Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2018, 13:21

«Әбиләр дә, бәбиләр дә — сайлауда!»

РФ Президенты сайлаулары көнендә 20нче мәктәп нигезендә 547 һәм 548нче сайлау участоклары эшләде.

РФ Президенты сайлаулары көнендә 20нче мәктәп нигезендә 547 һәм 548нче сайлау участоклары эшләде.
Биредә 35 һәм 40нчы төбәк, «Спутник» поселогы халкы тавыш бирде. Иртәнге сәгатьләрдә башлыча өлкән яшьтәгеләр активлык күрсәтте.
Сайлауда тәүге тапкыр катнашучы яшьләргә, шулай ук әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән нәни балаларга истәлекле бүләкләр өләшергә дә өлгерде комиссия әгъзалары. 5 яшьлек Глеб Панков сайлауга әбисе Анна Ильинична белән килгән. Нәни октябрьскийлы үзенә бүләк ителгән шарны, «чупа-чупс»ларны ихлас шатлык белән кабул итте. «Президент — кем ул, нәрсәләр эшли?», — дип сорыйм аңардан. «Безнең Президент — Владимир Путин, ул илебездә бар кеше дә яхшы яшәсен өчен хезмәт куя», — дип чатнатып җавап бирә Глеб.
Беренче тапкыр сайлауда катнашучы 22 яшьлек Алия Миңнеханова да тәэссоратларын уртаклашты:
— Мин Самара архитектура-төзелеш университетында укып йөрим, өстәвенә эшлим дә. Ватаныбыз өчен әһәмиятле вакыйгадан читтә кала алмадым, әлбәттә.
Чөнки Президент сайлаулары иң тәү чиратта безнең өчен, яшьләр өчен мөһим. Истәлекле бүләк тә тапшырдылар, мондый игътибар күңелгә хуш килде.
Ирле-хатынлы Татьяна һәм Алексей Алексеевлар сайлау барышыннан уңай кичерешләр генә алган: «Илебез тотрыклылыгын тәэмин итәчәк, аны үсешкә алып барачак көчле ихтыярлы җитәкчене сайлау — һәммәбез өчен дә зур әһәмияткә ия. Без гаиләбез белән сайлауда даими катнашабыз. Үзебез туган шәһәребездә, ә кызыбыз укыган җирендә тавыш бирәчәк. Кечкенәдән әти-әниләребез шундый тәрбия биргән, балалар да безнең юлдан бара. Октябрьскийда сайлауларны оештыру, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә үтә. Моны анык әйтә алабыз, чөнки үзебез дә заманында сайлау комиссиясендә эшләдек», — ди Алексеевлар.
Яшь гаилә: Азат һәм Әлфия Валитовлар Русия Президентын сайлауга үзләре белән 3 һәм 5 яшьлек нәни улларын да алып килгән.
— Күңелдә бәйрәмчә хисләр, шундый зур вакыйгада катнашуыбызга ихлас шатбыз. Сайлауга килүчеләр агымы бер дә туктап тормый, шәһәрдәшләрнең бердәмлеге горурлык уята. Балаларны да үзебездән калдырмадык: яшьтән үк мөһим чаралар белән таныша торсыннар. Нәниләребезгә бүләкләр дә бирделәр, алар өчен зур куаныч бу!
«Ачык ишекләр көне» кысаларында мәктәп биләмәсендә музей-күргәзмәләр эшләде, спорт уеннары үтте, шулай ук өлкән яшьтәгеләрне табиб-гериатр Ф. Сөләйманова кабул итте. Әлеге чара шәһәрдәшләр тарафыннан зур хуплау тапты. Бу уңайдан 77 яшьлек Рәхимә Габидуллина белән әңгәмәләшеп алдык. «Табибка бик тиз, зур чиратларсыз гына кердем. Бу хастаханәгә барып йөрүдән күпкә уңайлырак. Фәүзия Төхвәт кызы гозеремне яхшылап тыңлап, файдалы киңәшләрен бирде. Аңа бик рәхмәтлемен. Әйткәндәй, бүген сайлауга бабаем белән килдем. Без аның белән 53 ел элек никахлашканнан алып һәрвакыт бергә йөрибез инде. Балалар, оныклар да яшәгән урыннары буенча сайлауда катнаша. Без аларга бәләкәйдән шундый тәрбия бирдеп үстердек. Киләчәк буын, балалар-оныкларыбыз имин тормышта яшәсен, тораклы, эш урынлы булсын, лаек хезмәт хакы алсын өчен дәүләтебезгә ныклы куллы, ышанычлы җитәкче кирәк», — ди Рәхимә Шиһабетдин кызы.
Сайлаулар көнендә халык өчен Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Рәфис улы Мөхәмәтҗанов белән очрашу оештырылды. Төбәктә яшәүчеләрне тәү чиратта юлларны ремонтлау, ЖКХ хезмәтләре өчен түләү, хәвефле юл участокларында махсус билгеләр («лежачий полицейскийлар») урнаштыру, «Апельсин» кибете каршындагы тукталышка бәйле мәсьәләләр борчуы билгеле булды.
Милли мәдәниятләр үзәгендәге 549нчы һәм 550нче сайлау участоклары күркәм бизәлеше белән аерылып торды. Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлназ Сәхәбетдинова сүзләренчә, биредә халыкка бар уңайлыкларны тудыру, сайлау көнен бәйрәмчә үткәрүгә зур көч салынган. Теләгән һәр кешегә буфетта тамак ялгау, фотога төшү, шулай ук җәмәгатьчелек биләмәләре өчен тавыш бирү, табиб киңәшләрен һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге банкындагы эш урыннары хакында мәгълүмат алу мөмкин булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештыруындагы чара турында хезмәтләр күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әлфия Сафина мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, вакансияләр, стажировка программалары башлыча эш тәҗрибәсе булмаган яшьләрне кызыксындыра. Шулай ук пенсия яшендәгеләр дә эш урыннары турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итә.
«Совкомбанк» вәкиле А. Поликанова кабул итүгә белгечләр эзләп килгән. «Безгә финанслар буенча консультантлар, шулай ук техник хезмәткәрләр кирәк. Ә. Сафина бу уңайдан җентекле аңлатмалар бирде, зур ярдәм күрсәтте», — ди Алина.
20нче мәктәптә 547нче һәм 548нче сайлау участокларында да кызу эш барды. Сайлау комиссияләре рәисләре сүзләренчә, төбәктә яшәүче халык бик актив, тулы гаиләләр белән килүчеләр дә күп. Мәктәп биләмәсендә шулай ук рейтинглы тавыш бирүдә катнашырга, табиб-гериатр, фельдшер киңәшләрен алырга, фойедагы күргәзмәләр белән танышырга, спорт ярышларын карарга мөмкин булды.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: