Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2018, 13:26

Сайладык...

Сайлау көне журналистлар өчен кызу эш көне.

Сайлау көне журналистлар өчен кызу эш көне.
Сайлау участоклары буенча экскурсиядә йөреп, мәгълүмат туплап, халык белән аралашып, күргән-белгәннәрдән шундук яңалык туплап, социаль челтәрләргә, сайтларга, мәгълүмат агентлыкларына җибәрергә өлгерергә кирәк иде. Редакциядән ике хәбәрчебезгә Уфадагы Үзәк сайлау комиссиясеннән сайлауда эшләргә рөхсәт итүче аккредитация таныклыгы бирелде, шулай итеп бу көнне без шәһәрнең 10 сайлау участогында булырга өлгердек.
18 мартта сәгать 8.00дә шәһәрнең барлык 41 сайлау участогы да ачылды. 17нче мәктәптә урнашкан 539нчы сайлау участогында сәгать тугызларга 50ләп кеше тавыш биргән иде. Шунысы күзгә ташланды, иртән-иртүк сайлау участокларында башлыча өлкән буын кешеләре иде. Иртәнге якта өлкәннәрнең активлыгы элекке буын кешеләренең җаваплырак булуы белән аңлатыла дияр идем. Нишләтәсең, алар башкачарак тәрбияләнгән, сайлауга бик җаваплы карый. Әле бер атна алдан матур кием-салымнарын да әзерләп, кем белән барачагын да хәл итеп куялар, гадәттә. Тәртипкә күнеккән халык бит алар! Һәрбер сайлау участогында халык өчен спорт, мәдәни чаралар оештырылган, сәүдә рәтләре эшли, ә 17нче мәктәптә табиб-гериатр А. Тимашева кабул итте. Ул өлкәннәргә буыннар сызлаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген, өйдә ничек дәваланырга мөмкин булуы турында киңәшләрен бирде. Һәр сайлаучыны ягымлы һәм җылы итеп каршы алды Альфира Әнис кызы. Шушы ук 539нчы участокта тәүгеләрдән булып шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тормыш иптәше белән сайлады. Хакимият башлыгы тавышын биргәннән соң, безнең белән үзенең тәэссоратларын уртаклашты.
— Бүген менә мин дә гаиләм белән Русия Президентын сайларга килдем, илебезнең киләчәге өчен тавышымны бирдем. Шулай ук барлык октябрьскийлыларны да сайлау участокларына килеп, үзегезнең гражданлык бурычын үтәргә, йөрәгегез кушканча лаек кандидатка тавыш бирергә чакырам. Бу очракта битарафлык күрсәтү килешми.
Президент сайлаганнан соң һәр сайлаучы урындагы референдумда катнашты — кайсы биләмәләрне төзекләндерү кирәклеге өчен тавыш бирде.
Октябрьский музыка колледжында урнашкан 526нчы сайлау участогында дәртле курай моңы бар халыкны сайлауга чакырып тора кебек. Сәгать 9.30га биредә 65 октябрьскийлы тавышын биргән иде, ә сайлау исемлегенә кертелгән сайлаучылар барлыгы 959 кеше исәпләнә. Биредә Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Рафаэль Мәрданшин да сайлауда катнашты. Форсаттан файдаланып, якташ-депутат белән әңгәмәләшеп алдык.
— Мәскәүдә 10 ел яшәсәм дә, барлык сайлауларга да туган ягыма — Октябрьскийга кайтырга тырышам. Туган җиреңдә, туганнарың, якыннарың янында тавыш бирү — ул минем өчен бик мәртәбәле, җитди вакыйга, күңелдә бөтенләй башкача хисләр туа, җылы, рәхәт булып кала.
Сайлауда катнашудан тыш, Рафаэль Мәрданшин аның белән очрашуга килгән халыкны да кабул итте. Башлыча өлкән буын кешеләре килгән иде очрашуга. Бер апа этен ияртеп башта сайларга барса, аннан соң дүртаяклы дусты белән депутат янына керде. «Минем күзләрем дә, аякларым да ул», — дип этен сөеп куйды. Ничек итсә иткән, тавыш бирергә килергә әмәлен тапкан бит апа, ә бер килгәч тирә-якны төзекләндерү турындагы үтенечен дә депутатка җиткерергә булган. Афәрин!
Төшкә таба яшьләр дә күренә башлады. Уяналар, димәк! Шулай дип уйлап та бетермәдем залга җәһәт адымнар белән милли киемдәге бер кыз килеп керде. Үзе шундый сөйкемле, җитез! Таныштык. Ике көн элек 18 яше тулган Эдуарда исемле татар кызы. Тумышы белән Ютазы районы Иске Каразирек авылыннан, Октябрьский музыка колледжында 2нче курста укый. Бүгенге концертта «Аяз» ансамбленең солисты буларак катнаша икән.
— Шундый шатландым сайлауда катнаша алуыма, ниһаять, минем тавыш бирүдән дә илебезнең киләчәге, безнең нинди тормышта яшәячәгебез хәл ителәчәк бит. Безнең Русия көчле кулда булырга тиеш, мин шуның өчен тавыш бирдем.
Арытаба Мулла авылына юл алдым. Ябалак-ябалак кар ява, ә халык 11нче мәктәпкә агыла. Ишек төбен себерүче абый бер яктан себерә тора, икенче яктан кар тагы басып бара. Мәктәп эче умарта оясын хәтерләтә, ап-ак кимоно кигән нәниләр басып алган бар җирне, баксаң, биредә бүген каратэ-киокусинкай буенча шәһәр ярышлары үтә икән. Шундый кечкенәләр! Орчыктай кызлар-малайлар җитди итеп бүген нинди көн булуын сөйләде миңа:
— Бүген бит Путинны сайлый торган көн!
— Илебезнең Президентын сайлыйлар!
— Бер абыйны сайларга килгән олылар!
Менә шундый җаваплар ишеттем. Гомумән алганда, дөрес фикерли бит нәниләр!
Халык бик күп иде 522 нче сайлау участогында. Гаиләләп килү гадәте киң таралган Мулла авылында, яше-карты, ярышучы балалар, аларның әти-әниләре, һәм әйтергә кирәк таякка таянып булса да үзләре тавыш бирергә килгән олы яшьтәгеләр соклануга лаек. Алар бирегә кеше күрергә, авылдашлары белән аралашырга килә. Минем яраткан Төрекмән авылында да шул ук күренеш — «Нур» клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык агыла да, агыла. Әти-әнисенә, әби-бабасына ияреп килгән балалар өчен махсус бүләкләр әзерләгәннәр: шарлар, хуш исле мандарин, кәнфит һәм башка тәм-томнар. 516нчы участок сайлау рәисе Айдар Гыйниятуллин килгән бер генә баланы да күз уңыннан калдырмады, шәхсән үзе һәрберсенә шар һәм татлы күчтәнәч бирде. Балаларны ияртеп сайлауга бару — ул тәрбияви әһәмияткә ия, балаларыбызга кечкенәдән сайлауның мөһимлеген аңлатырга, тавыш бирүдә катнашуның кирәклеген үз үрнәгеңдә күрсәтергә кирәк дип саныйм. Балаларның сайлауда катнашуы турында, аларның фикерләрен белү-өйрәнү үзе бер аерым тема ул. Мәсәлән, апалары Гүзәлия Дәүләтшинага ияреп Равил белән 3 яшьлек Диләрә килгән. Диләрәдән: «Бүген монда олылар нишли ул, беләсеңме?» — дип сорадым. Озак уйлап тормады нәни кызчык: — Бүген абыйлар-апалар монда ашыйлар, аннан үзләренә эшләргә кирәкле бер абыйны сайлыйлар, — диде. Әлбәттә, дөрес, ашыйлар биредә, чөнки буфет бар бит, аннан үзләренә кирәкле бер абыйны сайлыйлар. Рәхмәт сиңа, Диләрә!
Төрекмәндә КОИБлар урнаштырылган, алар шундук ничә кеше тавыш бирүе турында хисап биреп бара. Сәгать 11.00ләргә 333 төрекмәнле тавышын биргән иде.
Наҗия апа Гайнетдинова туган көненә дип килгән кунакларын калдырып торып, сайлау участогына юлланган. Көтеп торырлар, бер кая да китмәсләр, президент сайлаудан читтә кала алмыйм инде, ди чын патриот. Менә бит нинди игътибарлы кешеләр утыра икән сайлау участогында, паспортында язылган туган көнен күреп калып, шундук бүләкләү хәстәрен күрделәр. Наҗия апаны чәчкәләр һәм бүләкләр белән котлап, өенә озаттылар.
Татарстан белән чиктәш соңгы пункт — Московка авылы. Кар биредә тагы да күбрәк яугандай тоелды. Бер сайлау участогы оештырылган. Аны көч-хәл белән таптык, юлларны кар баскан, халык күренми. Ничә сайлау участогында булып, бар җирдә җыр-моң, ниндидер спорт, мәдәни чаралар булса, биредә халыкны шәһәр Советы депутаты Ю. Волков кабул итү оештырылган иде. Бар җирдә дә сайлау оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә иде дип билгелисем килә. Бары тик Московка авылындагы сайлау участогы әгъзаларына бераз күтәренке кәефтәрәк, көләч, ачык булырга киңәш итәр идем. Московка халкы болай да үзләрен кимсетелгән итеп хис итә, сезгә карап сайлауга килгән халыкның да кәефләре төшәргә мөмкин бит. Ә сайлау — ул безнең Русиядә зур бәйрәм көне! Бәйрәм белән барыгызны да!


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.
Читайте нас: