1942 елның 17 июлендә башланган Сталинград өчен бәрелеш тарихка Икенче бөтендөнья сугышының иң дәһшәтле сугышларының берсе буларак кереп кала. Кызыл Армия Идел буендагы шәһәр өчен фашист илбасарларына каршы 200 көн һәм төн көрәшә.
Җирле хакимиятнең архив бүлегендә саклана торган документлар арасында әлеге вакыйгаларда катнашкан октябрьскийлылар турындагы материаллар кадерле экспонат кебек саклана.
Әхмәт Вәли улы Вәлиев — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы подполковник. Ул 1919 елның 5 декабрендә Туймазы районының Кунбәк авылында туа. 1939 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына алына, шул ук елны Сталинград хәрби элемтә училищесына укырга керә.
Якташыбыз 1941 елның июленнән 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында — Көньяк‑Көнбатыш, Сталинград, Дон, Воронеж, 1нче һәм 4нче Украина фронтларында сугыша. Офицер Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Байрак ордены, «Сталинградны саклаган өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Вәли улы Вәлиев 1995 елның 14 ноябрендә вафат була.