Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2018, 16:40

«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр»

Татар шагыйре Нури Арслан белән килешәсездер, дуслар. Дөрестән дә, мәхәббәт ул — дөньядагы иң изге, самими хисләрнең берсе.

Татар шагыйре Нури Арслан белән килешәсездер, дуслар. Дөрестән дә, мәхәббәт ул — дөньядагы иң изге, самими хисләрнең берсе.
Аны сорап алып та, көчләп тагып та булмый. Сөю хисләре, гадәттә, көтмәгәндә килә һәм бар булмышыңны биләп ала. «Җаным, мин сине яратам!» Шундый матур, күңелгә якын сүзләр... 14 февраль — Гашыйклар көнендә алар тагы да ешрак яңгырар дип ышанасы килә.
Заман яшьләре мәхәббәтне ни рәвешле күзаллый, егетләр-кызларыбыз кайда, ничек таныша: бүген шушы сорауларга җавап эзләп карыйк. Әңгәмәдәшчеләребез — нефть колледжының 3-4 курс студентлары.


Камилә Ханеева:
— Мәхәббәт — дөньядагы иң матур хис ул! Минем фикеремчә, мәхәббәт күңел тынычлыгын, рухи канәгатьлек тойгысын чагылдыра. Интернет заманында яшәгәч, танышу-аралашу өчен иң уңайлы урын дип социаль челтәрләрне әйтер идем. Аеруча, ВКонтакте һәм Инстаграм шушы максатка туры килә. Анда танышу өчен мөмкинлекләр күп, уртак мавыгулар, кызыксынулар аша үзеңә тап килгән кешене очратырга була. Шәхсән үземә килгәндә, сөйгән ярым белән уртак дуслар аша таныштык.

Радим Бурангулов:
— Гашыйк булган кешенең күңелендә — күбәләкләр бураны, диләр. Моның белән килешәм. Яшьләр күп җыелган урыннарда танышу җайлы. Мәсәлән, ял һәм бәйрәм көннәрендә егетләр-кызлар урамга, парк-скверларга йөрергә чыга. Дистәләгән кеше арасында мәхәббәтеңне табу мөмкинлеге бермә-бер арта. Монда уен-көлке күп була, җиңелчә музыка романтик хисләргә өнди, аралашасы, яңа дуслар табасы килә. Мисалга, миңа сөйгән ярымны табарга мәктәп дискотекасы булышты...

Диана Хәлитова:
— Мәхәббәт — ул якын кешеңнең холык-фигылен үзеңнеке кебек үк белү, һәм аның хакына яхшы гамәлләр кылырга әзер булудыр, дип уйлыйм. Ярату, сөю сүзенең нигезенә хөрмәт, ышаныч, тугрылык ише сыйфатлар салынган. Гашыйк җаннар бергә булганда алардан да бәхетле кеше юк. Байтак кешеләр укыганда насыйп ярын очрата. Мәктәп, колледж, университетта мондый мисаллар шактый күп.

Диананың сүзен сөйгәне — Никита Мальцев дәвам итә:
— Диана белән укырга кергәндә танышкан идек, бүген дә күрүегезчә, бергәбез. Мөнәсәбәтләребезгә өч ел булды инде. Яраткан кешең турында гел уйлыйсың, әз генә дә күрмичә торсаң, сагынасың. Тотрыклы мөнәсәбәтләрнең сере — урталыкны табу. Диана белән фикерләребез тап килмәгән вакытта, кычкырышмыйча, үпкәләшмичә, тыныч кына уртага салып сөйләшәбез.

Алия Фазлутдинова:
— Миңа шәһәр һәм колледжның җәмәгать тормышында катнашу бик ошый. Шуңа күрә яшьләр форумнарында, мәдәни, спорт чараларында даими катнашам. Бу яңа танышлыклар булдыру, яшьтәшләр белән аралашу өчен дә кулай. Шулай ук боз шугалагы, чаңгы комплексы ише спорт объектларында мәхәббәтеңне очратырга мөмкин. Килешәсездер, уртак эш-гамәлләр берләштерү көченә ия... Бүгенге көндә сөйгән кешем юк, әмма тиздән аны очратырмын дип ышанам.

Вадим Додонов:
— Мәхәббәт күп төшенчәләрне үз эченә алган: бу якын кешеңне хөрмәт итү дә, сабырлык, ышаныч та. Аларның берсе генә булса да югалса, мәхәббәт тә юкка чыгачак. Сөйгәнеңне табу өчен иң кулай вариантлар — эш урыны һәм уртак танышлар. Мисалга тормышымдагы очракны сөйлисем килә: элеккеге мәхәббәтемне мин дусымның туган көнендә очраттым. Бу көнне кызлар белән танышу уйда да юк иде, әмма шул чибәркәйгә күз төште бит. Кызганыч, аның белән юлларыбыз аерылды. Бүген минем йөрәгем яңа танышулар өчен ачык...

... Мәктәптә укыган чорда Гашыйклар көне бик күркәм гадәт белән истә калган: залда махсус тартмачык куеп, һәркем анда якын күреп йөргән кешесенә сөю билгесен — нәни йөрәкчекләр һәм мәхәббәт хатлары сала иде. Нефть колледжында шушы матур йоланың дәвам итүе күңелгә хуш килде. Биредә ел саен хат тартмасы эшли, моннан тыш күңелле чаралар да үткәрелә икән.
Шәһәребезнең уңган, шаян, тапкыр, акыллы һәм дә гүзәл яшьләре! Сезне Изге Вәли көне белән ихлас тәбрик итәбез. Елның һәр көне сөйгән кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны мәхәббәтегез, хөрмәтегез белән бәхетле итегез!
Читайте нас: