Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2018, 14:26

Мөселман хатын-кызына югары белем кирәкме?

8 март бәйрәме якынлашкан ямьле мизгелләрдә «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән очрашып, мөселман хатын-кызларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.

8 март бәйрәме якынлашкан ямьле мизгелләрдә «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән очрашып, мөселман хатын-кызларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.


— Хәзрәт, мөселман хатын-кызына бүгенге көндә җәмгыятьтә эш табуы кыенмы?
— Шәһәребездә хатын-кызга, шул исәптән мөслимәләргә эшкә урнашу өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Мөселман хатын-кызының үзенә лаек эштә мәшгуль булырга хокукы бар. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, хезмәттәге кешеләр ике төркемгә бүленә. Беренче төркемгә иҗади эшчеләр керә, ә менә икенче төркемдәгеләре — 8 сәгать эш вакыты үтсенгә йөрүчеләр, андыйлар беркемгә дә кирәкми. Эшне күңел биреп, яратып башкару кирәк. Хәтеремдә калган, 1999 елда, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин мине мәдрәсәгә җитәкче итеп тәгаенләгәч, җәмәгатем — Нәсимә абыстайны эшеннән 9 ай җибәрми тордылар, сәбәбе — дин тоткач башкаларга уңай үрнәк күрсәтүе.
Бүгенге көндә эш эзләүче хатын-кызларга килгәндә, мәдрәсәбездә пешекче, тәрбиячеләргә эш урыннары бар, мөрәҗәгать итсеннәр.

— Мөслимәләргә дингә кагылышы булмаган белгечлек буенча эшләргә ярыймы (табиб, укытучы, адвокат һ. б.)?
— Әлбәттә ярый, нинди генә вазыйфада булсаң да дини кануннарны бозмый гына эшне башкарырга мөмкин. Хәзерге заманда илебездә дин тоту җиңел, дин иреге Русия конституциясе һәм дин тоту иреге кануны белән гарантияләнә.

— Җәмгыять күзлегеннән караганда, мөселман хатын-кызының хокуклары чикләнгән кебек. Бу замана чагылышларына каршы ни әйтер идегез?
— Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Хатын-кызны яратыгыз, чөнки ул — сезнең әниегез, балаларыгызның әнисе, сезнең кызыгыз, апагыз, сеңелегез, кыз туганыгыз», — ди. Анага, хатын-кызга ислам динендә аеруча хөрмәт күрсәтергә боерылган, чөнки һәрбер бөек ир артында бөек хатын-кыз тора. Ислам дине нәфис затларга мөһим вазыйфалар йөкләгән һәм бик күп хокуклар биргән. Хатын-кыз нинди халәттә дә ихтирамга һәм зур хөрмәкткә лаек. Пәйгамбәребез (с. г. в.) да: «Җәннәт — аналарның аяк астында», — ди.

— Исламда хатын-кызның күбесе үзен гаиләсенә багышлый. Заманча фикерләгән кешеләр өчен күп очракта мөселман хатын-кызы белемсез, надан булып күренә. Моңа каршы нинди дәлилләр китерә аласыз. Мөселман хатын-кызына югары белем кирәкме?
— Хатын-кыз — ул беренче чиратта әни кеше. Димәк, акыл белән уйласак, чынлыкта ул үзен гаиләсенә багышларга тиеш. Шунлыктан хатын-кызларга мәчеткә барып җәмәгать намазын халык белән үтәү йөкләнмәгән. Ә гыйлем алуга килсәк, ул ир-атка да, хатын-кызга да фарыз гамәл. Бу яктан төгәл тәңгәллек. Югары белем бар кеше өчен дә нур өстенә нур була. Шәхсән үзем һәркемгә тәү чиратта дини һәм дөньяви югары белем алырга киңәш итәр идем.
Читайте нас: