Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2018, 14:39

«Мин ни өчен сайлауга барачакмын»

МәсгутьГалләмов, хәрби ветераннарның шәһәр комитеты рәисе, отставкадагы полковник:

Мәсгуть Галләмов, хәрби ветераннарның шәһәр комитеты рәисе, отставкадагы полковник:
— Сайлауда катнашу — һәркемнең патриотик бурычы, дип исәплим. Сайлауга битараф булырга ярамый. Илебезне җитәкләп барырга сәләтле, аның тынычлыгын саклый алырдай, һәрьяклап белемле, халыкның ихтирамын яулаган кеше өчен тавышыбызны бирәчәкбез. Олы яшьтә булуыбызга карамастан, балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәге өчен тавыш бирәбез, алар язмышы нинди кулларда булачагын хәл итәбез. Нинди генә халәттә булсам да, бер сайлаудан да калганым юк, шуңа күрә башкаларга да әйтәсе килгәнем шул: сайлау участокларына килегез, үзегез теләгән кандидат өчен тавышыгызны бирегез, кеше күреп-аралашып кайту өчен дә бер сәбәп бит ул сайлауга бару!


Юрий Корольков, шәһәрнең ветераннар Советы рәисе:
— Һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, ә моның өчен сайлауда катнашырга кирәк. Бу дәүләт югарылыгында булган мөһим эш, шуңа да без битараф калырга тиеш түгел. Бүген кем өчен тавыш бирүебезгә иртәгә нинди шартларда яшәвебез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз киләчәге нинди булачагы бәйле. 18 мартта барыбыз да сайлауда катнашып, дөрес сайларга тиешбез.

Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзараты Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды:
— Илебездә барган сайлаудан дини кешеләр дә читтә калырга тиеш түгел, өстәвенә ил Президентын сайлаганда. Без, дини кешеләр дә, Русия гражданнары бит. Шуңа күрә сайлауда катнашу хокукыбыздан файдаланырга тиеш. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дигән — «Әй, Сез иман китергәннәр! Аллаһыга, Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) һәм шулай ук сезнең арадан булган хакимнәргә буйсыныгыз!» (Хатыннар сүрәсе, 59нчы аят).
Пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хәдисендә болай дигән: «Солтан (закон), тәртип булмаган илгә кермәгез, табиб булмаган илдә яшәмәгез, аннан китегез!»
Шулай булгач, уйлап карыйк, киләчәктә нинди илдә яшәргә телибез, моны бит без үзебез хәл итәбез. Элек-электән ата-бабаларыбыз 5 тапкыр намаздан соң патшаларга дога кыла торган булган. Бу илдә тынычлык, иминлек хакына эшләнә. Бөтен көчебез белән илдә тынычлык булсын өчен тырышырга тиешбез, моның өчен сайлауга барып балалар һәм оныкларыбызның якты киләчәге хакына тавышыбызны бирик.
Читайте нас: