Шәһәрнең 24нче микрорайонындагы герой һәйкәле янына нефть сәнәгате, төрле гаскәр ветераннары, «шайморатлылар» һәм 2нче гимназия укучылары җыелды. Халык алдында чыгыш тоткан хакимият башлыгы Алексей Пальчинский каһарманның тормыш юлы, аның фронт батырлыклары һәм нефть сәнәгате үсешенә керткән өлеше турында сөйләде.
БР Дәүләт Җыелышы депутаты Вадим Нуркаев үз фамилиясе белән горурлануын белдерде. Сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннарының шәһәр комитеты рәисе полковник Мәсгут Галләмов яшьләрне батыр якташыбыздан үрнәк алырга өндәде.
Чарада катнашкан Талип Латыйповичның кызы Роза Воронова әтисенең гомер буе үзен кызганмыйча эшләвен билгеләп үтте.
Октябрьскийлылар, бер минут тын калып, батырлыгы ил тарихына мәңгегә язылган Талип Нуркаевны искә алдылар. Рәхмәтле балалар Советлар Союзы Герое һәйкәленә чәчәкләр салдылар.