Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2018, 14:25

«Тавыш бирүнең хәзер бер кыенлыгы да юк», — Октябрьский шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Старостин әнә шулай ди.

Бу атнада үтәчәк мөһим сәяси чарага шәһәр тулысынча әзер диярлек, шул уңайдан без ТИК рәисе белән быелгы тавыш бирүнең үзенчәлекләре, әзерлек барышы турында сөйләштек.

Бу атнада үтәчәк мөһим сәяси чарага шәһәр тулысынча әзер диярлек, шул уңайдан без ТИК рәисе белән быелгы тавыш бирүнең үзенчәлекләре, әзерлек барышы турында сөйләштек.


— Вячеслав Александрович, Октябрьскийның сайлауга әзерлеге ничек?
— Замана үзгәрә, бер урында гына тормый, шуңа күрә законнар, кагыйдәләр дә үзгәрә, камилләшә. Төп үзгәреш быел шул: кеше кайда гына булса да, алдан гариза тапшырып, үзе теләгән җирдә тавыш бирә ала. Сайлаучы кешегә уңайлы, ә сайлауны оештыручыларга эш арта. Гаризаларны быел территория, участок комиссияләренә, шулай ук МФЦ яки дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин иде. Элеккеге кебек теркәлгән урынга барып тору ихтыяҗы булмады, махсус таныклык да кирәкми. Бигрәк тә укучы яшьләр өчен уңайлы бу яңалык.

— Бу мөмкинлектән файдаланучылар күпме?
— Февраль ахырына бу мөмкинлектән Русия буенча бер миллионнан артык кеше файдаланды. Октябрьскийда исә — 2000 чамасы. Бу эш сайлауга кадәр 45 көн алдан башланган иде, сайлауга биш көн кала туктатылды. Чөнки барлык гаризаларны эшкәртеп бетерәсе бар. Ә кемдер өлгермәгән икән, барыбер үзе теләгән урында тавыш бирү мөмкинлеге кала, моның өчен теркәлгән адрес буенча участок комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, махсус гариза ясатырга була.

— Сайлауда заманча җиһазлар да кулланылачак дисез...
— Әйе, алар тавышларны техник исәпләү җиһазлары. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) дип атала ул. Әнә шундый җиһазны халык күп булган 4 участокка урнаштырабыз. Алар эшне тизләтә, камилләштерә дә. Әйтик, бу система башка участоктан килгән бюллетеньне кабул итми. Дөрес тутырылмаганнарын да күреп ала.

— Безнең шәһәрдә күзәтүчеләр булачакмы?
— Сайлауда төп кеше — тавыш бирүче. Аларга үз бурычын үтәү өчен шартлар тудырылган. Күзәтүчеләргә дә шулай ук шартлар тудырдык. Каян һәм нинди күзәтүчеләр киләчәге әлегә билгесез. Гадәттән тыш хәлләр булмас дип өметләнәбез. Әзерлек эшләре тәмамланды, барлык участоклар да күзәтү камералары белән тәэмин ителгән.

— Сайлауда якынча күпме халык катнашыр дип көтәсез?
— Барлыгы шәһәрдә 41 сайлау участогы оештырылган. Алдан аныкланган исемлекләр буенча, шәһәребездә 80 меңләп кеше сайлау хокукына ия, шуларның 1500 тәүге тапкыр сайлауда катнашачак яшьләр. Бер ай дәвамында участок сайлау комиссияләре эшләде, һәр фатир һәм йорт буенча йөреп чыктылар. Сайлауга күпме кеше киләсе, безнең барыбыздан да тора, мөмкин булганның барысы да оештырылды, халыкны көтәбез инде. 500гә якын кеше үз өендә тавыш бирәчәк, алар я начар хәрәкәтләнә, я сәламәтлеге буенча үзе сайлау участогына бара алмаган кешеләр. Әйтергә кирәк, алар да алдан гариза язды, шулай итеп авыру, инвалид кешеләрнең дә тавыш бирү мөмкинлеге булачак.

— Сезнең өчен яхшы узган сайлау нәрсә ул?
— Сайлау кагыйдә бозуларсыз, закон кысаларында узарга тиеш. Безнең өчен шунысы мөһим. Безнең участокларда эшләүче 554 кеше әнә шуның өчен тырыша. Шәһәр халкына шуны әйтергә телим: Октябрьский сайлауга тулысынча әзер, без сезне 18 мартта иртәнге сәгать 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр көтәбез.
Читайте нас: