Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль 2018, 13:25

Гаиләң тарихын белергә теләсәң

Милли мәдәниятләр үзгендә «Шәҗәрә бәйрәме» шәһәр бәйгесе кысаларында «Буыннарның нәсел бәйләнеше» исемле түгәрәк өстәл узды.

Милли мәдәниятләр үзгендә «Шәҗәрә бәйрәме» шәһәр бәйгесе кысаларында «Буыннарның нәсел бәйләнеше» исемле түгәрәк өстәл узды.
Анда башкорт теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияты, тарих укытучылары катнашты. Милли-җәмәгатьчелек берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәшидә Гыйльфанова «Буыннарның нәсел бәйләнеше» доклады белән чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Латыйпова «Минем шәҗәрәм» иҗади эшләр конкурсын үткәрү буенча хисап тотты. Иң яхшы шәҗәрә төзү буенча республика бәйгесендә җиңү яулаган 8нче мәктәпнең башкорт теле укытучысы Рәмүзә Нәбиуллина «Шәҗәрә бәйрәме»ннән алган тәэссоратлары белән уртаклашты, үз шәҗәрәсе тарихын бәянләде.
Шәҗәрә төзү — кызыклы, файдалы шөгыль. Борын заманнардан кешеләр үз ата-бабалары хакында истәлек сакларга тырышкан. «Шәҗәрә бәйрәме — нәсел бәйрәме» — милли гореф-гадәтләрне саклауга, халык, туган төбәк тарихын өйрәнүгә янә бер этәргеч. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Милли мәдәниятләр үзәге белгечләре гаиләнең нәсел агачын дөрес, матур итеп төзүдә ярдәм итәргә әзер. Шәҗәрә йорт бизәге генә булып калмасын, ә бәлки балаларны, оныкларны да кызыксындырсын, аларда нәсел тарихын өйрәнү, арытаба тулыландыру, буыннан буынга тапшыру теләген уятсын.
Сезне түбәндәге адрес буенча көтеп калалар: Шашин урамы, 2.
Белешмәләр өчен телефон: 7-15-00.

Читайте нас: