Барлык яңалыклар

Әтием рухы шат булсын

2025 ел — тарихи вакыйгаларга бай ел: Бөек Җиңүнең юбилей датасы үзем узган истәлекләрне күңелемдә яңартты...

Әтием рухы шат булсын
Әтием рухы шат булсын

1940 елның гыйнварында туган бала мин. Яшь ярым булганда, әтием Әхмәтзәки Каш­фулмаган улы Нургалиев сугышка китә. 1942 елның 16 мартында хәбәрсез югала. Бердәнбер истәлек — аның фотосурәте генә кулымда сакланып калды...

Бу дөньяда 85 ел яшәү дәверемдә авыр еллар да, күңелле еллар да булды. 2007 елда хаҗ кылырга насыйп булды.
... 1970 ел. Бер танышым Мулла бистәсендә яши торган Нурзия әби белән таныштырды. Әүлия әби диләр иде аның турында. Миңа хаҗ саваплары алырга насыйп булачак дигән иде шулчакта. Ул вакытта хаҗның нәрсә икәнен дә белмәгән яшь хатынга Нурзия әби сөйләгәннәр әкият булып тоелды.

Хаҗдан әйләнеп кайткач, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган әтиемнең туганнарына бардым. Аның сеңлесе Мөнәвәрә апа Кашфулмаган бабайның әтисе Нургалиның хаҗ кылырга ат җигеп чыгып китүе турында сөйләде. Җиде ай дигәндә, ул исән‑сау әйләнеп кайт­кан.

Без әлеге изге урынга самолетта очтык. Савапларын Ходай Тәгалә насыйп итсен. Әкият түгел, тарих сөйләгән Нурзия әбинең дә урыны җәннәттә булсын. Оныгым Артур Гобәйдуллинга да хаҗ кылырга насыйп булды. Шулай итеп, нәселебездән әлеге изге урыннарда булган өч буын вәкиле кылган догалар халкыбыз азатлыгы хакына яу кырында башларын салган совет солдатларының, фронтовик әтиемнең рухларын шат итсен! Илләребез тыныч, тормышларыбыз матур булсын!

 

Нәзифә ГОБӘЙДУЛЛИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: