Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2018, 14:47

«Президент — илдә төп кеше»

18 мартта илебездә зур вакыйга — Русия Президентын сайлау көне.

18 мартта илебездә зур вакыйга — Русия Президентын сайлау көне.
Балигълык яшенә җиткән һәр кешенең сайлауда катнашырга хокугы бар. Әлбәттә, без барыбыз да бу көн турында хәбәрдар. Ә менә кечкенә, ләкин һәрнәрсәгә кызыксынучан булган балалар күзлегеннән бу зур вакыйга ничек бәяләнә икән. Һәм, гомумән, кем ул алар өчен Президент?


Илһам, 5 яшь:
— Минемчә, президент ул — күп нәрсәне белүче кеше. Һәм аның күзләре ягымлы булырга тиеш. Президент кеше балаларны ярата һәм күп иттереп эш хакын бирә.

Тәнзилә, 6 яшь:
— Президент ул төрле илләргә йөри. Шулай ук ул төрле законнар уйлап чыгара һәм илне тәртиптә тота.

Нурзия, 6 яшь:
— Президент — дәүләтебезнең башлыгы. Безнең илебездә ул иң хөрмәтле кеше. Аны халык сайлый, минем әти-әнием дә быел сайлауга барачак.

Илнара, 7 яшь:
— Президент Мәскәүдә эшли. Ул боерыклар бирә, үзе дә тырышып хезмәт куя. Президент бар җиргә дә өлгерә.

Марсель, 4 яшь:
— Президент һәрвакыт җитди була. Ул матур кара костюмда йөри һәм аның текә машинасы бар. Үскәч мин дә президент булам һәм беренче эш хакыма әниемә алкалар алам.

Хәбибә, 6 яшь:
— Президент — илдә төп кеше. Ул кешеләрне, илне тәртиптә тота һәм закон бозучыларны гадел хөкем итә.
Читайте нас: