Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 16:51

«Кайчанга хәтле барыр бу?!»

Әлеге сорауны кичәле-бүгенле күпләр бирми булмагандыр.

Әлеге сорауны кичәле-бүгенле күпләр бирми булмагандыр.
Коточкыч фаҗига барчасын тетрәндерде, хәсрәт-хафага салды.
Якшәмбе, 25 март. Кемеровлылар өчен мәңгегә кара кайгы көне булып калачак ул. Дәһшәтле ут-янгын эчендә 64 кешенең гомере өзелә, күпмесе авыр җәрәхәтләргә дучар була. Ә газизләрен югалткан гаиләләр? Алар кичергәнне, кем әйтмешли, дошманыңа да күрсәтмәсен. Иң аянычлысы — бер гаепсез, гөнаһсыз сабыйларның һәлак булуы. Кем җаваплы соң бу коточкыч хәлгә? Сәбәбе нидә? Сорау артыннан сорау туа гына тора...
Владимир Путинның Кемеровтагы киңәшмә барышында белдергән фикерен китерик (Интернет челтәреннән): «Янгында кешеләрнең һәлак булуына җинаятьчел гамьсезлек, ваемсызлык, эштә эленке-салынкылык сәбәпче. Нилектән килеп туа бу? Сугыш хәрәкәтләре дә юк, шахтада метанның кисәктән чыгуы да түгел. Кешеләр ял итәргә килгән, балалар...» Әйе, барысы да дөрес, хак. Байтактан җыелып килгән проблемалар иртәме-соңмы баш калкытучан. Әлбәттә, гаеплеләр табылыр, җәзасын да алыр, тиешле нәтиҗәләр ясалыр. Әмма ләкин вакытсыз өзелгән чәчәктәй гомерләрне кайтару чарасы гына юк...
Шәһәрдәшләргә сүз бирик. Якташлар фикерен тыңлыйк. Бөтен ил белән күтәргән кайгы турында алар ни әйтер?


Мәдинә, хаклы ялда:
— Шунысы искитмәле, якшәмбегә каршы төндә үземә урын табалмый интектем. Йокы алмый гына бит. Йөрәгем дөрселдәп тибә, баш чатный, үрсәләнәм. Көне буе да җәфаландым. «Бер-бер хәл булганмы әллә», дип, балаларга, ерак туганнарга да шалтыраттым. Юк, барысы да исән-имин. Фаҗига хакында улымнан ишеттем. Аннан ары телевизор каршыннан китмәдем диярлек. Үзем елыйм, үзем дару кабам... Ял итәргә килгән кешеләрнең, нарасый балаларның ни гаебе? Нишләп вакытында тикшермәгәннәр ул сәүдә үзәге дигәннәрен. Ишекләр нилектән бикле булган? Аптырарсың. Әй Аллам. Урыннары оҗмахта була гына күрсен инде бичаракайларымның...

Ирле-хатынлы Кәримовлар:
— Кызганыч, мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Сәбәбе — җинаятьчел гамәлләр өчен тиешле җәза бирелмәү; кешеләрнең үз эшләренә, вазифаларына җавапсыз, салкын каравы. «Әй, ни була, үтеп китәр әле шунда», дигәнне көн саен ишетеп торабыз ләбаса. Кайсы хезмәт урынын алсаң да, шул бер үк хәл. Җитешсезлекләр ярылып ята, «күрмиләр». Акча төртәләр дә, бетте шуның белән, вәссәләм, барысы да «тәртиптә»... Ришвәтчелеккә каршы чынлап көрәшми торып, алга китеш булмастыр, мөгаен. Череп баеган хуҗа байларга нәрсә? Яталар рәхәтләнеп утрауларында. Ә гап-гади халык корбан була, «кырыла» бара... Кешеләр үлеменә гаепле җинаятьчеләргә җәза көчәйтелергә тиеш, безнеңчә!

Алиса, сатучы:
— Кемеровтагы вакыйганы нык якын алдым йөрәккә. Хәер, мин генә түгел, күбесе шулайдыр. Үлем янәшәдә генә йөри, Аллам сакласын... Телевизорда, интернетта карыйм да, исем-акылым китә: ничек шул хәтле җавапсыз, битараф булу мөмкин?! Дүрт катлы галәмәт зур бинада! Андагы халык агымы... Уф, чыдарлык түгел бу хәлгә. Тегендә-монда атылган, чыгар әмәл тапмаган мескен кешеләр, ачыргаланып кычкырган балалар... Юк, башкача сөйли алмыйм. Йөрәге мүкләнгән, ташка әйләнгән бәндә генә тыныч карый аладыр ул кадрларны...

Марат, менеджер:
— Сүз дә юк, куркыныч. Кызганыч. Шул ук вакытта үз-үзен аямыйча башкаларны коткарырга атылган кешеләргә хәйран калам. Чын герой бит алар, уйласаң! «Безнең заманда каһарманнар бар мени», ди кайберәүләр. Бар, нишләп булмасын. Кыю, батыр кеше шундый куркыныч мәлләрдә беленә дә инде ул. «Мин шәп, мин герой!», дип күкрәк кагып йөрми.

Сания, хуҗабикә:
— Үземә сүз бирдем. Бүтән балаларны бернинди «развлекательный» урыннарга җибәрмим. Бәла-каза аяк астында гына. Анда ни көтәсен кем белә? Олыларга ияртеп тә җибәрмим. Поселоктан каникулларында күңел ачарга килгән сабыйларны гына уйлагыз. Укытучыларына аптырыйм. Ни җаны белән, балаларның үзләрен генә калдырып, «кибетләрдә йөрергә» чыгып китте икән ул сәүдә үзәгеннән? Телевизордан шул хакта ишеткәч, бик озак айный алмый утырдым...

Венера Хастеева, эшкуар:
— Җан өшеткеч хәлләр. Тулы бер җавапсызлык. Минем уемча, күңел ачу урыннары мотлак беренче катта булырга тиеш. Ул-бу була калса, халык тиз генә чыгып китә алсын өчен. Дүртенче каттагы бала-чага ничек котыла алсын ди тыелгысыз афәттән?! Өстәвенә, ишекләр, чыгу юллары тома ябык булган очракта. Хәзер кулланыла торган арзан төзелеш-ремонт чималлары хакында әйткән дә юк. Тулы бер химия! Тагы да шуны ассызыклар идем. Сәүдә-сату, сатып алу үзәге фәкать үз вазифаларын гына үтәргә хокуклы, минемчә. Күңел ачу урыннары, аттракционнар аерым җирдә булырга тиеш. Гел акча туплау гына димәгән, кеше гомере турында төптән уйларга кирәк андый үзәк хуҗаларына. Ата-аналарга киңәшем. Балаларыгыз төрле түгәрәкләргә йөрсен, спорт белән шөгыльләнсен, күбрәк саф һавада уйнасын. Файдага гына бит. Сәламәтлек өчен дә, гаилә иминлеге, тынычлыгы өчен дә.

Илфат, Данияр, төзүчеләр:
— Иң беренчесе — якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын ихлас уртаклашабыз. Сабыйлар үлеме бигрәк тә үкенечле. «Каникулга чыктык», дип сөенеп йөргән җирләреннән... Шунысы бәхәссез. «Кышкы чия»дә бөтен таләпләр, кагыйдәләр тупас бозылган, яраксыз чималлар кулланылган. Беренче чиратта сәүдә үзәге хуҗасын җаваплылыкка тарттырырга кирәк. Ул тулысынча гаепле. Өстәвенә «кече бизнес» буларак теркәлгән бит әле! Имеш, «салым налогына каникул» ала... Ә нәтиҗәдә күпме кеше корбан була! Гомере буе каза күргәннәрне, якыннарын югалткан гаиләләрне карарга бурычлы ул. Түләсен барысына да! Закон бөтен кешегә дә кагылырга тиеш. Бар җирдә тикшерү таләп ителә. Төзелешне генә алыйк. Эш тәҗрибәсе булмаганнарны кабул итәләр, тикшермиләр. Төзү барышында тупас бозуларга юл куела. Шунысы куркыныч — теләсә нәрсәдә «экономить» итеп, алдашып, хәрәмләшеп баерга теләүчеләр бихисап. Һәр җирдә катгый тәртип булырга тиеш. Һәркем үз хезмәте өчен җаваплылык тойсын, бүтәннәр аркасына ышыкланмасын. Башкача мөмкин түгел. Күпме түзәргә була?!

... Әйе, күпме түзәргә була. Тагын бер җирдә янгын чыкканчымы, башка төр һәлакәт туганчымы? «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче». Ифрат тирәнгә тамыр җәйгән «әйтем». Йолкып алып ыргытырга вакыт җиткәндер үзен...
Читайте нас: