Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2017, 12:42

Әниләр көне

«Әниләр көне» дип аталган дата аналар турында хәстәрлек күрү һәм аларны берләштерү көне буларак Дәүләт Думасы тарафыннан 1998 елда кабул ителде.

«Әниләр көне» дип аталган дата аналар турында хәстәрлек күрү һәм аларны берләштерү көне буларак Дәүләт Думасы тарафыннан 1998 елда кабул ителде.
Шушы вакыттан тормышта да, гаиләдә дә аналарның бөеклеген данлау максатын күзаллаган бу көн һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләнә.
Башка илләрдә (бер журналда 52 илдә дип укыдым) әниләргә багышланган көн бик зурдан кубып «Әниләр бәйрәме» исеме астында уза. Төрле еллардагы язмаларны күзәтеп барам. Бөтен халык бәйрәме дип игълан итеп, котлау хатлары өләшеп, бүләкләр бирешеп, җәмәгать урыннарын бизәп, йортларны, урамнарны, транспортны плакатларга, чәчәкләргә күмеп, бар халыкны җанландырып, олысы-кечесе бергә Кытайда, Япониядә аны май аенда, Кубада — сентябрьдә, Австралияда һәммә кеше күкрәгенә кәнәфер чәчәкләре кадап октябрьдә үткәрә. Канадада «Әниләр бәйрәме» һәм «Әбиләр бәйрәме» дип, икеләтә бәйрәм ясап, әниләргә һәм әбиләргә зур илтифат, ихтирам күрсәтеп, аларның фатихасын алалар. Менә шулайрак.
Бездә төрле һөнәри бәйрәмнәр, аерым төркем кешеләре өчен махсус чаралар күбәеп китте. Ә барлык аналарның күңелен җылытырлык итеп, «Әниләр көнен» бәйрәм итәргә актуальлек җитенкерәми. Гәзитләрдә шушы датага багышлап язылган бер-ике мәкалә йә шигырьне әниләрнең күбесе күрми дә кала. Үзебездә, әниләрдә дә басынкылык, сүлпәнлек тә җитәрлек. Дәррәү генә тотынып оешу, йә оештыру сәләте юк бездә.
Авылларда «Әниләр көне» аналарны хөрмәтләүгә тәгаенләнгән. Балаларыбызда ул изге сыйфатны тәрбияләүгә юнәлеш, барыбер аналар йөрәге аша салына.
Әниләрнең тәрбия бирүче, нәсел калдыручы икәнен дә, сабырлыгын, түземлеген, ал-ял белми дөнья хәстәрләвен дә балалар күреп, сизеп бетермиләр, барысын да гадәти яшәү рәвеше дип кабул итәләр.
Елына бер булса да гаиләдә бу көнне кызыклы итеп, мавыктыргыч истәлекләр сөйләп, әниләргә генә багышланган тантана кичәсенә әйләндерә алабыз бит.
Вакыт узу белән балалар шул очрашуларның аналар кадерен күтәрүгә юнәлгәнен аңлаячак, үзләре үк оештыручылар булачак. Һичшиксез.
Гомер дигән озын юлның ахырында барыбызны да картлык көтә. Кояшлы, якты булырмы ул? Болытлы, газаплымы? Менә шул чакларда балаларыбыздан өмет иткән игелек орлыклары үзебез оештырып, берләштергән бәйрәмнәрдә бөреләнә бит.
Тормышыбызда «Әниләр көне», минемчә, бик тәэсирле тәрбияви чара. Аны үткәрү гадәткә керсен иде. Быел ул 26 ноябрьгә туры килә.
«Туган як» гәзитен укучы хөрмәтле әниләр! «Әниләр көненә» багышланган тәбрикләү сәләмнәре күңелләребезне җылытсын. Раббыбыз биргән гомеребезгә эчкерсез шатланып, тапкан малларыбызга, әзерләгән ризыкларыбызга шөкерана кылып яшик. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән куанычлы, җылы очрашуларның уртасында булып, игелекләрен генә күреп, изге теләкләр өләшик. Табыннарыбызны бәйрәм рухы белән ямьләндерик! Бөтен әниләрнең җаны тыныч, дөньялары имин булсын.


Х. ХӘНИПОВА.
Читайте нас: