Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 март 2018, 14:31

Гүзәл дә ул, серле дә ул — хатын-кыз!

Камил гүзәл зат... Ир-егетләр күзаллавында нинди була икән ул?

Камил гүзәл зат... Ир-егетләр күзаллавында нинди була икән ул?
Зифа буйлы, сөйкемле, ярату-соклануга гына лаек затмы? Кешедән ким яшәмик дип, көн-төн «эш» дип чапкан тырыш ханыммы? Яки үзен тулысынча гаиләсенә, балаларына багышлаган уңган хуҗабикәме? Бу сорауларга көчле затларыбыз ни дип җавап бирер икән. Ягез, тыңлап карыйк.



Рөстәм, 30 яшь:
— Әдәпле, җыйнак-пөхтә, нәзәкатьле кызларны якын итәм. Чын хатын-кыз үз-үзен, гаиләсен, тормыш иптәшен хөрмәт итәргә тиеш. Хуҗалыкта да уңган булуы яхшы, чөнки йорт-җирен тәртиптә тоткан кеше үзе дә ыспай була. Гүзәл затның һәрвакытта да матур һәм серле булып калуы мөһим. Бу аның өс-башына да кагыла. Кыска итәк киеп, кендек күрсәтеп, изүен зур итеп ачып йөрүчеләрне өнәмим. Шул ук вакытта кызлар пәрәнҗә киеп тә йөрергә тиеш дип уйламыйм. Артык кычкырып тормаган, шул ук вакытта заманча мода буенча тегелгән киемнәр җитәрлек. Хатын-кызларга кулай һөнәрләр рәтенә укытучы, шәфкать туташы, сатучы ишеләрне кертер идем. Кайбер гүзәл затлар таксичы, төзүче, машинист эшен сайлый. Хатын-кызны бары тик сылу-нәфис итеп кенә күрәсем килә, ә мондый һөнәрләр аларны берникадәр тупасландыра сыман...


Марсель, 42 яшь:
— Хатын-кыз дигәч, минем күз алдыма гүзәллек, нәфислек, әнием, хатыным килеп баса. Гаилә учагы җылысын назлы куллары, шәфкатьле йөрәкләре белән сүндермичә саклый алар. Балаларына яхшы әни, иренә кайгыртучан, ышанычлы һәм мәхәббәтле булган гүзәл затлар соклануга лаек. Һөнәргә килгәндә, аларның кайсысы да хөрмәткә лаек. Тормыш иптәшем медицина өлкәсендә мәшгуль, хезмәте җиңел булмаса да ул аны бик яратып, җаваплылык тоеп башкара. Форсаттан файдаланып, хәләл җефетемә, әнкәйгә һәм дә барча хатын-кызларга 8 март бәйрәме уңаеннан тәбрикләүләремне җиткерәсе килә.


Алик, 19 яшь:
— Гүзәл затларның камиллеге аларның тәртипле, тыйнак, бар яклап та үрнәк булуында дип уйлыйм. Шуңа күрә мин тәү чиратта хатын-кызларның тышкы кыяфәтенә түгел, ә рухи матурлыгына игътибар итәм. Сөйгән кешемнең үзем сыман ук иҗат дөньясын үз итүен теләр идем. Ул җырлый да белсә, бигрәк тә яхшы. Бергә-бергә халыкка җыр-моң таратып йөрүләре бик күңелле булачак...


Валерий, 46 яшь:
— Камиллек юк ул, әмма аңа омтылырга кирәк! Минем фикеремчә, һәрвакыт алга карап яшәүче, сөйгән кешесенә тулысы белән үзен багышлаучы, «мин!» дип кенә түгел, «без!» дип яшәүче хатын-кыз камил зат исеменә лаектыр. Ә инде һөнәр мәсьәләсенә килгәндә, бу артык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме — гүзәл зат эшеннән тәм-ямь табарга, үзен бәхетле тоярга тиеш.


Радик, 25 яшь:
— Грузиннар әйтмешли, хатын-кыз ул — тормыш. Дөрестән дә, безнең яшәешне гүзәл затлардан башка күз алдына да китереп булмый. Шәхсән минем өчен камил хатын-кыз чибәр дә, акыллы да, уңган да булырга тиеш. Ягъни, аның тәмле итеп ашарга пешерүче хуҗабикә дә, яхшы хезмәт хакы алып эшләүче белгеч тә булуы зарур. Кемдер мондый караш белән килешмәскә дә мөмкин, ә минем өчен бу төп төшенчәләр.


... Камил кешеләр булмый, диләр. Ә мин һәркем үзенчә камил, кабатланмас дияр идем. Һәм дә һәр ир-егетнең тик үзе генә соклана, илһам ала торган идеалы буладыр. Ә инде гүзәл затларга шушы соклану, мәхәббәт нурларында коенып, тагы да ныграк чәчкә атасы, сөйгән ярларын бөек, игелекле эшләргә рухландырасы гына кала...
Читайте нас: