Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2017, 13:09

«Яшьлегебез узды кызыл әләм астында»

... Телеканалларның берсендә «Кеше язмышы» тапшыруы бара. Алып баручының кунагы — танылган журналист, язучы Александр Проханов. Ифрат кызыклы шәхес. Гомер бакый һәр вакыйгага үз фикере, мөнәсәбәте бар аның.

... Телеканалларның берсендә «Кеше язмышы» тапшыруы бара. Алып баручының кунагы — танылган журналист, язучы Александр Проханов. Ифрат кызыклы шәхес. Гомер бакый һәр вакыйгага үз фикере, мөнәсәбәте бар аның.
Әмма иң тәэсирләндергәне — А. Прохановның Ватан тарихына игътибарлы, сакчыл карашы. «Кайнар нокталар»да, хәрби хәрәкәтләр барган җирләрдә, Чернобыльдә булган, коточкыч хәлләрне үз күзләре белән күргән, күңеленнән кичергән замандашыбыз, чын мәгънәсендә патриот ул. Советлар Союзы таркалуы тетрәндерә, тирән хафага сала аны, әлбәттә. Барысы упкынга тәгәрәгән сыман тоела. «Күз алдына китерегез, — дип бәянли язучы. — 1991 елның 7 ноябрь көне. Мәскәү. Кызыл мәйдан. Кайчандыр бәйрәм демонстрациясе шаулап-гөрләп торган илаһи киңлек тып-тын. Сакчылардан башка һичкем юк. Мин ялгыз. Акрын гына алга таба атлыйм. Мавзолейга якынлашам. Шулчак кисәк уй килә: заманында нәкъ шушы мәйданнан совет гаскәрләре туп-туры сугышка киткән, ут эченә кергән ич. Бүген мин мәйдан аша узам икән, димәк, буыннар традициясе абруен төшермим. Илебез, һичшиксез, тернәкләнәчәк!» Искиткеч...
Быелгы ел исә аеруча үзенчәлекле, дусларым. Бөек Октябрь революциясенә — 100 ел. Шул уңайдан кайбер шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Әлеге көнне бәйрәм буларак билгеләргә кирәкме-юкмы? Шәхсән сезнең өчен нинди әһәмияткә ия ул көн? Җаваплар — сезнең карамакка.


Римма Әхмәтова, 63 яшь, хаклы ялга кадәр һөнәре — техник:
— Мотлак бәйрәм итәргә кирәк, дип исәплим. Безнең яшьлек кызыл әләмнәр астында узды. Демонстрацияләргә чыгулары, дуслар белән «ура!» кычкырып узулары нинди күңелле иде! Күпләрнең исендәдер, мөгаен...

Зинаида Гәрәева, 70 яшь, инженер-технолог:
— Безнең буын өчен чын мәгънәсендә бөек көн ул. Пионер, комсомол оешмалары, пионер лагерьлары. Онытырлык түгел! Революция каһарманнары ихтирам-хөрмәткә лаек. Гомумән, революция ни сәбәптән барлыкка килгән? Элеккечә яшәү мөмкин булмаганга. Бәлки вакыйгалар агышы февраль революциясендә тукталып калса, яхшырак булыр иде, белмим... Тик шуны анык әйтә алам: бүгенге Русия — революция казанышы ул! Монысы инде минем төп фикер.

Илнур Хәбибрахманов, 42 яшь, эшче:
— Бөек Октябрь революциясе — безнең ил тарихы ул. Минем өчен — хәтер. Тарихтан, хәтердән баш тартырга ярыймы? Юк! Үткәненнән ваз кичкән — иртәгәсен югалткан. Андый кешенең адым саен ялгышлыклар кабатлавын көт тә тор. Гореф-гадәтләрне, тарихи вакыйгаларны, фактларны мотлак кабул итәргә кирәк. Ата-бабаларыбыз адәм күтәрә алмаслык шартларда сынмаган, югалмаган, барлык авырлыкларны ерып чыккан. Ничек горурланмыйсың шундый корыч буын вәкилләре белән?! Халкыбызның бөек бәйрәмен тергезергә кирәк, минемчә.

Илсөяр Сираева, 59 яшь, педагог:
— Тарихи вакыйга буларак, бу көн гаять зур әһәмияткә ия. Ватандашлар бу хакта истән чыгарырга тиеш түгел. Яшьләребез ил тарихын өйрәнсен, белсен. Өлкән буынга кагылышлы төп бурычларының берсе бу.

Альберт Мирсәяпов, 30 яшь, менеджер:
— Революциягә — 100 ел. Билгеләп үтмичә ярамыйдыр, мөгаен, мондый көнне. Башка илләр үз тарихлары белән горурлана, зур тантаналар уздыра бит. Мин шәхсән тарих белән кызыксынам. Ленин турында төшерелгән яңа нәфис фильмны ничек тә карарга тырышачакмын. Исеме генә бераз сәер — «Демон революции» (демон — иблис)...

Алина Исмаилова, 15 яшь, укучы:
— Мин ни уйлыйммы? Булсын ул бәйрәм. Бәйрәмнәр күбрәк булса, начар түгел лә. Олылар сөйләгәннән, кинолардан гына беләбез бит хәзер парадлар, демонстрацияләр турында. Кызыгып та куям кайчак...

Фәнис Булатов, 23 яшь, студент:
— Кушылам бу сүзләргә. Көчләп чыгармасыннар гына ул демонстрация дигәннәренә (көлә). Әниләр студент чакта булган бит андый хәлләр дә.

Марат Вәлиуллин, укучы, 9 яшь:
— Безнең өйдә 4нче, 7нче ноябрьне дә бәйрәм итәләр. Бабам әйтә: «Безгә азатлык китергән кешеләрне онытырга ярамый», ди. Бәйрәм көннәрендә әнием, апам тәмле ашамлыклар әзерли. Кунаклар килә. Кайчак үзебез авылдагы туганнарга барабыз. Күчтәнәчләр илтәбез, сөйләшеп утырабыз... Мин сугыш турындагы киноларны яратып карыйм. Батыр сугышчыларга охшарга, көчле булырга тырышам. Спорт секциясенә йөрим. Армиягә көчле егетләрне генә алалар бит!
... Менә шундый җаваплар ишетергә туры килде, якташлар. Заманалар үзгәрә, алар белән бергә фикерләр дә башка төрлерәк юнәлеш аладыр. Табигый хәл. Һәрхәлдә, шунысы куанычлы, чордашлар Ватан тарихына салкын битарафлык күзлегеннән бакмый, уйларын ачыктан-ачык әйтеп салудан өркеми. Бүлешер фикерләрегез бар икән, сез дә сөйләшүгә кушылыгыз, хөрмәтле гәзит укучылар. Хат-хәбәр көтеп калабыз сездән!
Читайте нас: