Барлык яңалыклар

Яшәү сыйфатын күтәрү — төп максат

Милли мәдәниятләр үзәгендә узган Октябрьский Советының җиденче киңәйтелгән утырышында үткән елда шәһәрнең социаль‑икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар билгеләнде

Яшәү сыйфатын күтәрү — төп максат
Яшәү сыйфатын күтәрү — төп максат

Совет утырышы эшендә Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутатлары Алексей Шмелев, Әхмәт Ишмөхәммәтов, Раил Фәхретдинов, Рөстәм Ахунов, республика башлыгы хакимиятенең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге киңәшчесе Альберт Басыйров катнашты.
Шулай ук утырышка башлык урынбасарлары, федераль һәм республика хакимияте органнары, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәрнең мактау­лы гражданнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар чакырылган иде.

Чара күңелле миссиядән башланды. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова югары бүләкләр тапшырды.
Октябрьский хакимияте «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча милләтара тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү бурычларын нәтиҗәле хәл иткән өчен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.

Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский 2024 елга йомгак ясап, шәһәрнең социаль‑икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен анализлады, төзекләндерү, инфраструктураны яхшырту һәм социаль өлкәгә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруда уңышларны билгеләп үтте.
— Безнең турыдан‑туры бурычыбыз — шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен һәм яшәү сыйфатын күтәрү. Үсеш темпларын туктатмаска, барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә, бөтен шәһәр хуҗалыгының тотрыклы эшен тәэмин итәргә. Бу масштаблы бурыч, без аны этаплап хәл итәбез.
Алексей Евгеньевич сүзләренчә, шәһәрнең барлык сәнәгать предприятиеләре тотрыклы эшли, сәнәгать һәм сәүдә оешмалары әйләнеше үсә, торак төзелеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә.

Хакимият башлыгы үзенең чыгышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында төп игътибарны Бөек Ватан сугышында һәм башка локаль низагларда илне саклаган ветераннарга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады. Хакимият башлыгы СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде. Ул Октябрьскийда Ватанны саклаучылар елын, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.
Шәһәр Советының 2024 елдагы эшчәнлеге турында аның рәисе Андрей Купавых чыгыш тотты. Алтынчы чакырылыш вәкаләтләре чорында биш утырыш узган, аларның йомгаклары буенча 49 карар кабул ителгән. Профильле комиссияләр тарафыннан сигез утырыш үткәрелгән, аларда 29 мәсьәлә каралган.

Октябрьский Советы составында бюджет, салымнар һәм милек мәсьәләләре буенча; торак‑коммуналь хуҗалык, төзелеш, җир мәсьәләләре, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча; сәнәгать, транспорт, элемтә, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең башка төрләре буенча; социаль гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау буенча даими депутат комиссияләре төзелгән.
Депутат эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше — сайлау округларында эшләү. 2024 елда депутатларга мөрәҗәгатьләрнең төп темалары — ишегалларын һәм урамнарны төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар...
— Еш кына депутатлар чараларның меценаты була, ветераннарга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адрес­лы ярдәм күрсәтә, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар белән ты-гыз хезмәттәшлек итә, — диде Андрей Борисович.
Депутатлар тавыш бирү юлы белән докладларны игътибарга алдылар.

 

Саннар һәм фактлар

  Оешмалар әйләнеше 2023 ел белән чагыштырганда 8,7 процентка арткан.
  Төп капиталга инвестицияләр күләме 2023 елның шушы чорына карата 146 процент тәшкил иткән.
  2025 елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 165 кеше тәшкил итә.
  Предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы 20,1 процентка арткан.
  Җирле бюджетка 4,030 млрд сум керем алынган (+541 млн сум).
  Бюджет чыгымнары ‑ 4,164 млрд сум (+ 817 млн сум), шулардан 2,912 млрд сумы социаль өлкәгә: мәгарифкә, торак‑коммуналь хуҗалыкка һәм милли икътисадка чыгымнар. 2025 елның 1 гыйнварына шәһәр округының муниципаль бурычы юк.
  2024 елда шәһәр территориясендә 850 яңа кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.
  17 ваклап сату объекты, алты җәмәгать туклануы предприятиесе файдалануга тапшырылган.
  111 мең квадрат метр торак төзелгән — 2023 ел күрсәткеченә карата 124,7 процент.
  Шәһәрдә милли һәм төбәк проектларын, программаларын һәм төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 141,7 млн сум һәм республика бюджетыннан 360,9 млн сум акча кергән.

БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
 Константин Герман — хакимият башлыгы урынбасары;
 Вил Садыйков — «ДорСтройРемонт» җәмгыяте тракторчысы.
БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте игълан ителде:
 Нариф Сәлимовка — «ДорСтройРемонт» җәмгыятенең автогрейдер машинисты.
 Александр Каныгинга — стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлегенең юл секторы мөдире;
Рәшит Шәрәфетдиновка — транспорт белән тәэмин итү үзәгенең 1 класслы машина йөртүчесе.

 

 

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: