Ленинградны каһарманнарча саклауда катнашучы, авиаполк радисткасы Гаян Фәйзуллина истәлекләреннән: «Ленинград камалышын өзү көнендә генә дә безнең базага дүрт самолет әйләнеп кайтмады... Ленинград, мөгаен, герой-очучыларны хәтерлидер. Алар шәһәргә коточкыч блокада кысаларыннан котылырга ярдәм итте. Хәер, Ленинградны саклаучылар исемлегенә сугышта турыдан-туры катнашучыларны, тереләрне һәм үлеләрне генә түгел, ә камалыштагы шәһәрдә батырларча исән калганнарны да кертергә кирәк.
Мин күкрәгемдә «Ленинградны саклаган өчен» медален горурланып йөртәм. Минем өлешем очучыларның, артиллеристларның яисә пуля астында дошман ныгытмаларын штурмлауга ташланган кешеләрнең өлеше кадәр зур булмасын. Тихвиннан алып Кронштадтка кадәр күп чакрымлы фронтта хәрәкәтләрне координацияләгән кешеләрнең һәркайсының сугышчан өлешен үлчәүгә салып булмый. Әмма минем рядовой элемтәченең язмышы башка меңләгән фронтовикларның язмышлары белән үрелеп барды. Без барыбыз да монда кирәк идек, барыбыз да Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте».
Гаян Низаметдин кызы Фәйзуллина «Ленинградны саклаган өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.