Әлбәттә, өйне җыештырырга олылар да, балалар да әллә ни ашкынып бармый.
Әмма, ничек кенә булмасын, өй эчен тәртиптә тоту — өйдәгеләрнең төп бурычы. Өйне җыештыру эшен җайга салганда ул артык авыр булып та тоелмый. Моның өчен һәр гаилә әгъзасына ниндидер бурыч йөкләтү таләп ителә. Һәм ул җаваплылыкны тоеп, әйткәнне көтмичә йөкләтелгән эшне берсүзсез башкарырга тиеш. Өй эшенә балаларны җәлеп итү мотлак.
«Баларны ничә яшьтән өй эшенә кушарга мөмкин?» — дип сорый кайсыбер әти-әниләр. Бала өй эшендә хәленнән килгәнчә, мөмкин тиклем иртәрәк булышырга тиеш. Ул чакта ул үзен тулы хокуклы гаилә әгъзасы итеп тоячак. Гаилә эшендә кулыннан килгәнчә катнашу кечкенәләрне олыларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтә.
«Үзем генә эшлим дә куям!» — дип әти-әни баланы эшкә өйрәнүдән мәхрүм итә, гаилә белән хезмәттәш булудан читләштерә.
3-5 яшьтән балалар түбәндәге эшләрне башкара ала: уенчыкларны җыеп үз урынына кую; китап һәм журналларны киштәләргә тезү; юылган кулъяулык һәм оекларны бөкләп салу; мәчене ашату; җиһаздагы тузанны сөртеп алу; чүп-чарны түгү; машина юарга ярдәм итү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкарган эшне сыйфаты буенча түгел, тырышлыгына, катнашуына карап бәяләргә кирәк. Башкарылмаган эш өчен балалар җәза алырга тиеш түгел. Әгәр улыгыз яки кызыгыз эш уртасында кызыксынуын югалтса, сез аны эшләгәне өчен мактагыз, мотлак җиренә җиткерүен таләп итмәгез. Шул вакытта ул әллә ниләр «актарып» ташларга әзер булачак. Балагызны туган-тумача алдында да мактап алырга онытмагыз. Балалар тиз һәм яхшы эшләү сәләте белән тумый. Иң мөһиме — аларны өй эчендә ярдәмләшергә өйрәтү. Үзегез өй эшләрен башкарганда, аларны уйнарга чыгарып җибәрсәгез, «әнигә безнең кирәгебез юк» дип уйлый башлаячаклар. Шунда өй эшләренең барысы да сезнең җилкәгә төшү ихтимал. Уйнап беткәч, балаларның уенчыкларын җыймау очраклары гаиләдә еш күзәтелә. «Көн дә бер үк күренеш: уйнап, бөтен уенчыкларны таратып ташлый да, җыеп кую турында уйлап та бирми», — дип зарланган әти-әниләргә шундый киңәш бирер идем. Беркайчан да балалар үзләре булдыра алган эшкә тотынмагыз. Ул-кызларыгыз артыннан җыеп йөрмәгез, уенчыкларын үзләре тәртиптә тотарга тиеш. Әлбәттә, башта бергәләп җыештырырга өйрәнергә кирәк. Ачуланмыйча гына балаларга: «Әгәр үзегез җыештырмасагыз, аларны мин җыеп куям да, 1-2 көн күрмәячәксез», — дип әйтергә була. Уенчыкларны җыярга өйрәтү, тәртиптә тоту малай-кызларда җаваплылык тойгысын тәрбияли.
Балаларның су белән уйнарга яратучанлыгын истә тотып, аларга табак-савыт, үзләренең әйберләрен юарга бирегез. Әгәр дә бала ниндидер эшне үзе эшләргә омтыла икән, мәсәлән, кибеткә барырга, тыймагыз, эштән мәхрүм итмәгез. Үсә төшә авыррак эшләр дә кушарга туры киләчәк. Хезмәт сөючән, сәламәт, көчле рухлы балалар тәрбияләү — һәр гаиләнең бурычы. Шуны да онытмаска кирәк — балалар гаиләдә сөю, иркәләүгә аеруча мохтаҗ. Сабыйның шәхесен хөрмәт итү тәрбиядә нигез ташы ул.