Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2017, 17:32

Минем кадерле кешем

«Туган як» гәзитендә Әниләр көне уңаеннан бәйге игълан ителгән иде. Анда катнашучылардан иң кадерле кешеләре — яраткан әниләре турында инша язып җибәрү соралды. Редакциягә килгән мәкаләләрнең һәрберсе бик матур, җиңүгә лаек дип саныйбыз, аларның берничәсен укучылар хозурына тәкъдим итәсебез килә.

Минем кадерле кешем
Мин җир йөзендә яшәвемә үземне бик бәхетле дип тоям, чөнки «балакаем» дип өзелеп торучы әнием бар.
«Әнием», дип әйтә алуым белән мин көчле дә, бәхетле дә! Бу дөньяда күпме бала ана назыннан мәхрүм һәм үз әниләрен зарыгып көтә.
Минем кадерле әнием Ләйлә исемле. Аңа илле яшь тулса да, ул әле бик яшь күренә. Ул быел мәктәп ашханәсендә эшли башлады, безне, укучыларны, тәмле ризыклар белән сыйлый. Минем өчен әнием — дөньядагы иң матур, иң яхшы кеше. Мин аны бик яратам, чөнки җир йөзендә аннан да кадерлерәк кешем юк. Аның зәңгәр күзләре, озын кара чәчләре үзенә бик килешеп тора. Ул киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт кешеләргә булышырга тырыша.
Әнием бик тәмле итеп ашарга пешерә. Мине бервакытта да орышмый, кадерләп үстерә һәм бик ярата.
Мин дә әниемне яратам, хөрмәт итәм һәм аңа охшарга тырышам. Иртә белән кадерләп йокыдан уятуы, мәктәпкә озатып җибәрүе минем өчен зур шатлык. Тагын шунысы куанычлы: мин әниемне көне буе күреп торам, һәр тәнәфестә аның янына йөгереп киләм. Әниемнең ягымлы сүзен ишетү укуга дәртемне арттыра, көч бирә, «дүртле-бишле» билгеләре алу өчен алдагы дәрескә ашыгам. Якын кешемне сөендерергә теләп, яхшы билгеләр генә алам.
Әни безне, абыем белән мине, бик ярата, тигез күреп үстерә. Кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Үз чиратыбызда без әниебезнең киңәшләрен тыңлап, аңа йорт эшләрендә булышабыз.
Мин әниемнең озын гомерле, сәламәт булуын телим. Безнең уңышларыбызга сөенеп яшә, әнием! Рәхмәт, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!


Зәлинә БИГЛОВА, 8нче урта мәктәпнең 7г сыйныф укучысы.


«Сиң күңелемдә мәңге яшәячәксең!»
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Минем өчен әнием иң кадерле, иң изге кеше иде. Безнең кайтуыбызны һәрвакыт сагынып көтеп алып, елап озатып калучы әниемнең якты җир йөзеннән киткәненә дә унбер ел вакыт үтеп китте инде. Гомер үткән саен әнинең юклыгын тою, туган йортка кайтып керү бик авыр. Күз алдына әниемнең якты йөзе, тәмле гөбәдиясе, балан бәлеше килеп баса һәм зиратта әниемнең моңсу кабере көтә.
Әнием бик сабыр, юмарт, кешелекле, кайгыртучан кеше иде. Үз гомерендә тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән аңа. Авырлыкларга бирешмичә, бер-берсенә терәк булып, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, әтием белән 45 ел бергә яшәделәр. Әтием әниемне хөрмәт итеп, тәрбияләп, соңгы сулышына кадәр янында булды.
Авыл халкы әниемне бик яратты, якын күрде. Хәзер дә яхшы сүз белән искә алалар, сагыналар. Әниемнең күңел җылысын тоймый, нурлы йөзен күрми, аннан башка яшәве миңа бик авыр.
Дөрес тәрбия биреп, кеше арасында ким-хур итми, сөеп үстергәне, укытканы, кеше иткәне өчен мин әниемә зур рәхмәтле. Күкрәк сөте белән иман иңдереп, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтте ул. Кирәк чакта файдалы киңәшләр бирүче, тәмле ризыклар белән сыйлаучы кадерле кешемне сагынам. Исән чакта якыннарыбызның кадерен бик белеп бетермибез шул, әйтәсе килгән рәхмәт сүзләрен дә әйтеп өлгерми калабыз һәм соңыннан үкенәбез.
Ул пешергән ризыкларны әзерләгәндә дә, бәйрәмнәрдә, туганнарым белән очрашканда да, кич утырганда да һәрвакыт әнием искә төшә. Балаларым да дәү әниләрен онытмыйлар, сагынып искә алалар. Фотоальбомнан аның фотоларын еш карыйбыз, юксынабыз, сагынабыз.
Их, әнием исән булса! Белмим, нәрсәләр генә эшләмәс идем мин аның өчен. Үкенеч, кире кайтарып, терелтеп булмый шул.
Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла әнием! Сиң күңелемдә мәңге яшәячәксең!

Әлфинә ГАЛИЕВА.
Читайте нас: