— Салым түләү кәгазе кайсы очракта килмәскә мөмкин? — Белдерү кәгазе һәм квитанцияләр салым түләү көненә бер ай кала почта бүлекләре аша һәр кешегә җибәрелә. Әмма берничә очракта мондый кәгазьләр килмәскә мөмкин. Беренчесе — милек иясенең салымны бөтенләй түләмәскә хокук бирүче ташламалары булганда. Икенчесе — салым күләме 100 сумнан кимрәк булганда. Һәм өченчесе — физик зат федераль салым хезмәте сайтында (
www.nalog.ru) «Физик затларның шәхси кабинеты»нда теркәлгән очракта. Соңгыларына түләү хәбәре электрон рәвештә шәхси кабинетка килә. Салымны әлеге сервис аша онлайн режимда яки квитанцияне чыгарып, банкка барып түләргә мөмкин.
Башка очракларда белдерү кәгазе килмәве турында инспекциягә хәбәр итәргә яки федераль салым хезмәтенең «Физик затларның шәхси кабинеты» электрон сервисы аша мөрәҗәгать юлларга кирәк. Күчемсез милеге яки транспорт чарасы булып та, беркайчан да квитанция алмаган һәм ташламалар сорамаган гражданнарның бу турыда теләсә кайсы салым органына хәбәр итүләре шарт.