Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
1 август 2025, 16:35

Уяу сизгер булу мотлак

2020 елның 19 июлендә аның йөрәге тибүдән туктады. Баксаң, әлеге авыр югалтудан соң биш ел вакыт узып та киткән

Уяу сизгер булу мотлак
Уяу сизгер булу мотлак

Агымдагы елның августында батыр фронтовик, Ватан сугышы каһарманы Николай Судничниковның якты дөньяга килүенә 100 ел тулган булыр иде. Шул уңайдан тирән ихтирам хисе белән хөрмәтле шәһәрдәшебезне искә алырга телим. Онытмыйк тарих битләрендә лаеклы урын алырдай шәхесләребезне...

«Картаерга, бирешергә ашыкмагыз!»

Шулай дип теләгән иде соңгы очрашуыбызда (2018 ел) фронтовик ветеран яшь буын вәкилләренә. «Сәламәт булыгыз. Озак елларга җитәрлек тазалык, күңел көрлеге телим.».

Николай Миронович Судничников. Батыр яугир, курку белмәс кыю ир асылы, Октябрьский шәһәренең мактаулы кешесе. Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә бар булмышын, көчен сарыф иткән Ветеран. Хата түгел, нәкъ зур хәрефтән теркәлергә тиеш, минемчә, бу очракта әлеге сүз. Төрле буын якташлар хәтерендә олы йөрәкле, изге күңелле Кеше сыйфатында озак елларгача саклансын соклангыч әңгәмәдәшем. Истәлекле очрашудан соң язылган мәкаләмне гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итмәкчемен. Кабат үзе белән сөйләшкән, фикер алышкан сыман булсын.

«Барсы да истә...»

Чыгышы белән Шаран төбәгеннән ул. Ишле гаиләдә туып үскән. Мәктәп елларыннан ук колхозда ныкышмалы хезмәт куйган. 1943 елда Совет Армиясе сафларына алынган, Ырымбур өлкәсендәге хәрби училищега җибәрелгән. «Әллә ни укып булмады, - ди Николай Миронович. - 1944 елның 13 июлендә фронтка озаттылар. Беренче Украина фронты составында, 441нче полкның автоматчылар взводында хезмәт иттем. Сугыш ахырынача пехотада булдым». Бихисап томанлы‑тузанлы сугыш юлларыннан атларга туры килә яшь солдатка. Львов‑Сандомир, Висла‑Одер операцияләре. Дошман уты астында әллә ниткән чит‑ят атамалы елгаларны кичеп чыгу. Югары Силезия, Берлин юнәлешендә һөҗүмгә күчкән гаскәриләр арасында безнең якташыбыз да була. Германиягәчә барып җитә. Бөек Җиңү көнен Дрезденнан ерак түгел шәһәрчектә каршылый ул. «Шатлык эчкә сыймый. Хисләр ташып ургыла, - дип хәтерли ветеран. - Автоматлардан атарга керештек. Җиңү! Никадәр югалтулар, кан‑яшь аша яуланды бит ул. Фронтташ дусларның күпмесе һәлак булды. Якташ егетләр яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Барысы да истә...»

Сугыш тәмам

Әмма Н. Судничников өчен хәрби хезмәт дәвам итә әле. Ташкентка офицерлар хәзерләүче курсларга юллама ала каһарман егет. Хәрби авиацияне хезмәтләндерү өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Гомерлек тормыш юлдашын да шул якларда очратырга насыйп булган икән үзенә. Сылу шәфкать туташы Люба белән язмышларын бәйли алар. «1948 елның 23 апрелендә өйләнештек. Любаның туган көнендә, - дип елмая Николай Миронович. - 70 ел бергәбез!» 70 ел. Кулга‑кул тотынышып, куанычын‑хәсрәтен бергә уртаклашып‑бүлешеп, һәрдаим бергә атлый гүзәл пар...

Октябрьский шәһәренә 1950 елда килеп төпләнә Судничниковлар. Гаилә башлыгы байтак еллар газ‑нефть тармагында намуслы хезмәт куя. Бер үк вакытта нефть техникумында, институтында белем ала. Барына да өлгерә. Җәмәгатьчелек тормышының эчендә «кайный». «Югары оештыру сәләте, кешеләрне җәлеп итү, сугыш чорында алган чыныгу Николай Мироновичның активлыгында ачык чагылыш таба, - дип ассызыклый шәһәр компартия комитетының беренче секретаре Анатолий Салай. - Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә яшь буын вәкилләренә хәрби‑патриотик, әхлакый, хезмәт тәрбиясе бирү эшен лаеклы дәвам итә. Шәһәребездә иң тәҗрибәле, абруйлы лекторларның берсе ул. Аның ялкынлы чыгышларын яшьләр көтеп ала». ­Н. Суд­ничниковның шәһәр ветераннар берләшмәсе эшендә актив катнашуын дә өстик. Еллар киртә түгел, һәрчак алдынгы сафта тынгысыз якташыбыз!

Ветеранның фидакарь хезмәте бәһасыз калмый, билгеле. Николай Миронович - Октябрьский шәһәренең мактаулы кешесе. Аның күкрәген күпсанлы хөкүмәт бүләкләре бизи. Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, тыныч хезмәттә, җәмәгатьчелек тормышында яуланган уңышлары хакында анык бәянли алар. Өч орден, 30 медаль. Янә дә бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары...

Ә инде хәләле Любовь Васильевна белән әңгәмәләшү барышында фронтовик яугирнең күркәм кешелек сыйфатлары тагы да ачыла төште. «Гадел, тырыш булды гомер‑гомергә. Холык‑фигыленә сок­ланам. Ипле‑тыныч, үтә җаваплы, ягымлы, игътибарлы. Эчү‑тәмәке тарту ише белән гомумән мавык­мады. Бөтен кешегә ярдәмчел. Шуңадыр, дус‑иптәшләре күп булды. Хәзер байтагы юк инде якты дөньяларда... Укучы яшьләр алдында һаман чыгыш ясый. Тып‑тын калып тыңлыйлар үзен... Мактанып әйтүем түгел, 70 ел бик тә бәхетле гомер кичердем сөекле ирем белән! Чын терәк, сердәшче‑киңәшче ул миңа». Хуҗабикә үзе дә гаҗәеп җылы тәэсир калдыра. Аралашучан, кунакчыл. Килеш‑килбәте, мөлаем йөз сызатлары әле дә чибәрлеген, нәфислеген җуймаган. «Бөтен матурлык, яхшылык аңарда тупланган, - ди күз карашыннан нурлар сирпелгән Николай Миронович. - Бер генә тискәре ягын да белмим. Гаиләбез башлыгы - ул. Өлешемә тигән көмешем. Язмышымда төп ярдәмчем, уң кулым, ныклы ышанычым».

Сүз уңаеннан

Любовь ханым гомер бакый яшьли сайлаган һөнәренә тугры калган. 40 ел дәвамында шәһәр медсанчастендә шәфкать туташы вазифаларын башкарган. Миһербанлылык символына әверелгән хезмәт иясе! Гаҗәп. Бер‑берен искиткеч тулыландыра ирле‑хатынлы Судничниковлар. Хисләре дә сүнми‑сүрелми. Тәкъдир тикмәгә генә очраштырмагандыр, ахры, үзләрен... «Озын гомерле Гаилә бәхетенең сере нидә соң?», дип сорамый булдыралмадым. «Бәлки ышанмассыз да. Ныклап ачулашканыбыз, сүзгә килгәнебез юк. Ызгышлар гаиләне бик какшата, дигән фикердәбез. Шундый да күркәм яшәешне нилектән ямьсезләргә, бозарга әле?! Без менә хәтта аз гына әрепләшсәк тә, икәүләп авырый башлыйбыз, - ди шаярту катыш әңгәмәдәшчеләрем. - Гомумән, бер‑береңә юл куярга өйрәнергә, үзара аңлашырга омтылырга кирәк». Урынлы, иң әһәмиятлесе - байтак еллар дәверендә сыналган, исбатланган‑дәлилләнгән киңәш.

Шунысына да игътибар ителде, хуҗалар һичнигә зарланып бармый. Кызыксыну даирәләре шактый киң булу да сәбәпчедер моңа ихтимал. Яңалыклар белән даими танышып баралар, укырга әвәсләр. Яшьләргә уңай мөнәсәбәттәләр. «Сугыш хатирәләрен мөкиббән китеп тыңлыйлар, бихисап сораулар бирәләр, - Николай ага канәгать елмая. - Ошый миңа укучы балалар, егет‑кызлар белән очрашулар. Битараф түгел ил тарихына алмашчыларыбыз!» «Безгә элек‑электән яшьләр еш килә, - дип дәвамлый хуҗабикә. - Әйбәтләр, ихтирамлылар. Озаклап сөйләшеп утырабыз, ихлас аралашабыз. Күңелле алар белән». Янә таң калдырганы - Николай Мироновичның әлегәчә «дүрт тәгәрмәчле дусты»ннан аерылмавы. «Москвич»ым һаман йөрештә. Ифрат яратам руль артында гизәргә. Шулай берзаман «гаишник» туктатты. Карый‑тикшерә - бар документ тәртиптә. «Һаман йөрисең, бабай, ә?», дигән була. «Йөзгәчә йөрергә әле исәп», минәйтәм... Соңгы вакытта әллә ни «җилдереп» булмый анысы, яшь үзенекен итә. Әмма ләкин машинам тулы әзерлектә!» Ирексездән дәртле‑дәрманлы җыр юллары искә төшә:

«Тыныч кешеләр без.

Әмма безнең бронепоезд

Запас юлда тора һәрчакта!»

Йомгаклау урынына

... Вакыт бармаклар аша коелган комдай, ага да ага. Туктатырмын, беразга кичектерермен, димә. Заманалар үзгәрә. Бер буын икенчесенә алмашка килә. Ләкин бәйләнеш өзелми. Тарихыбыз уртак ич безнең. Утлы‑өермәле, яшенле‑давыллы, онытылмас‑җуелмас хатирәләр аерым урын алган анда. Бөек Ватан сугышы истәлекләре... «Фронтта бертуганым Петр һәлак булды. Өлкән абыем Григорий сугыш башыннан ахырынача дәһшәтле сугыш юлларыннан атлады. Каты яралары яшәргә ирек бирмәде үзенә, вафат булды... Кыз туганым Нина да фронтовичка. Булачак ире белән дә сугышта таныштылар», ‑ дип хәтер йомгагын сүтә ветеран. Әйе. Һәр гаиләдә диярлек ядкарьдәй кадерләп саклана андый сәхифәләр. Иң мөһиме - һәммәбезгә азатлык китергән, ирекле көннәр бүләк иткән батырларыбыз даны югалмасын. Купшы‑ялтыравык сүз түгел. «Тарихны яңабаштан теркәргә» маташучыларның «баш калкытуы» борчу тудыра бүген. Киләчәк өчен аеруча хәвефле, аянычлы хәл. Уяу‑сизгер булу мотлак барчабызга. «Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып, утка кергән Ватан солдаты»ның якты истәлегенә тап төшермик!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас