Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 февраль , 10:01

Батыр йөрәкле әбием

Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып кына белмим. Әбием Миңнеямал Ибраһим кызы Шәрифуллина — сугыш чоры баласы: Бөек Җиңүне якынайту өчен хезмәт фронтында батырлыклар кылган буын вәкиле.Әбием узган авыр тормыш юллары кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга җыенганда тагын бер кат күңелемдә яңарды.

Батыр йөрәкле әбием
Батыр йөрәкле әбием

...Ерак 1941 елда, безнең илгә куркыныч янаганда, алгы сызыкка чыккан кешеләрнең барысының кулында корал булмаса да, аларның күңелендә җиңүгә нык ышаныч була. Ул вакытта ирек һәм якты киләчәк тырыш хезмәт, бердәмлек, батырлык бәйле булуын һәркем яхшы аңлый. Бөек Ватан сугышының авыр елларында һәр кеше — карт­лардан алып балаларга кадәр — фронт өчен дип эшләгән.
Минем әбием — Миңнеямал Шәрифуллина шундый фидакарь кешеләрнең берсе иде. Ул Ярмәкәй районының Госман‑Ташлык авылында туып‑үскән. Сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь була. Әтисе белән абыйсын фронтка алганнар. Кайгы җиле озак көттерми — әбием яшәгән йорт капкасын да эзләп таба: сугышка чыгып киткәненә ярты ел дигәндә, әтисенең һәлак булуы турында кайгы хаты килеп ирешә. Бер елдан соң абыйсының да гомере өзелүе билгеле була. Әлеге фаҗигадән соң озак та үтми, әбиемнең әнисе — минем карт әбием ачлыктан тилмереп үлә.

Миңнеямал ике апасы белән берьялгызы торып кала. Өлкән апасының кулында ике кечкенә баласы да була. Аларга нинди генә эшкә алынырга туры килми: терлек көтәләр, тракторда эшлиләр, иген чәчәләр һәм уралар... Әбигә укырга насыйп булмый. Әлбәттә, ул вакытта белем алу турында уйлады микән ул?! Әбием, миллионлаган совет кешесе кебек, бер максат белән яши һәм эшли — дошманны тизрәк җиңү теләге хәтта буыннары ныгымаган 14 яшьлек Миңнеямалны Белорет районына урман кисәргә алып килә. Анда ул, өлкәннәр белән беррәттән, көн саен 16‑18 сәгать агач кисә.
Бөек Җиңү алып килгән 9 май иртәсен әбием урманда каршы ала. «Күз яшьләренә чыланган шатлык булды ул безнең өчен, — дип искә ала иде кадерле кешебез ул көннәрне. — Ике төн, әлеге бәхетле мизгелләрне югалтудан куркып, йокыга китә алмадык...»

Ул беркайчан да сугыш газаплары турында сөйләргә яратмады, бары тик «ипине саклагыз» дип зирәклеге белән уртаклашуны өстен күрде. Бу гади гыйбарә аның тормышында — көрәш, югалтулар һәм тынычлыкка бетмәс‑төкәнмәс өмет булып чагылыш тапты.

Бүген, әбиемнең тормыш тарихының кайтавазы безгә килеп ирешкәндә, без ата‑бабаларыбызның истәлеген зур хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән искә алабыз. Без аларның көчле рухын һәм батырлыгын тоеп үскән буын. Балаларыбызда һәм онык­ларыбызда сугыш кырында һәм тылда хезмәт иткән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү аеруча мөһим. Бу көчле һәм батыр кешеләр ярдәмендә без тыныч күк йөзеннән ләззәт табабыз, балалар үстерәбез, һәр яңа көнгә шатлана алабыз. Исәннәрнең батырлыгы, имин тормыш хакына үз‑үзләрен корбан иткәннәрнең каһарманлыгы беркайчан да онытылмасын!

 

Айгөл Рамазанова, шәфкать туташы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: