2018 елның төп сәяси вакыйгаларының берсе — илебез Президентын сайлау көне килеп җитте.
Бу атнада, 18 мартта үтәчәк ул чара. Шул уңайдан шәһәребездә яшәүче өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, сайлау турындагы хатирәләре белән уртаклашуын үтендек. Кайсыларынадыр сайлау комиссиясе составында эшләргә туры килгән, ә кемнәрдер бары тик сайлаучы сыйфатында катнашкан. Мин үзем хәтерләвемчә, сайлау көне — безнең өчен зур бәйрәм кебек була иде. Әти-әниләрнең берәрсенә ияреп барырга җае чыкса, үзебезне иң бәхетлеләрдән саный идек. Чөнки бу көнне төрле җирләрдән кибетләр килә (элек кибеттә сатылмаган тәм-томнар сатуга чыга), артистлар чыгыш ясый... Мәгариф тармагы ветераны, Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы, шәһәребездә хөрмәтле кешеләрнең берсе — Халидә Хәнипова хәтерендә сайлау нинди хатирәләр калдырды икән?
— Беренче истәлекләр дисез... Бу бик күптән булды инде. 1937 елның җәе иде. Мин урналарны да, ничек тавыш биргәннәрен дә күрмәдем. Әмма, Гафуров авылы халкының олысының-кечесенең телендә «Сайлау» дигән бер яңа сүз һәм зур бәйрәм хисе минем, 10 яшьлек баланың, күңелендә гомерлек матур күренеш булып калды. Клуб ишек алдында көн буена халык бу тансык бәйрәмне куанып, рәхәтләнеп тантана итте. Ә без, балалар, шатлыклы җырлар һәм шигырьләр белән машина кузовына (сәхнә шунда) кат-кат менеп чыгыш ясадык. Шул көнне башкарылган җырлар, шигырьләр әле дә хәтеремдә:
«Без — урыс, башкорт, татар,
мари, чуваш,
Без — элекке телсез кешеләр,
Без — бөек гаиләнең әгъзалары,
Без — туганнар, якын күршеләр.
Һәркем өчен бу көн хәл ителер,
Яшәр бәхете, илебез туклыгы.
Хәл ителер бу көн — алгы җиңү,
Илбез көче, чигебез ныклыгы».
Шунда сөйләгән шигыремнән өзек. Ул бүген дә көнүзәк кебек.