Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 март 2018, 14:26

Яз һәм яшьлек бәйрәме

Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз — Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.... «Нәүрүз» сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата.

Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз — Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.... «Нәүрүз» сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата.
Нәүрүз — төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.
Елның дүрт фасылы барлыгы һәммәбезгә дә мәгълүм. Ә менә алар бер-берсеннән кайчан, ничек аерыла, календарьдә күрсәтелгән саннарга туры киләме? Шуны ачыклар өчен без язның кайчан килүен белергә һәм дә кыш белән язны төгәл генә аеручы дәлилләр табарга тиеш. Әлбәттә, беренче чиратта, ел фасылларының календарь буенча тигез бүленүе. Өч ай яз, өч ай җәй, өч ай көз һәм дә өч ай кыш. Тәгаен кайсы көндә кыш белән яз аерыла? Аны беркем дә төгәл әйтә алмый. Нишләптер бу мәсьәләдә битарафлылык күренә. Мәсәлән, яз безнең календарьдә күрсәтелгәнчә 1 марттан башлана. Бу дөреслеккә бик туры килеп бетми. Чөнки, табигатебезнең биологик сәгате икенчерәк күрсәтә. Төрки халыкларда көн белән төн тигезләшкән вакытта, ягъни 21 нче мартта, Нәүрүз килә, ул безнең Яңа елыбыз килүен белдерә. Ә 24 мартта Ык буе төбәгендә кара каргалар килү алдыннан, карга бураннары башлана. Халык арасында юкка гына «Кара каргалар үз канатларында язны алып килә», димиләр. Шулай итеп, без 24 мартта яз башлануын, аның кыш белән язны аера торган көн икәнен исбатлый алдык. Болар безнең өчен аеруча зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки биредә ике мөһим вакыйга: Нәүрүз һәм дә яз кушылып куя. Табигать күзгә күренеп җанлана, яңарып, җылынып бара, кар эреп беткән урыннарда ямь-яшел үлән кыяклары чыга башлый. Төрле кошларның чыр-чу килүе, бала-чагаларның шат тавышы табигатебезне тагын да матурлап җибәрә. Безнең күзгә ташланып торганы ул — Нәүрүз белән Язның бергә килүе! Бу әлбәттә ниндидер символик мәгънәгә ия.


Нәүрүз

Нәүрүз килә! Яз да калышмыйча
Бердәм атлый — әнә, күрегез!
Кешеләрдә шатлык авазлары
Бу бәйрәмне көтә күбебез.
Нәүрүз-Нәүрүз, сагынып көттек,
Суык кышлар узып киттеләр.
Кара каргалар да канатларда
Яз сулышын алып кайттылар.
Тагын бер ел узды, шөкерана,
Тыныч тормыш, муллык китерсен.
Халкыбызга саулык-сәламәтлек,
Барчабызга шатлык күп булсын!

М. ЗАРИПОВ.
Читайте нас: