«Минем бабаларым — Ватанны саклаучылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына» темасына фәнни‑тикшеренү эшләренең VIII ачык республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Иҗади ярыш түбәндәге номинацияләр буенча оештырылды:
«1941‑1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларымның батырлыгы һәм шәҗәрәсе»;
«Тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм аларның шәҗәрәләре»;
«Минем гаилә шәҗәрәсендә 1941‑1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы (тавышлы видеопрезентацияләр)».
Гаризаларны һәм конкурс эшләрен 2025 елның 1 мартына кадәр түбәндәге электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: [email protected].
Русия Федерациясе гражданнары түбәндәге яшь категорияләрендә катнаша ала:
7‑11 сыйныф укучылары;
студентлар;
35 яшькә кадәрге яшьләр.
Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: archive.bashkortostan.ru/documents/...
Иҗади бәйгегә йомгак апрель аенда Уфада узачак тантаналы чарада ясалачак. Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә фәнни җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылачак. Лауреатлар арасына кермәгән конкурсантлар катнашучы сертификатына ия булачак.
Методик тәкъдимнәрне Кувыкин урамы, 25а йорт адресы буенча урнашкан Октябрьский хакимиятенең архив бүлегендә алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34767) 6‑24‑88.