Авылымның ал таңы уяна...
Нурга чумган диңгездәй карлар!
Эх! Булсын иде безнең авылда
Васыйк абый кебек уңганнар.
Әйе, урман тирәли урнашкан Сүлле авылында, Бөек Ватан сугышында яраланып кайтып, гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, иң авыр күмәкләшү елларыннан алып колхоз пилорамасында эшләде Васыйк абый.
Черек бәрәңге, алабута ашап, танаудан кан килү чирләре белән авырып, халык ачтан кырылган узган гасырның егерменче елларында Сәйдекамал апа белән Фәттах абыйның икенче уллары дөньяга туа. Васыйктан соң Сәйдекамал апа тагын алты бала таба әле. Җитмәсә, бу сигез бала өстенә, бәбәй тапканда дөнья куйган сеңлесенең дә өч көнлек улын, Фәттах абый белән сөйләшеп, үзләренә алып үстерәләр. Тугыз бала ашарга сорап әниләренең күзенә карап торганда Сәйдекамал апаның йөрәге ничек түзде икән?! Аның ул вакытта ниләр кичергәнен, әлбәттә, ул үзе генә белгәндер. Җир идәнле, сыер карыны тарттырып куйган кечкенә тәрәзәле бәләкәй өйдә тугыз нарасый үсә, барысы да каралган. Сәйдекамал апа белән Фәттах абый тарафыннан иркәләнгән балалар.
Олылары бераз кул арасына керә башлагач, дөнья җиңеләйгән кебек була. Васыйк та егет булып өлгереп килә. Төскә‑биткә чибәр түгел, буйга да мактанырлык булмаса да, аның авылдагы мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлап клуб мөдире булып эшли башлаган озын буйлы, зифа гәүдәле, чәч толымнары ике яктан биленә кадәр төшеп торган зәңгәр күзле Нурҗинанга күзе төшә. Кызны бик матур итеп җырлаган өчен клуб мөдире итеп куялар.
Әйе, халык ачлы‑туклы яши, шуңа карамастан ул җыр‑моңны, биюне, гомумән, матурлыкны ярата. Кияргә кием юк заман, бала‑чага, бер‑берсенең киемен киеп, алмаш‑тилмәш мәктәпкә йөри.
Яшьләр телләрендә мәхәббәт сүзен кулланмасалар да, табигать үзенекен итә. Нурҗинанны кайда гына бармасын, шунда җырлаталар. Васыйкның, сөйгәне янында башка егетләр гармун уйнаганга көнчелеге килгәндер, бәлки, шуңа күрә ул тиз арада бик оста итеп гармунда уйнарга өйрәнә. Кыз барыбер эреп бетми, шулай да вәгъдә бирмичә, дусларча гына, егетне 1941 елның язында армия сафларына озатып кала.
Васыйкны һәм тагын бик күп башка солдатларны, Уфа вокзалында поездга утыртып, Байкал аръягына алып китәләр. Ун көннән артык бара алар. Васыйк абыйның андагы искиткеч табигатьнең матурлыгына һушлары китеп сокланганы һәм гомерендә күрмәгән тәмле кызыл балыклар ашаганы турында сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Тик ул солдатларның күбесенә кызыл балыкларны кабат ашарга язмагандыр, күрәсең.
Каһәрле сугыш башлану белән әле кулларына мылтык та тотып карамаган яшь егетләрне яңадан Мәскәү ягына алып китәләр. Мәскәүдән Городище шәһәренә, аннан Сталинградка, соңыннан, исән калганнары, Курск ягына барып чыгалар.
— Сугышларның иң катысы шул Курск янында булды. Дүрт солдатка бер мылтык, мылтык тотканы үлсә икенчебез ала, аннары өченчебез... Күп иптәшләребез снаряд төшеп күз алдында юк булдылар, күмәргә гәүдәләрен дә тапмый идек, — дип сөйләде заманында Васыйк абый.
Сугыш кырларында ел ярым йөргәннән соң чираттагы каты бәрелештә Васыйкның колагы яныннан гына нидер сызгырып үткән кебек була. Бер атна узгач кына яшь солдат аңына килә. Пуля аның бер яңагыннан кереп икенче яңагыннан чыгып киткән икән. Яңак сөякләре бөтенләй чәрдәкләнеп беткән. Иптәшләре аның яраланып егылганын күргәннәр, атышлар туктагач эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Ул көнне бик каты буран башлана, өч көн буе дулаган көчле кар бураны яу кырын бөтенләй күмеп китә. Һава торышы тынычлангач кына командирлары солдатларны кабат Васыйкны эзләргә алып чыга. Кемдер кар астыннан ыңгырашкан тавыш ишетеп кала. Яралы солдатны чокып чыгаралар һәм, шинельгә салып, госпитальгә кадәр сөйрәп алып киләләр. Васыйк абый өч көн кар астында ятып та туңмаган була.
— Сөйрәргә авырлашканда командирның: «Гаязов, помоги нам, ногами помоги», дигәне хәтеремдә калган, — дип сөйли иде безгә, яшь буынга, 9 Май — Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпкә очрашуга килгән фронтовик.
Госпитальдә бик яхшы караганнар аны. Үзе чәйнәп ашый алмагач, авыз кырыеннан калак белән шулпа салып ашатканнар. Берничә операция кичерә ул, ләкин бите кыек булып кала. Өстәвенә бер кулы да яраланган булган. Тиз генә төзәлсә дә, кул бераз зәгыйфьләнә. Госпитальдән чыккан якташыбызның кулына башкача фронтка бара алырлык сәламәтлеге юк икәнен тәгаенләп документ тоттыралар.
Рядовой Васыйк Гаязов 1943 елның июль аенда туган җиренә — Ярмәкәй районы Иске Сүлле авылына кайта. Туган йортына килеп кергән солдат җиде баласы белән ялгызы калган әнисе Сәйдекамал апа белән очраша. Сугышның беренче көненнән яуга чыгып киткән әтисе Фәттах һәм абыйсы Фаррах һәлак булуы турында хәбәр ителгән кара кәгазьләр өстәлдә ята.
Менә бит, менә икенче улы кайткан, исән кайткан! Әйе, Васыйк абыйның битендәге ярасы аңа караган саен әнисенең йөрәген әрнеткәндер, ләкин ул исән, үз аягы белән кайткан!
Сәйдекамал апа җиде бала белән утырып калса да, инде олыраклары әниләренең зур ярдәмчеләре булган, кайсы — фермада, кайсы — басуда, хәттә ундүрт яшьлеге дә мәктәптә идән юа. Шуңа күрә Сәйдекамал апаның, сугыштан кайткан улын тизрәк өйләндереп, башка чыгарасы килә.
Ул көнне авылның барлык яшь кызлары җәйге яланда колхоз печәнен җыя. Моны ишетеп алган яшь солдат, бөтен кыюлыгын җыеп, гармунын кыстырып, шул чәчкәле һәм җиләкле яланга китә. Егет, әлбәттә, бик дулкынлангандыр, ни дисәң дә биттәге зәгыйфьлек ярылып ята, кул да бик туры түгел. Шул кулы белән яландагы иң матур чәчкәләрдән гөлләмә дә тотып барган әле ул.
Белмим, егет бик тәвәккәл булгангамы, әллә мәхәббәт хисенең берәр очкыны булганмы араларында, бәлкем гармун моңы сихерләгәндер, ничек кенә булмасын, Нурҗинан егетне кире какмый.
Әлбәттә, чибәр, зифа буйлы кызның әтисе Касыйм бабай кызын андый егеткә бирергә теләми, ләкин, күпме каршы төшеп караса да, яшьләр үзенекен итә, октябрь аенда кавышалар. Аннары мунча зурлыгындагы бер кечкенә йортта яши башлыйлар. Икенче җәен уллары Рафаэль дөньяга аваз сала. Васыйк абый улына үзен кар астыннан чокып чыгарган, шинельгә салып госпитальгә чаклы сөйрәп алып барган командирының исемен куша. Мондый исемне Сүлледә дә, тирә‑як авылларда да моңарчы ишеткән һәм куштырган кеше булмаган.
Васыйк абый белән Нурҗинан апа (ул минем әниемнең бертуган апасы) 56 ел бергә гомер итәләр, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә инде алар бакыйлыкта, урыннары оҗмах түрендә булсын.
Бу язманы мин аларның кызлары, икетуган Нурия һәм Зөлфия белән очрашып сөйләшкәннән соң яздым.
Нурфия МАННАНОВА