Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2018, 13:15

Тормышыбызда Интернет нинди урын тота?

Урамда ике кызның сөйләшүенә игътибар иттем. Берсе икенчесенә болай ди:

Урамда ике кызның сөйләшүенә игътибар иттем. Берсе икенчесенә болай ди:
«Беләсеңме, ул мине «ВКонтакте»да «кара исемлек»кә керткән». «Кертсәни? Әллә кайдагы егет сиңа нигә кирәк? Икенчене табарсың! Кайчаннан сез таныш инде?» «Ярты ел языштык. Мин аның «смс»ларыннан башка бер көн дә тора алмам кебек...»
Кызларга, карап торуга, 20-21 яшьләр чамасы. Бала-чага түгел дип әйтүем. Алар бу турыда шулкадәр җитди әңгәмәләшә, ниндидер фаҗига булган диярсең!
... Бүгенге көндә, чынбарлыктан тыш, виртуаль тормыш пәйда булды. Миллионлаган кешеләр дистәләгән, йөзләгән сайтларга баш-аяклары белән кереп чумдылар. «ВКонтакте», «Одноклассники», «WhatsApp», «Instagram», танышу, төрле шәхесләрнең, иҗади оешмаларның үз сайтлары бар. Исәбе дә, хисабы да юк! Интернет кулланганнарның яшь чикләре: 6дан 65кә кадәр, 70-80гә җиткәннәр дә байтак. Күпмедер вакыттан адәм балаларын компьютердан куптарып алып булмый башлаячак. Нәрсә бу? Космос биеклегенә — алга китешме, әллә түбәнгә — Җир күчәренә табан тәгәрәүме? Бәлки, халыкның чын тормыштан бөтенләй юкка чыгуыдыр?
Таныш укытучылар әйтүенчә, балалар белән ниндидер сәер хәлләр күзәтелә: дәрес вакытында куллары үзләреннән-үзләре кесәләре, рюкзакларыннан телефон эзли башлый. Әле кайчан гына мәктәптә телефоннарны йөртмәскә дигән карар эленеп тора иде. Хәзер андый кагыйдәләргә игътибар иткән кеше дә юк. Бала-чага бар җирдә: урамда, мәктәп коридорында «Wi-Fi» тоткан урын эзли. Тәнәфесләрдә барысының кулында — телефон. Бер-берсе белән сөйләшкән берәүне дә күрмәссең, бар да телефоннан гәп сата. Бер генә нәрсә шәп: элеккечә тузан туздырып чабучы, тәртип бозучы юк! Билгеле, мәктәпләрдә, җитди учреждениеләрдә күп сайтларны фильтр уздырмый. Ә өйдә бер генә дә тыю юк, бугай. Кайдан булсын, өлкәннәрнең күбесе иртәнге дүрткә кадәр Интернет челтәрләрендә гизә. Беләсе иде, моңардан эш күрсәткечләре үсәме әллә түбәнәяме? Укытучыларның да күбесе тәнәфестә телефоннан аерыла алмый. Дәрес вакытында да булмаса, ярый ла!
Билгеле, Интернетның файдалы, кирәкле яклары да җитәрлек. Аның аша ерактагы туганнар, дуслар белән аралашып торырга була. Ниндидер мәсьәләне хәл итәр өчен ерак ара үтәсе юк: документларны электрон почта белән дә җибәреп була. Кирәкле бар мәгълүматны аннан табасың. Иҗади кешеләр фотография, әсәрләр, фидеофильмнар куя ала. Гомумән, һәр кешенең иҗат җимешләрен башкаларга күрсәтү мөмкинлеге бар. Җавап итеп, ул мактау сүзе — «лайк»лар ала. Шундый ысул белән кеше үзенең башкаларга кирәклеген күреп, сөенә. Тик шундый сорау туа: тормышчан әйберме соң бу? Талантны тану ничектер тулысынча, канәгатьләнерлек түгел кебек. Вакытлыча күренеш сыман гына. Сәләтне тану җиңел юл белән табылган шикелле. Эш нәтиҗәләрен күрсәтә белү дә җитә булымыймы соң? Моңардан тыш, кешедә аралашасы килү теләге бик көчле. Тик үз күзәтүләремнән чыгып, әйтә алам: социаль челтәрдә кем беләндер язышу тиз туйдыра, яңа кешеләр табасы, алар белән язышасы килә. Һәм чын кеше белән сөйләшкәндәге канәгатьләнү хисе юк дәрәҗәсендә!
Уңай яклар белән бергә тискәре яклар да чиксез. Күпләр Интернет челтәреннән бөтенләй ычкына алмый җәфалана: кыйммәтле вакытларын «смс» укуга, фильмнар карауга сарыф итә. Шул вакытта яраткан эшең белән шөгыльләнә, кемгәдер ярдәм итә алыр идең бит! Сәламәтлек какшау, күзләр начарлану, депрессия, агрессия, компьютердан аерыла алмау кебек нәрсәләрнең килеп чыгуын да онытырга ярамый. Ә суицидка китергән куркыныч сайтлар турында әйтеп торасы да юк!
Кешелек дөньясы белмәгән башка тискәре йогынтылар турында уйлавы да куркыныч. Шунысы ачык: компьютер алдында чама беләнрәк утыру кирәк. Ул тормышыбызда ниндидер икенчерәк урында торырга тиеш. Аңыбызны, акылыбызны җуяр дәрәҗәдә, вакыт һәм көчебезне бөтенләй югалтыр хәлдә үк булмасын!

Читайте нас: