Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 февраль 2018, 17:12

Армиядән куркасызмы?!

23 февральне туган җиребез, гаиләләребезнең терәк-таянычы булган ир-егетләрнең бәйрәме буларак көтеп алабыз.

23 февральне туган җиребез, гаиләләребезнең терәк-таянычы булган ир-егетләрнең бәйрәме буларак көтеп алабыз.
Хәрби хезмәткә бару халкыбызда элек-электән зур дәрәҗә саналган. Кызганычка каршы, бүген «армия» сүзе кайбер егетләрне һәм дә аларның ата-аналарын бик куркыта. Бу уңайдан шәһәрдәшләр арасында сораштыру үткәрергә булдык. Ә сез армиядә булдыгызмы, хәрби хезмәткә барудан куркасызмы?


Фидан ага, пенсионер:
— Мин үзем авылда туып-үстем. Безнең яшьлектә армиядә булган егет ихтирамга лаек иде, аның белән горурланалар, сокланалар иде. Хәрби хезмәткә алынучыларны гармун уйнап, чигүле кулъяулыклар бүләк итеп, бик хөрмәтләп озаталар иде. Һәм без әти-әниләрнең йөзләренә кызыллык китермәскә тырыштык. Кызганыч, бу күркәм гореф-гадәтләр югалып бетте диярлек. Хәзер егетләр армиягә барудан курка. Янәсе, җәберлиләр, үтерәләр. Ә ызгыш-үтерешләр, бәла-казалар гадәти тормышта әзмени?! Һәр ир-егет ниндидер авырлыклар аша узарга, чыныгырга тиеш дип саныйм.

Рөстәм, электрик, 26 яшь:
— Балачактан хезмәт итәргә хыялландым, чөнки ул тормышта кирәгәчәк күп нәрсәләргә өйрәтә. Яшьләр армия сафыннан физик һәм рухи яктан ныгып кайта. Үз вакытында Ватан каршындагы бурычымны үтәдем. Шуңа күрә авыз тутырып армиядән курыкмыйм дип әйтә алам. Кавказ якларында хезмәт итәргә туры килде. Төрле милләттәге егетләр күп иде, шулай да уртак телне тиз таптык. Бәхеткә, безнең төркемдә «бабайчылык» очраклары булмады. Бүгенге көндә хәрби хезмәтнең абруе артты дип исәплим. Армия «мәктәбен» узмаган яшьләрне дәрәҗәле эшкә дә алмыйлар. Бу үз нәүбәтендә хезмәт итүгә этәргеч булып тора.

Марат, инженер, 45 яшь:
— Хәрби хезмәткә сәламәтлек торышы буенча баралмадым. Һәм анда барырга теләгем дә юк. Беренчедән, хезмәттәгеләрнең бер-беренә карата гаделсез мөгаләмәсе ошамый. Шулай ук андагы шартлар да канәгатьләндерерлек түгел дип саныйм. «Солдат боткасы» ашап үткәргән вакытны туган шәһәремдә күпкә файдалырак эшләр башкарып та уздырырга мөмкин дигән фикердәмен.
Безнең чордагыларга ике ел армия иде, хәзерге яшьләргә җиңелрәк. Шулай да «бабайчылык» дигән галәмәт ћаман да «чәчәк атуын» дәвам итә. Нәкъ шушы тискәре күренеш армиягә карашны начар якка үзгәртә.

Ильяс, музыкант, 18 яшь:
— Армиядән курыкмыйм, әмма күпчелек яшьтәшләрем кебек анда барырга да атлыгып тормыйм (көлә). Моның сәбәпчесе — телевидение, гәзитләрдәге хәбәрләрдән ишетелеп торган армиядәге күңелсез хәл-вакыйгалар. Армия хезмәте җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булып торса да, аның кимчелекле яклары байтак. Шулай да «солдат шулпасын» тәмләп карау һәр ир-егеткә дә тиешле гамәл дип саныйм. Көннәрдән-беркөнне сугыш-мазар чыга калса?! Анда сәнәк-балта тотып чыгачакбызмы? Армиядә ичмасам кулга корал тотарга да, үзеңне физик яктан чыныктырырга да өйрәтәләр.

Илдар, 8 яшь, мәктәп укучысы:
— Хәрби киемдәге абыйларның төз гәүдәле, көчле булулары ошый. Армиягә барасым бик килә, тик кайчагында куркып та куям: анда мине кимсетмәсләрме, кыйнамаслармы дип? Әти-әнидән, туганнардан аерылып торачагым да куркыта. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен бәләкәйдән спортны яратырга, чыныгырга, үзаллылыкка өйрәнергә кирәклеген беләм. Шуңа күрә көрәш түгәрәгенә язылмакчымын.

«Күпме кеше — шуның кадәрле фикер», диләр. Без дә аларның берничәсен ишеттек. Нәтиҗәне үзегез ясагансыздыр, хөрмәтле укучылар. Ә без бүген көчле затларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар телибез. Сез дәвамчыларыгыз — балалар ћәм оныкларыгызга, сөйгән ярларыгызга, илебезгә бик кирәк, сезнең терәк-таянычыгыз яшәүгә ямь, күңелләргә дәрт бирә.
Читайте нас: