янгын чыгуын телефоннан хәбәр итүен итә кызлары, әмма аны 4нче катка мендермиләр, алар белән янәшә булып та, берничек тә ярдәм итә алмавына ачыргалана әтиләре. Кызларының ярдәм сорап ялваруларын ул гомергә дә оныта алмас, мөгаен. Каникул вакытына туры килә шул, бер мәктәпнең тулы бер сыйныфы, мәсәлән, шулай ук бу үзәккә уйнарга, кино карарга килә. 5нче А сыйныфы балалары мәңгелеккә кино карарга китә... «Шушы буладыр инде бетү... Хушыгыз, барыгызны да яратам!» — дип язып калдыра социаль челтәрдә бер кыз бала.
Эчтә бикләнеп калган балалар әти-әниләрен яратулары турында кычкырып, якты дөнья белән хушлаша... Бичара сабыйлар, сезгә бит әле яшәргә дә яшәргә иде.
Күңелләрне ничек кенә ышкып юсак та, өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмаячак. Шуңа күрә һәрберебез көндәлек тормышында битарафлык, ришвәтчелек күренешләрен тамырыннан корытуга мөмкин кадәр өлешен кертсә иде. «Нишли алабыз инде», — димәгез! Мондый фаҗига әхлакый һәм сәяси җинаятькә тиң, бу бит үз халкыңны кол итеп күрүгә, кешене табигый материал буларак кабул итүгә ишарә. Ярар үлсеннәр, янсыннар, батсыннар, тагы туарлар әле дигән кебек. Кансызлык, җансызлык, битарафлык өчен җинаять җаваплылыгына тарттыру кертер идем.
Хәзерге вакытта коткаручылар гадәттән тыш хәлнең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.
27, 28 һәм 29 март көннәрен Кемерово өлкәсе губернаторы төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Читайте нас: