Таныш-белешләрдән тылсымлы Яңа ел кичендә төрле мәзәк хәлләргә тарулары турында ишеткән бар иде.
Аларны тыңлап, кайчагында эчтән генә көлеп тә куясың әле, янәсе, минем белән андый көтелмәгән очракның буласы юк. Әмма болай уйлап, ялгышканмын икән. Быел үзем дә еласаң еларлык, көлсәң көләрлек хәлгә тарыдым бит.
Туктагыз, баштан сөйлим булмаса. Безнең гаиләдә Яңа елны чыршы бизәп, каршы алу гадәткә кергән. Кечкенә чактан ук бу минем өчен катгый үтәлә торган бер кагыйдә, шунсыз бәйрәмнең яме дә булмас сыман тоела иде. Шуңа күрә, ел саен чыршы юнәтү хәстәрен алдан ук кайгырта башлыйм. Тик быел мәшәкатьләр күп булыпмы, бу мөһим эшне соңгарак калдырганмын. Яңа елга санаулы вакыт калып барганда шуны исләп, «әй, тишек хәтер», дип үземне битәрли-битәрли шәһәр базарына юл алдым. Ял көне булса да бер уңайдан эшкә дә кереп чыгармын, вак-төяк документларны барлыйсы бар дип фаразладым.
Базар яны сатучылар, чыршылар белән «гөҗләп» тора. Күңелгә ошаганын тиз эзләп таптым. Бәясе дә ярыйсы, чыршы үзе дә купшы, артык озын да, кыска да түгел. Тәвәккәлләп, акчаны чыгарып салдым хуҗасына. Тик бер нәрсә турында онытканмын. Сатучы авыз тутырып «доставка юк» дигәч кенә искә төште ул ягы. Машина булмау сәбәпле, ел саен шушы «доставка» дигән нәрсә каршыга килеп баса. Ярар инде, хәзер тагын эзлисе була, алып кайтырмын әле берәр ничек дип, чыршыны җайлап тотып, эш урыныма юлландым (ул базарга якын урнашкан).
Документларны караганчы берничә сәгать үтеп тә киткән. Өйдән дә шалтырата башладылар, кайчан кайтасың дип. Чыршыга күз төшереп алдым, анысы хуш исләрен аңкытып утыра бирә. Шунда «доставка» мәсьәләсе янә искә төште. Нишләргә, автобуста 34нче төбәккә кадәр кайтып җитеп булырмы? Ә яман кондукторга туры килеп, кертмәсә яки яхшы тун кигән берәр ханымга чыршыкайның сагызы ябышса? Шунда күз алдына яңарак тамаша кылган манзара килде: беркөнне автобуска сәләмә киемле, ниндидер иске-москы тутырылган букча өстерәгән сукбай утырмакчы булды. Очлы күзле кондуктор ханым моны бик тиз шәйләп алды һәм яшелле-күкле тавышлар белән: «Кая тыгыласың, дөньяны пычратып?!» — дип кычкырып җибәрде. Бичара сукбай автобустан ничек чыгып сызганын сизмичә дә калды. Бу хәлне исләп, тәмам хафага калдым, әй. Тукта дим, машиналы танышларга шалтыраткалап карыйм, булмаса. Заманында «йомышың төшсә, эндәш, ярдәм итәрмен» дигәннәре дә бар иде ахры арада. Берсе, Әлмәттәмен ди, әмма тиздән кайтып җитәм дип өметләндерә үзе. Ярар, ышанычлырак булсын дип тагын берсенә дәшим. Анысы автосервиста хезмәт куя, машиналы җирдә, янәсе. Уйлап карарбыз, кичке бишкә кадәр көт, диде.
Ярар, бишкә тек бишкә. Тагын эшкә «чумам». Ниһаять, биш тә тулды, телефонга смс та килеп төште: «машина юк»... Әһә, юк димәк. Икенчесе ни хәл икән. Анысыннан да хәбәр бар: «өч сәгатьтән кайтып җитәм»... Өч сәгатьтән 8, өйгә кайта-кайта 9, чыршы бизи-бизи 12дә тулыр!
Нишләргә хәзер, ничек кайтырга? Чыршыны эштә генә калдырыйм микән дигән уй да килеп китте, әмма өйдәгеләрнең кәефен төшерәсе килми. Күпме көттеләр бит... Ичмасам чанасы да юк, 34нче төбәккә кадәр җәяүләп кенә дә кайтыр идең. Шунда такси искә төште. Ничек уйламаганмын баштан ук, берәрсе илтер әле. Еш мөрәҗәгать иткән фирма номерын җыйдым. Оператор кызга хәлне аңлаттым, үзем белән чыршы да барлыгын әйттем. Ярар, водительләрне искәртермен дип ышандырды бу. Берничә минуттан, шундый-шундый машина сезне көтә дигән хәбәр килде. Чыршыны бер кулга, азык-төлек тулы сумканы икенчесенә тотып чыгып бассам... таксидан җилләр искән! Чыршымны кочаклап, аптырап торганда кем әйтмешли, елыйсы да, көләсе дә килде инде. Нишлисең, әйберләрне күтәреп кире кереп киттем. Операторга шалтыраткан идем, «чыршыгыз белән бер водитель дә алып кайтырга риза түгел» дип трубканы ташлады...
Ә сәгать уклары текелди, һаман алга йөгерә. Яңа елны эштә каршылыйсы булыр микәнни, дигән уйлар да кергәли башлады. Юк инде, болай гына бирешмим әле дим, икенче фирма номерын җыям. Монысында егет заты җавап бирде. Хәлне сөйләп бирдем, аңлады ахры, машина табарга тырышырбыз, диде. Һәм... рәхмәт төшкере, 5 минут үтмәде, машина килеп тә җитте. Әмма бу юлы мин дә башлы, чыршы күтәреп тышка чыкмадым, башта барысын да җентекләп белешим. Водитель белән ике арада мондый сөйләшү булды:
— Сез кая?
— Машина көтәм, килдегезме?
— Менә подъезд төбендә торам.
— Минем чыршы да бар, алып кайтырга чынлап ризасызмы?
— Әлбәттә, тик чыршылы кеше күренми монда...
— Хәзер чыгып җитәм!
... Чыршыны исән-имин алып кайтып, Яңа елга кадәр бизәп тә өлгердек. Рәхмәт яугыры, миһербанлы таксист туры килде — машинасы пычрана дип тә, чыршы белән маташасы дип тә хафаланып тормады, «һә» дигәнче ишегалдына кадәр илтеп куйды. Ә миңа инде бу хәлләр бик яхшы дәрес булды — башкарасы эшне вакытында эшләргә, ахыргача калдырырга ярамаганлыгын аңладым...