Узган елның октябрь аенда Туймазы районының Кандра авыл советына караган Үрмәкәй авылында (350 ихата) ящур (тилчә) очрагы ачыкланган иде. Бу хәлдән соң шактый вакыт узды.
Районда мал исәбен алу катгыйланган. Һәр сыер һәм сарыкка аерым «эш» ачылган. Кыйммәтле тамгалау һәм терлекчелекне кисәк киметү турындагы имеш-мимешләр дә расланмый. Үрмәкәйлеләрнең үзләрен тыңлыйк.
— Мал-туар турында иртәрәк кызыксынасыз, — ди пенсионер М. — Тилчәдән соң барысы да гамәлдән чыгарылган мал өчен түләү алды. Күбесе мал башын тергезде, 80 ихата булыр. Тик төп сатып алулар язга кала. Мин сөт танасы, сугым үгез тота идем. Аларны алып киттеләр. Декабрь башында компенсация акчасына ябык кына үгез алдым, бераз ашаттым (мал азыгы калган иде бит), күптән түгел суйдым. Азрак итен үземә калдырдым, калганы — кирәк-яракка.
— Безнең ише «шат күңелле сөтчеләр» 20 ихата исәпләнә, — ди Р. — Сөтне күрше Төпкилде, Кандрада сатабыз. Каймак, эремчек алучы күптәнге кулланучыларыбыз бар. Аларны ничек ташлыйсың ди? Элекке кебек ике сыер сатып алдым, болары сөтне күбрәк тә бирә әле.
— Кулланучылар тилчәдән курыкмадымы соң?
— Юк. Ветеринар документларыбыз тәртиптә бит, өч тапкыр бөтен сыерга вакцина ясадылар. Мастит юк. Көненә 25 литр сөтне сатып алып бетерәләр. Бүтәнчә яшәп булмый. Яз көне күпләр мал тергезмәкче. Җыелышта сөйләштек. 8 пенсионер сөт сыеры тотмыйча, иткә үгез генә алачак. Тилчә аркасында түгел, сәламәтлек юклыкка. Печән әзерләве кыен бит.
— Тамгалау бик кыйбатка төшмиме? — дип сорыйбыз ишле гаилә башлыгыннан.
— Ярыйсы. Миндә өч сыер, бер башка 100 сум тирәсе түләдем, ветеринарны чакырту белән бергә. Кемнеңдер башбаштаклыгын исәпкә алсаң, зур акча түгел бу. Әле булса битлек кигән, сиптергеч тоткан кешеләр төшкә керә. Атнасына дүрт тапкыр килеп куркыталар иде бит. Суыткычтан бар итне алып бетерделәр, консерва ашарга мәҗбүр булдык.
— Бу авылда 126 баш эре мөгезле, 180 баш вак мөгезле терлек тартып алынды, — дип сөйли Сәйрән авыл советы башлыгы Фәнзил Мостафин. — Монда шулай ук яңа туган, бер ай ашатып сугымга әзерләнгән маллар да керде. Бүгенге көндә авыл халкы 70 сыер һәм 15 сарык сатып алды. Язын тагын 30-40 сыер алырга уйлыйлар, сарык көтүе дә тулысынча тергезеләчәк. Сәламәтлек торышы сәбәпле, берничә пенсионер үзләре өчен генә үгезләр сатып алачак.